Татарстанда ИКЕА кибете ачылды

2004 елның 22 марты, дүшәмбе
Татарстанда ИКЕА швед ширкәтенең Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан читтәге, Россиядәге масштаблы региональ программасының башлангычы булган, беренче проекты - ИКЕА Казан кибете ачылды. Рәсми рәшветә кибетне ачуда ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Камил Исхаков, ИКЕА ширкәтен коручы Ингвар Кампрад, Швециянең Россиядәге илчесе Свен Хирдман бар иде.

ИКЕА Казан кибетенең ишекләрен иртән "Өй туе үткәрү өчен песи эзлибез" дип аталган республика конкурсы җиңүчесе Анфиса кушаматлы песи ИКЕАның яңа йортына беренче булып кергәннән соң ачты. Бу бәйгедә Татарстанның бөтен почмакларыннан 1200 Мыраубатыр һәм Мыраубикә катнашкан булган. ИКЕА Казан кибете үзенә килүчеләрне, чакрымлы чиратка тезелгән халыкны чын татар кунакчыллыгы белән каршы алырга тырышты кебек. Кибетне ачу көне зурлар һәм кечкенәләр өчен күңелле бәйрәм буларак әзерләнгән. Тышта карлы яңгыр явып торса да, ишек төбендә күңел күтәреп шамакайлар йөгереп йөрде. Эчтә исә Швециядән килгән кыллы оркестр һәм "Ялкын" җыр коллективы халыкны мавыктырды.

"Татарстанда кибет ачу - ИКЕАның Россия тарихында бик мөһим вакыйга", - дип саный ширкәтнең мәгълүмат рекламасы белән шөгелләнүче "Pro-Vision Communications". ИКЕА Казан кибете - "беренче карлыгач". Аның артыннан Россиянең күп регионнарында ИКЕАның кибетләре ачылачак. Бу уңайдан ИКЕА Казанда 20 марттан 24 мартка кадәр Швед мәдәнияте көннәре үткәрә. Компания республикада яшәүчеләр өчен регионнарда җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итүне җайга салуны үз эченә алган чаралар кергән кызыклы программа да әзерләгән.

20 мартта үк инде Казанда Швед мәдәнияте көннәрен югары лигадагы чемпион клублар "Ракета" (Казан) һәм "Vetlanda" (Швеция) арасында туплы хоккей буенча иптәшләр матчы башлап җибәргән. Казанның кайнар егетләре суык канлы шведлыларны җиңгән. Тик алар һаман да: "Борчылмыйбыз. Безнең җиңүләр алда әле", - дип тора. Шулай ук 21 марттан 24 мартка кадәр Казанда Швед киносы көннәре үткәрелә һәм хәзерге заман кинематографын яратучылар, режиссерлар: Йоэль Бергвалл, Чель Сундвалл, Колин Натли һәм башкаларның иң яхшы нәфис фильмнарын күрә алачаклар. Барлык картиналар да Татарстанда киң экранда беренче мәртәбә күрсәтеләчәк.

22 марттан 24 мартка кадәр ИКЕА компаниясе сәүдә министрлыгы, Татарстан республикасының тышкы икътисади хезмәттәшлеге һәм Казан шәһәре администрациясе ярдәмендә "Татарстан Республикасының халык куллану товарлары" дип аталган күргәзмәсе оештыра. "Казан ярминкәсе" дип аталган күргәзмәләр үзәгендә үтүче бу чара компаниягә Татарстан җитештерүчеләре белән озакка сузылган хезмәттәшлекне оештыруга ярдәм итү өчен үткәрелә. Бүгенге көндә ИКЕАның Татарстанда өч тәэтминатчысы бар һәм якын киләчәктә компания республикада үзенең партнерларын арттырырга уйлый. ИКЕАның игътибар үзәгендә — үзагач массивы, пластика, фарфор, агач материаллары җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек. ИКЕА бу чаралар кысасында семинар да үткәрә. Бу семинарда сатып алу эшчәнлеге белән шөгыльләнүче белгечләр ИКЕА эшенең стандартлары, компаниянең фәлсәфәсе һәм хәзмәттәшлек итүнең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләячәкләр.

23 мартта исә ИКЕА компаниясенә нигез салучы Ингвар Кампрад белән Казан студентлары, Татарстан яшьләре өчен очрашу булачак. "Минем кыргый капитализмны җенем сөйми. Шул турыда, һәм ничек итеп кешелекле формада эшмәкәрлек алып бару мөмкинлеге барлыгын аңлатачакмын", - ди Ингвар әфәнде. Ул шулай ук Россиядә инде 40 ел буе сатып алучы, җитештерү товарларын алучы булып хезмәттәшлек итүләрен искәртә. Ә соңгы 4 елда ширкәт Россияга сәүдәгәр, үзе үк сатучы булып килеп кереде. Һәм кабаттан да ул җирле җитештерүченең хезмәтен кулланып сәүдә челтәрен баетырга тели.

ИКЕА кибетләре Россиядә моңарчы өч иде. Беренче кибете Мәскәү астындагы Химкида 2000 нче елның 22 мартында ачыла. Ачылуга 37500 дән артык кеше килә. ИКЕАның "Теплый стан" дип аталган икенче кибете Мәскәүнең боҗра юлы белән Калуга шоссесы кисешкән урында ачыла. 2001 нче елның 12 декабрендә ИКЕАның яңа кибете 45000 мең кеше кабул итә, бу — ИКЕА компаниясенә бер көн эчендә килгән халык саны буенча абсолют рекорд булып тора. ИКЕАның Россиядәге өченче кибете ИКЕА Кудрово Ленинград өлкәсендә 2003 нче елның 12 декабрендә ачыла. 2004 нче елның 22 марты ИКЕА тарихында да мөһим көн. Бу көнне Казан шәһәрендә ИКЕАның Россиядәге буенча беренче "региональ проекты" булган ИКЕА Казан кибете ачылды.

