Татарстан президенты М. Ш. Шәймиевнең "Интерфакс"ка биргән интервьюлары

2003 елның 25 июле, җомга
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россиядә хосусыйлаштыру нәтиҗәләрен яңадан карау өчен бернинди төпле нигез күрми.

"Дәүләт һәм җәмгыять үз алларына базар икътисадлы демократик ил булуны максат итеп куялар икән, милеккә тия алмыйлар, цивилизацияле илләр өчен ул - изге эш", - М.Шәймиев җомга көнне "Интерфакс"ка биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Аның әйтүенчә, Россиядә соңгы ун елда революцион үзгәрешләр булды, җәмгыять һәм дәүләт үзләре сыйфат ягыннан яңа халәттә формалашты, ә икътисад планлы системадан базар икътисадына күчте.

"Уңай нәтиҗәне тиз генә бирә торган революцияләр булмый. Бу очракта бәяне бары тик тарих кына бирәчәк. Бу - инде хәл ителгән факт", - диде республика җитәкчесе.

Шулай да, дип дәвам итте ул, бу юлда, һичшиксез, шактый гына ялгышлар булды, әмма шуңа карамастан, Россиядәге үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә милек хуҗалары классы барлыкка килде.

Татарстан лидеры милек ияләре арасында бәхәсле мөнәсәбәтләр килеп чыккан ситуацияләрдә хәлне сәясиләштермәскә чакырды, чөнки барлык бәхәсле проблемалар да закон кысаларында көйләнергә тиеш.

Илдә, дип искә төшерде М.Шәймиев, властьның өч тармагы бар - башкару, закон чыгару һәм суд тармаклары. "Әгәр хокук яки икътисад кырындагы тайпылышлар турында сүз бара икән, ул чакта алар әлеге эшләр белән үз компетенциясе кысаларында шөгыльләнергә тиеш", - дип өстәде Татарстан җитәкчесе.

Ул һәрбер шушыңа охшаш очракны, аеруча сайлау алды чорында, властьның икътисадый һәм сәяси реформаларны кирегә боруы, илне кирегә алып китүе, дип карарга ярамый, дип саный. Шуның белән бергә, М. Шәймиев әйтүенчә, аерым очракларда, бигрәк тә илебезнең, куркынычсызлыгын тәэмин итүче оборона предприятиеләре тармагында ниндидер җитешсезлекләр турында сүз барганда, бу әгәр таләп ителсә, дәүләт милек ияләре белән сөйләшеп килешергә мөмкин.

Әгәр, М. Шәймиев әйтүенчә, дәүләт бу предприятие белән кызыксынса, аны милек иясеннән сатып алырга мөмкин, әмма бу цивилизацияле алыш - биреш һәм милек формасының цивилизацияле үзгәреше булырга тиеш.

Татарстан лидеры фикеренчә, сайлау алды көрәше вакытында хосусыйлаштыру нәтиҗәләрен яңадан карау темасы төрле сәбәпләр белән теге яки бу сәясәтчеләр тарафыннан күтәрелеп чыгуы бик ихтимал.

Әмма М. Шәймиев инануынча, үзгәртеп коруның югары максатларыннан берничек тә тайпылырга ярамый, чөнки без базар һәм демократик үзгәртеп корулар юлына инде нык бастык.

Соңгы исәптә, дип басым ясап әйтте М. Шәймиев, сайлаулар һәм җәмгыятьне сәясиләштерү процессы үзе үк бу чорда илдә бара торган реформаларның характерлы состав өлеше булып тора.

"Сайлаулар, хосусыйлаштыру процессы кебек үк, кимчелекләрдән азат түгел, безгә нәрсәдер ошамаска мөмкин, ләкин бу без тагын үткәнгә әйләнеп кайтырга тиеш дигәнне аңлатмый", - дип йомгак ясады М. Шәймиев.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев парламент сайлауларын декабрьдәге вакытыннан күчерү һәм аларны марттагы президент сайлаулары белән бергә үткәрү идеясен якламый.

"Мин монда сәяси яктан да, икътисадый яктан да максатка ярашлылыкны күрмим, һәм әгәр ил финансларга бәйле рәвештә сайлауларны тиешле срогында үткәрә алмый икән, ул чакта бу нинди ил була соң?" - диде җомга көнне "Интерфакс"ка интервьюсында М. Шәймиев.

Мондый төрдәге тәкъдимнәрне "сәяси хәйлә" дип атап, республика башлыгы аларны кайсыбер сәяси оешмаларның декабрь аендагы парламент сайлауларына әзерләнеп җитә алмаулары ихтималы белән бәйләп аңлатты.

Бу очракта, дип өстәде М. Шәймиев, сайлауларның датасына бернинди бәйсез рәвештә риза булмаучылар һәрвакыт җитәрлек булыр, чөнки сүз сайлау алды көрәше турында һәм сәяси партияләрнең аякка басу чоры турында бара бит.

"Әгәр теге яки бу фикерләргә яраклашып сайлаулар срогын һәм уеннар тәртибен алмаштырсак, без беркайчан да җәмгыятьтә сәяси тотрыклылыкка ирешә алмабыз", - дип басым ясап әйтте М. Шәймиев.

Аның сүзләренчә, узган гасырның 90 нчы елларының беренче яртысында Россиядә хәлләр катлаулырак иде һәм парламентка сайлауларны күчерү яклыларның күп меңләгән тавышы яңгырап торды, әмма аңа карамастан сайлаулар узды.

"Безгә икеләнүдән туктарга һәм үз-үзебезгә ышанмаудан туктарга кирәк. Безгә инде гамәлгә кергән кагыйдәләр һәм законнар буенча яшәүгә гадәтләнергә кирәк", - дип әйтеп үтте М. Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International