Минтимер Шәймиев сайлау нәтиҗәләре белән канәгать

2004 елның 16 марты, сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев журналистлар белән матбугат очрашуы үткәрде. Илбашы кичә үткән Россия Президенты һәм республикабыз Дәүләт Советы депутатлары сайлаулары нәтиҗәләре белән таныштырды.

Очрашу башында Президент 14 март көнне сайлауларга килеп, актив гражданлык позицияләрен күрсәткән республика сайлаучыларына рәхмәтен белдерде. Шулай ук Минтимер Шәймиев сайлауларны әзерләүдә, оешкан төстә үткәрүдә зур көч куйган сайлау комиссияләре әгъзалары, хакимият органнары аерым мактау сүзләренә лаек дип саный, ул, аларга да зур рәхмәт белдерәсе килә диде.

Журналистларга бүген көндезге икегә билгеле булган сайлаулар буенча саннар әйтелде. ( Алар белән укучыларыбыз безнең газета битләрендә таныша ала ) Республика буенча сайлаулар тавыш куптарырлык закон бозуларсыз үткән. Сайлау барышын 18 237 киңәш итү хокукы булган сайлау комиссия әгъзасы һәм күзәтүчеләр күзәтчелек иткән, шуларның 14 ОБСЕ күзәтчесе, берсе СНГ илләре вәкиле. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына караганда, сайлаулар вакытында тәртипне 7400 милиция хезмәткәре саклаган. Аерым телгә алынырлык тәртип бозу очраклары теркәлмәгән. Президентлыкка кандидат Сергей Миронов тарафдарлары гына кайбер сайлау участоклары эшенә комачаулык итеп караганнар. Минтимер Шәймиев фикеренчә, мондый гамәлләр, кандидатны да, аның партиясен дә бизәми, республика буенча җыелган 1,02 процент тавышны исәпкә алганда бигрәк тә.

Татарстан Президенты республика Дәүләт Советы сайлауларына нәтиҗә ясап, "Бердәм Россия" фиркасенең үз позицияләрен ныгытуын ассызыклады. 2003 елның декабрендә узган Россия Дәүләт Думасына сайлаулар белән чагыштырганда, аны яклаучылар саны артканы ачык күренә. Мәсәлән, бу сайлауларда "Бердәм Россия" 70,3 процент тавыш җыйса, декабрь аенда 59 процент кына җыйган булган. Кала халкы гадәттә сайлауларда сүлпәнрәк була, шуңа күрә Казандагы саннар бигрәк тә әлеге вәзгыятьне яхшы дәлилли: 59 һә 43 процент. Президент мондый күрсәткечләрне республикада фирканең абруе артуы һәм аның региональ исемлеген Татарстанда абруйлы шәхесләр җитәкләве белән бәйли. Фәрит Мөхәммәтшин, Татьяна Водопьянова, Мәгъзүм Сәлахов - билгеле һәм мөхтәрәм кешеләр.

Сайлаучыларның шулай ук СПС фиркасенә дә ышанычлары арткан. Башка фиркаләр электораты исә шактый кимегән.

Хәзерге билгеле саннар белән фаразлаганда, "Бердәм Россия" исемлеге буенча республиканың яңа парламентына 46-47 депутат үткән, бермандатлы округлар буенча - 35, башка партияләр исемлек буенча 7 процентлык барьерны үтә алмаган, коммунистлардан бермандатлы округларда 3-4 депутат булачак. Алты бәйсез кандидат үткәне дә билгеле.

Фирка исемлекләре белән сайлау Президент фикеренчә, Дәүләт Советында хатын-кызларга күбрәк урын бирергә мөмкинчелек бирә һәм республикабызның күпмилләтле составын да яхшы чагылдыра. Аңлашыла ки, бермандатлы округларда моңа ирешү авыррак.

Яңа-иске Россия Президентыннан ни көтәсез дигән сорауга, Минтимер Шәймиев: "Аңа җиңел булмаячак", - дип җавап бирде. Чөнки ил халкы аңа шундый ышаныч күрсәтә икән, ул Президентыннан тормышның яхшыруын, яшәеш иминлеген өмет итә. Владимир Путин соңгы белдерүләренә караганда, ул административ реформа үткәрүдә, сәясәттә һәм икътисадта кыю һәм кискен адымнарга әзер. Төбәкләр һәм милли республикаларга бу ни дәрәҗәдә кагылыр - анысын киләчәк күрсәтер, әмма Шәймиев фикеренчә, уйсыз гына федераль үзәктәге үзгәрешләрне төбәкләргә күчерергә ярамый.

Уң көчләр - СПС фиркасенең зур уңышка ирешә алмавы сәбәпләрен барлап, Татарстан Президенты әлеге партиянең республикада абруйлы һәм көчле региональ оешмасы булмавын һәм яңа лидерлары Александр Таркаевны танытуга ("раскруткага") вакыт аз булуын билгеләп үтте. ЛДПР фиркасенең декабрь ае сайлаулары белән чагыштырганда сайлаучыларын ике мәртәбә диярлек югалтуы (2,76 процент һәм якынча 6 процент) канәгатьләнү хисе тудыра, диде Минтимер Шәймиев әлеге партиянең сайлау нәтиҗәләре турында бирелгән сорауга җавап биреп. Халык аларга карата үз объектив карашын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International