Президент Россия һәм Татарстан Дәүләт бүләкләрен тапшырды
2004 елның 11 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Казан кремлендәге Сараенда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың күренекле фән, мәдәният, сәнгать, сәнәгать һәм икътисад эшлеклеләренә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләү тантанасына килүчеләргә республиканың социаль-иктисади үсешенә зур өлеш кертүләре өчен Президент зур рәхмәтен белдерде. Шулай ук аларны республиканың бүгенге көндәге төп сәяси-икътисади үсеш юнәлешләре белән таныштырды.
Иң элек М.Шәймиев Россия Федерациясенең булачак Президент сайлауларына һәм Россия хөкүмәтендәге үзгәрешләргә карата фикерләрен җиткерде. "Безгә ул үзгәрешләрнең йогынтысы ни дәрәҗәдә булыр, әлегә әйтүе кыен. Шулай да яңача идарә итү формасы көтеп алынган эш, бу замана таләбе, - диде Президент. - Безнең хакимият структураларында сизелерлек үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Акрын гына ашыгырга кирәк. Бигрәк тә Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар алдында торганда. Без быел беренче тапкыр сайлауларны яңа формада үткәрәчәкбез", - дип искә алды М.Шәймиев.
Республиканың үткән елгы нәтиҗәләр буенча социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре көткән өметләрне аклады, диде Президент. 2004 елның гыйнвар-февраль аенда да үсеш темплары сизелә.
Сәнәгать өлкәсенә килгәндә Минтимер Шәймиев тагын бер кат нефтехимия өлкәсенә өстенлек биреләчәген һәм узган ел нәтиҗәләре буенча бу өлкәдә табышлылыгы 13 процентка күтәрелүен ассызыклап үтте.
Республиканың сәяси-икътисади вәзгыятенә, үсеш юнәлешләренә карата фикерләре белән уртаклашканнан соң Президент чакырылган җәмәгатьчелеккә Россия Федерациясенең Дәүләт бүләкләрен - Мактау, Батырлык, Дуслык орденнарын тапшырды, Россиянең атказанган төзүчесе, машина төзүчесе, фән эшлеклесе, укытучысы мактаулы исемнәрен бирде. Алар арасында узган ел "Россиянең иң яхшы хастаханәсе" исеменә лаек булган Республика балалар хастаханәсенең баш табибы Евгений Карпухин Мактау орденын, рәссам Владимир Попов Россиянең атказанган рәссамы исемен алды.
Бер төркем бүләкләнүчеләр Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләрен - Мактау Грамоталарын, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, табиб, укытучы, икътисадчы, сәүдә, транспорт эшлеклесе, терлекче, геологы мактаулы исемнәренә лаек булды. Алар арасында "Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясенең дирекция директоры Рәзин Нуруллинга ТР Мактау Грамотасы, нәкышчы Рәшит Имашевка Татарстанның халык рәссамы исеме, "Әкият" Татар дәүләт курчак театры артисты Владимир Фечинга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Президент сер итеп кенә "Әкият"нең яңа бинага күчереләчәген хәбәр итте. Ә театрның бүгенге бинасын, элеккеге чиркәү буларак, дин әһелләренә кайтарылачагын әйтте.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.