Эш көннәрендә башка ИКЕАларга килүчеләр саны 5000 тирәсе булса, ял һәм бәйрәм көннәрендә 30000 меңгә җитә. Өч кибетнең эш барышын 1000нән артык хезмәткәр тәэмин итә. Ә оештыручылар исә Казанда да ачылышка 100 мең кеше килергә мөмкин дип фаразларын искәртте. 100 мең үк булмаса да, халык ташкыны чират булып чакрымга сузылган иде. Кичкә кадәр чынлап та кибеттә шактый кеше булачак. Чөнки реклама яхшы эшләнгән, аеруча каталоглардан карап, кешеләр аерым арзан әйберләрне сайлап куйганнар. Шуларны алыр өчен кибеткә ургылалар. Иң зур хит - арзанлы "шәрап фужеры" булды кебек. Аны хуҗабикәләр чират торып алды. Бәясе алты сум 90 тиеннән. Андый гына акча һәркемдә дә бар диярлек бит. Шулай ук шактый сыйфатлы күренгән Вьетнамда эшләнгән керамика кружка "трофе" да 15 сум иде. Аны да алдылар. Сатып алучы шулай ук 1500 сум тирәсе торган диван янында җыелды. Ягъни кайбер әйберләр арзан иде. Әмма арзанны кибет рекламалый белә, шуңа күрә Россиядә аның сатып алучысы бар.

Компания Россиядә үзенең киләчәгенә оптимизм белән карый. Өч кибеттән кала, ИКЕА Мәскәүдәге составына ИКЕА кибетләре дә керәчәк "Мега" гаилә сәүдә-күңел ачу үзәкләре төзелешенә дә капитал салулар үткәрә. "Мега", "Теплый Стан" килүчеләр өчен 2002 нче елның 12 нче декабреннән ачык. Комплексның гомуми мәйданы хәзер үк 200 000 мең квадрат метр тәшкил итә, әмма үзәк һаман да киңәюен дәвам итә. Компания ИКЕАның, гомумән алганда, Мәскәүдә биш-алты, Санкт-Петербургта бер-ике, Россиянең башка шәһәрләрендә уникегә якын кибетен ачырга исәпли.

Компания һәр елны ИКЕА товарларына үсә барган ихтыяҗны кәнәгатьләндерү өчен дөнья буйлап үзенең яңа кибетләрен ачуын дәвам итә, моның өчен аңа тагын да күбрәк күләмдә продукция кирәк. ИКЕАның бәяләмәсе буенча, Россия җитештерү базары әлегә тулысынча файдаланылмый торган потенциалга ия. Шуның өчен Россиядә сатып алу буенча эшчәнлелекне арттыру компания өчен өстенлекле юнәлеш булып тора.

Бүген ИКЕАны продукция белән тәэмин итүне 50 Россия җитештерүчесе гамәлгә ашыра. Россиядә ИКЕАның 4 сатып алу офисы Санкт-Петербургта, Мәскәүдә һәм Новосибирскида эшлиләр. 2003 нче елның октябрендә Иркутскида яңа сатып алу офисы ачылды. Сатып алуларның гомуми күләме 70 миллион доллар, бу исә дөньяда гомуми сатып алуларның 1% артыгын тәшкил итә. ИКЕА бу күрсәткечне 500 мл. долларга кадәр арттырырга исәпли. Бу максаттан Россиянең төрле регионнарында "ИКЕА көннәре" үткәрелде. Аларның максаты тагын да күбрәк ышанычлы предприятие-поставщиклар табу һәм озак сроклы хезмәттәшлек итү нигезләрен салу. "ИКЕА көннәре" Новосибирскида, Түбән Новгородта һәм Екатеринбургта үткәрелде.

Россия предприятияләренә заказлар бирүдән тыш, ИКЕА Россиядә үзенең җитештерүен булдыру өстендә дә эш алып бара. СВЕДВУД, ИКЕА компаниясенең сәнәгать группасы, 2002 нче елның июль аенда мебель, җиһаз компонентлары җитештерү фабрикасың беренче чиратын Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәрендә ачты. Бу фабрика мебель һәм агач эшкәртү тармагы җитәкчеләрен укыту үзәге буларак файдаланылыр дип планлаштырыла.

Үзенең Эльмхульт шәһәрендә ИКЕА хезмәткәрләре алдында ясаган традицион раштуа чыгышында Ингвар Кампрад болай дигән булган: "2004 нче елның 22 марты Россиядәге ИКЕА компаниясе өчен чын-чынлап бик әһәмиятле көн. Без бу көнне Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан читтә үзебезнең беренче кибетебезне - ИКЕА Казан кибетен ачачакбыз. Без һәрбер россияленең "үз" ИКЕАсы булуын телибез!". Шуны раслап хуҗа Казанга үзе дә килде. Аның белән очрашуда катнашкан ТР Президенты Минтимер Шәймиев ИКЕАны тагын ныгърак хезмәттәшлеккә, аеруча җитештерү өлкәсенә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International