Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Думасының Татарстан депутатлары белән очрашты

2004 елның 28 апреле, чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең Федераль Җыены вәкилләрен кабул итте.

Очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Федерация Советы әгъзалары - Бюджет комитеты рәисе урынбасары Фильзя Хәмидуллин, Федерация һәм төбәк сәясәте комитеты әгъзасы Ирина Ларочкина, РФ Дәүләт Думасы депутатлары - Марат Мәһдиев, Ринат Гобәйдуллин, Олег Морозов, Альберт Салихов, Айрат Хәйруллин, Михаил Рокицкий, Илдар Гыйльметдинов, Әнбәр Кәрмиев һәм Фәридә Гайнуллина катнашты.

Татарстан Президенты депутатларны актив эшчәнлек башлап җибәрүләре белән котлады. "Халыкның ышанычын акларга җиңел булмаячак. Шуңа күрә конструктив эш тәртибен төзү мөһим. Сезнең дә республика мәнфәгатьләрен кайгыртуга кагылышлы мөһим мәсьәләләргә карата теләк-тәкъдимнәрегез бардыр. Безнең бүгенге очрашудан эш кимемәс, киресенчә артыр гына, уртак эшләү кирәк", - диде Минтимер Шәймиев сөйләшү башында.

Президент белән әңгәмәдә депутат корпусының Татарстан Президенты Аппараты структурсы, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте белән эш технологиясе, аерым алганда техника, элемтә, бюджет аша акча алу мәсьәләләре күтәрелде. Минтимер Шәймиев мөһим сәяси карарларны кабул иткәндә Россия Парламенты тавыш бирү машинасына әверелеп калмасын, ә алдан фикер алышынып, республика һәм илгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр югары сәяси дәрәҗәдә тикшерелсен, дигән теләк белдерде.

Шул уңайдан Президент РФ Дәүләт Думасында кабул ителгән соңгы законнарга карата фикерләрен җиткерде. Үткән атнада РФ Парламенты өч укылышта, бернинди фикер алышуларсыз диярлек нефть тармагына караган мөһим законнарның берсен кабул иткән иде. "Законны көн тәртибенә кую һәм кабул итү процессы күпләрдә гаҗәпләнү тудырды, мондый хәлләр башка кабатланмаска тиеш. Законнарны тикшерү кирәк, проблемадан гади чишелеш табу - бу әле уңай юл дигән сүз түгел. Җиңел генә бирелгән әйбер, һәрвакыт яхшы дигәнне аңлатмый", - дип Минтимер Шәймиев депутатларны тәнкыйть утында тотты.

РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе урынбасары Олег Морозов соңрак журналистлар белән әңгәмәдә: "Президент белән очрашуда беренче тапкыр республиканың 2004 елда федераль адреслы инвестиция программасы буенча акча ала алуы да билгеләп үтелде", - диде. "Без бюджет белән эшләргә өйрәндек, - дип ассызыклап үтте Дәүләт Думасы рәисе урынбасары. - Россия Парламентында Татарстаннан шундый зур вәкиллек булганы юк иде әле. Безнең ун өч депутат Думаның барлык төп комитетларына керде, күпчелеге җаваплы вазыйфаларны алды. Шуның белән без Парламентта җитди көчне тәшкил итәбез", - диде О.Морозов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International