Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 59 еллыгы уңаеннан республика гражданнарына МӨРӘҖӘГАТЕ

2004 елның 8 мае, шимбә
Кадерле ветераннар!
Хөрмәтле Татарстан Республикасы гражданнары!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Хөкүмәтебез һәм шәхсән үз исемемнән сезне күпмилләтле халкыбызның мәңге онытылмас данлы бәйрәме — Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Явыз дошман белән көрәшкән каһарманнарга да, фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан тыл батырларына да, әлеге олы фаҗига хакында ерак тарих битләре аша гына белгән яңа буыннар өчен дә бу иң гадел, иң мөкатдәс һәм иң кадерле бәйрәм.

1945 елның 9 мае тантана һәм матәм көне, котылу һәм яңадан туу көне буларак Ватаныбыз тарихы елъязмасына мәңгелеккә кереп калды. Тарихчылар Җиңүнең чын бәһасе хакында, ул рәхимсез сугышның нәтиҗәләре турында күпме генә бәхәсләшмәсеннәр, безнең бүгенге тормышыбыз нинди генә яңа серләр ачмасын, без ул елларның бөек батырлыгын беркайчан да онытмыйбыз. Барлык буын вәкилләре йөрәгендә, әүвәлгечә, дөньяны фашизм богауларыннан азат иткән каһарманнарга карата чиксез рәхмәт һәм олы горурлык хисләре саклана.

Без һәр солдатны, һәр тыл батырын, һәр партизанны, әсирлек, оккупация, блокада һәм ачлык афәтен кичереп тә сынмаган — сыгылмаган, «дошман тар-мар ителер, без җиңәрбез» шигаренә чын йөрәктән ышанган һәр газиз җанны күңел түрендә мәңге сакларбыз. Ватан хакына һәлак булганнар да, исән калганнар да — алар барысы да безнең бөек тарихыбызның, бүгенгебезнең һәм киләчәгебезнең аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Алар язмышында халкыбызның бетмәс-төкәнмәс рухи куәте һәм какшамас ихтыяры гәүдәләнә.

Без бу олы Җиңүне илебездәге барлык халыкларның, барлык төбәкләрнең, барлык һөнәр ияләренең, төрле социаль төркемнәрнең һәм дин вәкилләренең уртак тырышлыгы белән яулап алдык.

Бөек Ватан сугышының иң кыен елларында Татарстан фронт сызыгыннан шактый ерак булса да, аның утлы сулышы безнең борынгы җиребезне дә көйдереп узды. Ул безгә җан тетрәткеч «похоронкалар», бетмәс-төкәнмәс качаклар һәм яралы сугышчылар агымы рәвешендә бәреп керде, бик күп гаиләләргә күз яшьләре һәм ачы кайгы-хәсрәт китерде. Җиде йөз меңләп якташыбыз кулларына корал тотып Ватаныбызны яклады, миллионлаган кеше тылда уртак җиңүне якынайтып көнне төнгә ялгап фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтте. Бу каһарманнарның барысы да югары бүләкләр һәм дәрәҗәләр алмасалар да, аларның һәркайсы халыкларны фашистлар коллыгыннан азат итүгә үзеннән әйтеп бетергесез зур өлеш кертте.

Кызганычка каршы, ул канкойгыч сугышта катнашкан геройларның һәм хезмәт батырларының күбесе безнең арада юк инде. Вакыт аяусыз. Ләкин ветераннарга алмаш яшь егетләр һәм кызлар килә. Алар данлыклы ата-бабаларының лаеклы варислары булырлар, аларның изге эшләрен дәвам итәрләр дип ышанам. Заманча яңа эчтәлек белән тулыланып, бүген тормышыбызга хәрби-патриотик тәрбия бирү белән бәйле бик күп күркәм традицияләр кайта башлады. Бу хәрәкәттә ветераннар һәм күп кенә яшьләр җәмәгать оешмаларының актив катнашуы аеруча сөендерә.

Хәзерге буын үзенең бөтен гомере, балаларының һәм оныкларының тормышы белән Бөек Ватан сугышы ветераннарына бурычлы. Без моны онытмыйбыз һәм аның кадерен беләбез. Татарстан җитәкчелеге ветераннарыбызга лаеклы тормыш шартлары тудыру өчен эзлекле эш алып бара. Фронт һәм тыл хезмәтчәннәренең социаль иминлеге хакында кайгырту аеруча мөһим. Без аларга бәйрәмнәрдә генә түгел, ә һәр көнне кадер-хөрмәт күрсәтергә бурычлы һәм безнең бу юнәлештә эшләгән эшләребез һәм кылган гамәлләребез җәмгыятебезнең яшәеш нормасына әверелергә тиеш.

Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт «сагышлы күз яшьләренә чыланган якты бәйрәм» булды һәм киләчәктә дә шулай булып калыр. Бу бәйрәмдә әрнүле югалту, гаделлекнең тантана итүенә тирән ышаныч, какшамас бөек державабыз белән горурлану хисләре — кеше җанына сыйган барлык изге тойгылар гәүдәләнеш таба.

Без җиңдек, чөнки без үзебезнең хак эш өчен көрәшүебезгә чын күңелдән ышандык. Без җиңдек, чөнки халкыбыз бердәм һәм бергә иде. Бәһаләп бетермәслек бу байлык безгә бүген дә кирәк, ул туган илебезнең якты киләчәккә тарихи ыргылыш ясавы өчен кирәк.

Гүзәл җиребездә һәрвакыт тынычлык тантана итсен! Балаларыбыз һәм оныкларыбыз беркайчан да снарядлар шартлавын һәм сиреналар улавын ишетмәсеннәр! Сугышның хәсрәтле шәүләсе башка беркайчан да аналарыбызның, хатыннарыбызның һәм кызларыбызның нурлы йөзләрен томаламасын!

Ветераннарга ихлас күңелдән исәнлек-саулык һәм иминлек, барлык Татарстан халкына – тынычлык һәм бәхет телим!

Бәйрәм котлы булсын! Җиңү көне белән!

Татарстан Республикасы Президенты
М.Ш.Шәймиев
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International