Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев эшлекле сәфәр белән республиканың Чистай районына китте.
Көнне Илбашы "Чистай-220" станция ярдәмчесен ачу тантанасында катнашты. Әлеге станция ярдәмчесе Кама аръягы төбәгендә нефть табу объектларын электр белән тәэмин итүгә билгеләнгән. Шул ук вакытта ул республиканың җиде районын - Алексеевский, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Спасс һәм Чистайны электр белән тәэмин итүдә төп станцияләрнең берсе булачак. "Чистай-220" бөтен Кама аръягын электр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Объект 1994 елда төзелә башлаган. Финанслар җитмәү сәбәпле төзелеш озакка сузылса да, "Татэнерго" җитәкчелеге кирәкле акчаларны таба алган. Энергетикларга нефтьчеләрнең ярдәме зур булган. Төзелеш 400 миллион сумга төшкән. Әлеге станция, Кама аша салынган күпер кебек үк Кама буе төбәгенең үсешендә зур адым булып санала.
Чистай электр станциясе директоры Александр Наумов белдергәнчә, быел Чистай электр челтәрләре көче белән Аксубайның «Ибрайкино», «Тимошкино» һәс Спасс районындагы "Болгар" станция ярдәмчәләрендә төзекләндерү эшләре үткәрелгән.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.