Минтимер Шәймиев "Татэнерго"ның "өй туе"нда катнашты

2004 елның 17 мае, дүшәмбе
15 май көнне башкалада "Татэнерго" ачык акционерлык җәмгыятенең яңа эш бинасы сафка басты. Республиканың энергетика системасы идарәсе коллективы өчен әлеге күренекле тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Премьер министры урынбасары - икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, Парламент вәкилләре, шәһәр хакимиятләре башлыклары катнашты.

"Татэнерго" - Татарстан территориясендә электр һәм җылылык энергиясен җитештерү, тапшыру, тарату һәм сату белән шөгыльнүче зур компания. Продукция җитештерү, табыш күләме һәм эшчеләр саны ягыннан да "Татэнерго" Россия Федерациясендә эре энергетика предприятиеләре исәбенә керә. Бүгенге көндә компаниянең 23 бүлеге бар, шул исәптән - 9 җылылык электр станциясе, Кама елгасында гидроэлектр станциясе, 9 электр челтәре предприятиесе, җылылык челтәре һәм "Энегосбыт" предприятиеләре. "Татэнерго" системасында 17 мең кеше эшли.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республиканың энергетика системасы төрле заманнарны кичерде. Шулай да нинди генә авырлыклар булмасын, ул республика халкын һәм предприятиеләрен электр һәм җылылык энергиясеннән аермады. "37 елга сузылган төзелештән соң бүген шушы бинаның ачу тантанасында катнашабыз икән, бу - республика энергетика системасының, ниһаять, аякка басуын күрсәтә, - диде Президент. - 1995 елдан без җитештерү күрсәткечләрендә кимүне белмибез, агымдагы елны да югары нәтиҗәләр белән тәмамларбыз дип өметләнәм", - диде Минтимер Шәймиев.

"Татэнерго"ның "өй туен" бәйрәм итү уңаеннан үткән тантаналы утырышта бүген энергетика системасы хуҗалыгында барган техник коралландыру һәм яңарту эшләре, сафка басучы яңа ярдәмче станцияләр турында күп сүзләр әйтелде. Шул уңайдан Минтимер Шәймиев кичә генә чираттагы объектны - Чистай районында "Чистай-220" ярдәмче станцияне ачуда катнашуын да искә алды. "Халыкның хезмәт хакын күтәрү эшен дә "Татэнерго"дан башласак әйбәт булыр иде, Илшат Фәрдиев тә каршы түгеллеген белдерде", - дип әйтеп куйды Президент.

Энергетиклар алдында ясаган чыгышында Минтимер Шәймиев шулай ук предприятие алдында торган төп бурычларга да тукталды. Беренчесе, "Татэнерго" халыкны бәясе һәм сыйфаты ягыннан көндәш торырдай продукция белән тәэмин итәргә тиеш булса, икенчесе - компаниянең торак-коммуналь хуҗалык тармагы реформаларында актив катнашуы. "Бары тик "Татэнерго" гына энергиянең арзанаюына йогынты ясый ала. Шушы компаниядә җитештерелгән энергиянең үзкыйммәте ике тапкыр диярлек арзанрак булганда, һаман да вак котельныйларга ябышып яту - бу мәгънәсез юл", - диде Президент. Аның сүзләренчә, якын көннәрдә ТР Дәүләт Советында торак-коммуналь хуҗалыктагы реформа барышына багышланган Парламент тыңлаулары үтәчәк. "Тагын бер кат фикер алышачакбыз. Мәсьәләнең чишү юлларын эзләячәкбез", - диде М.Шәймиев.

Бүгенге тантанада Татарстан Президенты күп еллар тырыш хезмәт күрсәткән күренекле энергетикларга Мактау грамоталарын һәм "Татарстанның атказанган энергетигы" исемнәрен дә тапшырды. Шулай ук генераль директор Илшат Фәрдиев тә үзенең хезмәткәрләрен "Татэнерго"ның Мактау грамоталары белән бүләкләде. Шушы яңа бинаны төзүчеләргә, зур ышаныч белдергән Президентка һәм хөкүмәткә рәхмәтләрен белдерде.

"Татэнерго"ның яңа бинасында нигездә заманча җиһазландырылган мәгълүмати-хисаплау үзәге урын алган.

Ул энергетика системасының үзәк диспетчер калканын, үзәк коммуникация элемтәсен, мәгълүматларны җыю, тикшерү һәм тапшыру үзәген үз эченә алган. Алар мизгел эчендә теләсә кайсы энергетика системасыннан кирәкле мәгълүматны табып алу мөмкинлеге бирәчәк.

Яңа бина үзенең үзенчәлекле архитектур йөзе белән шәһәр үзәген бизәп тора дияргә дә була. "Татэнерго" җитәкчелеге якын тирәдәге территорияне дә төзекләндерергә ниятли. Мәсәлән, Татарстан Президенты тәкъдиме белән "Татэнерго"ның иске соры бинасы төзекләндерелеп, шул тирәдә төзелеп килүче, булачак гуманитар институтка бүләк ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International