Швеция белән хезмәттәшлек мәгълүмати технологияләр өлкәсендә булачак

2004 елның 22 марты, дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Швеция Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Вәкиле Свен Хирдман һәм аның тормыш иптәше Марианн Хирдманны кабул итте. Очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов катнашты.

Свен Хирдманның Татарстанга дүртенче килүе. "Мин Минтимер Шәймиев белән күптәннән таныш. Аның Татарстан белән Швеция арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә омтылышын бик ихтирам итәм. Бүген иртә белән аның "ИКЕА" кибетен ачуда катнашуы да безнең өчен бик мөһим булды", - диде Швеция Вәкиле соңрак журналистлар белән әңгәмәдә.

Аның сүзләренчә, Татарстан Президенты белән очрашуда үзара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре күтәрелгән. "ИКЕА"га, телекоммуникацияләр өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек алып бару мөмкинлегенә, Татарстанда актив эшләүче "Эриксон" компаниясенә аерым тукталдык", - диде Свен Хирдман.

Вәкил соңгы елларда Швециянең вак эшмәкәрләре Татарстан Республикасы белән кызыксына башлавын билгеләп узды. "Республикада "Швеция үзәге" формалаша бара. Ә бу үз чиратында алга таба хезмәттәшлек өчен зур этәргеч булачак. Бүгенге көндә бигрәк тә Көньяк Швеция эшмәкәрләре Татарстан белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга тели", - диде ул.

Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Швеция шактый алга киткән илләрдән. Күптән түгел Россия белән Швеция арасында шушы өлкәне үстерү буенча хөкүмәтара семинар узган иде. Шул уңайдан Вәкил республиканың "Электрон Татарстан" программасын тормышка ашыруда ярдәм итәргә теләк белдерде. "Киләчәктә хезмәттәшлек - мәгълүмати технологияләр өлкәсендә зур үсеш алыр", - диде Вәкил журналистларга.

Кичә Хирдманнар гаиләсе Татарстанның Сынлы сәнгать музеенда, кич К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Хуҗа Насретдин" спектаклендә булган. Свен әфәнде бүгенге көндә Үзбәкстанда да Вәкил булып тора икән, шуңа күрә Көнчыгыш халыкларының тормышы белән таныш булуын, татар театры куйган комедиянең дә күңеленә хуш килүен әйтте. Бүген төштән соң Швеция Вәкиле Казанның күптән түгел ачылган технопаркы белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International