Үзара хезмәттәшлек ныгырга тиеш

2003 елның 30 июле, чәршәмбе
30 июльдә Кемерово өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Валентин Мазикин җитәкчелегендә әлеге өлкә делегациясенең Татарстанга визиты башланды. Казанга килүгә үк делегация ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һам республика министрлыклары, ведомстволары, әйдәп баручы промышленность предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

Кемероводан килгән кунаклар шулай ук Казан "Оргсинтез", "Кызыл Шәрык" ачык акционерлык җәмгыятьләрендә, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында, "Баскет-холл"да һәм “World class-Казань” фитнес үзәгендә булдылар. Шул ук көнне кичен Кемерово өлкәсе делегациясе вәкилләрен Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.

Республика җитәкчесе быелның май аенда Кемерово өлкәсенә визит ясаганда Татарстанның рәсми делегациясенең конструктив эшенә ярдәм иткәне һәм аны җылы кабул иткәне өчен Кузбасс делегациясенә рәхмәт белдерде.

Ул шулай ук төбәкнең икътисадын ныгыту, аның хезмәтчәннәренең тормышын яхшырту һәм федераль хакимиятләр игътибарын шахтерлар, зур капитал салулар таләп итүче һәм шул ук вакытта мөмкинлекләреннән әлегәчә тиешенчә файдаланылмаган бөтен күмер чыгару тармагына җәлеп итү буенча зур эшләр башкаручы өлкә губернаторы Аман Тулеев эшчәнлеген югары бәяләде.

Без Кузбасска карата аерым мөнәсәбәттә, дип искәртте М. Шәймиев. Ил өчен иң авыр елларда күпләр бу төбәккә акча эшләү өчен китте. Кузбасс җире аларны җылы кабул итеп, үзенә сыендырып кына калмады, ә бәлки күпләр өчен икенче ватанына да әверелде. Һәм бүген илдә чыгарыла торган күмернең яртысыннан артыграгын биреп килүче Кузбасс өлкәсен хаклы рәвештә, ил икътисадының "умырткасы", дип исәпләргә була, дип ассызыклады ул.

М. Шәймиев, кунакларны республика халык хуҗалыгының төп секторларындагы эш торышы белән таныштырып үткәннән соң, Татарстан иҗади үсеш юлында яши һәм эшли, дип билгеләп үтте.

1995 елдан бирле республика промышленносте өзеклекләрсез үсә. Җитештерү өлкәсендә эзлекле төстә алга баруга болгавыр үзгәртеп кору чорларында республика җитәкчелеге үткәреп килгән нәтиҗәле икътисадый сәясәт ярдәмендә ирешелде. Бүген Татарстан икътисады үсешенең төп "нокталары" - нефть химиясе һәм машина төзелеше кебек бик тиз үсә баручы тармаклар. Республика җитәкчесе, Татарстан эшлекле багланышлар һәм шул исәптән Кузбасс белән тыгыз хезмәттәшлек алып бару өчен ачык, дип ассызыклады.

Казан Кремлендә очрашу вакытында карап тикшерелгән үзара хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен, шулай ук 31 июльдә ТР Министрлар Кабинетында кул куелырга тиешле Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Кемерово өлкәсе хакимияте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне тормышка ашыру буенча беркетмәне ТР Президенты тулысынча хуплады.

В. Мазикин Татарстандагы коллегалары белән эш тәҗрибәсе уртаклашуның һәм Кузбассның безнең республика белән эшлекле партнерлыгындагы яңа юнәлешләрнең ике төбәкнең дә эшлекле өлкәсен баетачагына ышаныч белдерде. Ул, аерым алганда, төрле диаметрлы полиэтилен торбалар җитештерүче Казан "Оргсинтез" ААҖене Кемерово өлкәсенең торак-коммуналь хуҗалыгын реформалау проблемаларын хәл кылуга җәлеп итү мөмкинлегенә игътибарын юнәлтте. Йөзләрчә чакрым озынлыктагы металл торбаларны җир астында йөз елдан артыграк ятса да күгәрми, тузмый торган нык полиэтилен торбаларга алыштыру Кузбассның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә чыгымнарны экономияләү мөмкинлеге бирер иде.

Кемерово өлкәсе әлеге продукцияне сатып алу гына түгел, ә бәлки Казан "Оргсинтез" ААҖ белән уртак рәвештә Кемеровода мондый торбаларны җитештерү предприятиесен төзү мөмкинлеген дә карап тикшерергә әзер.

Һәм, В. Мазикин әйтүенчә, уртак эшчәнлекнең шундый бик күп юнәлешләрен атап үтәргә булыр иде. Иң мөһиме - инициатива һәм үзара аңлашуга әзер булуны күрсәтү.

Очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчеләре Тимур Акулов һәм Марат Сафиуллин, ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары-икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов; Кемерово өлкәсе ягыннан эшмәкәрлекне үстерү һәм тышкы икътисадый элемтәләр буенча губернатор урынбасары Владимир Водопьянов, агропромышленность комплексы буенча губернатор урынбасары Владимир Мангазеев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International