- Борис Ельцин булмаса, илдә мондый үзгәрешләр булмас иде, диде Минтимер Шәймиев. Ул чагында күп кеше җәмгыятьне үзгәртеп кору зарурлыгын төшенә иде, ләкин моңа бары тик ул гына кыюлык итте. Үзгәрешләрне аның гражданлык һәм шәхси гамәлләре аркасында башкарырга мөмкин булды. Вакыт үзенекен әйтер әле. Мин бүгенге көн турында әйтергә тиешмен. Борис Николаевич үзенең дәвамчысын озак эзләде, һәм аның моны хәзерге Президент Владимир Путин файдасына хәл итүе үзен аклады, кешеләр моны демократик җәмгыять төзү буенча башланган зур эшнең дәвамы дип кабул итте. Без шактый катлаулы юл уздык, һәм шушы кыска вакыт эчендә әлеге юнәлештә зур юл үттек, дип саныйм.
Борис Ельцин шулай ук Казан университетында булды, аны төзү тарихы белән танышты, истәлек китабында шундый язма калдырды: “Казан университеты – һичшиксез, Татарстан һәм Россиянең горурлыгы. МДУдан соң икенче университет буларак, ул дөньяның күренекле күп галимнәрен зур фәнгә чыгарды. Рәхмәт Н.И.Лобачевскийга. Рәхмәт Сезгә хәтер өчен. Актлар залында Александр I портретының эленеп торуын теләр идем, университетка 1804 елда аның Указы буенча нигез салынды. Татарстанны һәм Россияне тергезүдә сезгә уңышлар телим. Борис Ельцин”.