ТР Президенты Казан шәһәрен тикшерә

2004 елның 26 марты, җомга
Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында Казан шәһәре халык депутатлары советының 19нчы сессия утырышы узды. Шулай ук, утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Равил Муратов һәм башка дәүләт идарәләре вәкилләре дә катнашты.

Бүгенге сессия утырышында каралган төп сорау 2003 елда Казан шәһәре администрациясе эшчәнлегенең эш хисабына бәйле иде. Хисапны Казан шәһәре администрациясе башлыгы Камил Исхаков тотты.

Республика тулаем төбәк продуктын җитештерүгә Казан шәһәре керткән өлеше сәнәгатьтә 32,6 миллиард сум, сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә 24,5 миллиард сум, төзелештә 7,9 миллиард сум, транспорт һәм элемтәдә 8,9 миллиард сум, мәгариф һәм фәндә 5,2 миллиард сум, сәламәтлек саклау һәм физик культура өлкәсендә 2,6 миллиард сум, башка төрле тармакларда 22,8 миллиард сум исәпләнелгән. Шулай итеп, тулаем шәһәр продукты күләме 104,5 миллиард сумга җиткән. Читтән җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 37 миллард сум тәшкил иткән.

Ел дәвамында башкалабызда 106,1 мең кеше туган һәм 101,3 мең кеше үлгән. Хәзерге вакытта Казанда рәсми рәвештә теркәлеп торучы халык саны 1,1 миллионнан артып китә.

"Алдагы еллар белән чагыштырганда, соңгы вакытта Казан халкының яшәү сыйфаты да арта. Хәзерге вакытта сәнәгать предприятиеләрендә уртача айлык хезмәт хакы 5,2 мең сум тәшкил итә. Физик затларның банкларга сауклауга тапшырган акчалары күләме дә 13,5 миллиард сумга якынлашты. Кайбер катлаулы предприятиеләрдә хезмәт хакы буенча бурычлар күләмен киметү эше дә алып барыла һәм хәзер ул 36,1 миллион сум тәшкил итә", - дип аңлатты Камил Исхаков чыгышында.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан шәһәре администрациясе җитәкчесе һәм төрле идарәләре башлыкларына агымдагы елда Казанның 1000 еллык юбилеен әзерләү эшенә, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы үзгәрешләргә игътибарны арттырырга кушты. Агымдагы елда тузган торакны бетерү программасын тәмамлап аңа алмашка килүче социаль ипотека программасын тормышка ашыра башлауның иҗтимагый әһәмиятлелеген ассызыклады.

Төштән соң дәвам иткән Казан шәһәре депутаталары советының сессия утырышында советның узган ел эшчәнлегенә йомгаклар ясалды. Казан шәһәренең иҗтимагый-икътисадый үсеш программасы үтәлеше, транспорт, кайнар һәм җылы су тәэминатын яхшырту мәсьәләләре, "Казанның 2015 елга кадәр үсеш стратегиясе" карары һәм шәһәр төзелеше уставы тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International