Леонид Тягачев фикеренчә, Татарстан спортның су төрләре (җилкәнле спорт, ишкәк ишү Һ.6.), уен төрләре (волейбол, баскетбол, футбол Һ.6.), ат спорты һәм, әлбәттә инде, спортның кышкы төрләре (ике төр буенча чаңгы узышларын, тау чаңгысын да кертеп) буенча спортчылар әзерләү базасына әверелә алыр иде.
Суз уңаеннан, шуны да әйтик, Россия Олимпия комитеты президенты хәбәр иткәнчә, очрашу вакытында сноуборд, тау чаңгысы, фристайл өчен заманча ябык тау чаңгысы комплексы төзү мөмкинлеге тикшерелде. Аның фикеренчә, бу спортны үстерүгә, республикада яшәүчеләрне сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итүгә ярдәм итү белән беррәттән, табыш алуга һәм тулаем алганда спортны финанслауга өстәмә мөмкинлекләр дә ача алыр иде.
Очрашуда шулай ук спорт медицинасы, тренерлар әзерләү мәсьәләләре, спорт чараларын өстәмә финанслау мөмкинлекләре, спорт корылмалары төзү һәм спорт кирәк-ярагы сатып алу һ.б. мәсьәләләр буенча да фикер алышу булды.
Минем фикеремчә, Казанга бу сәфәребез Олимпия уеннарына әзерләнү буенча гына түгел, киләчәктә Россиягә уңыш китерердәй балалар спорты, зур спорт үзәкләре булдыру буенча да зур эшнең башы булып тора. һәм моңа ирешү өчен барлык проблемаларны хәл итү юлларын бергәләп эзләргә кирәк.
Татарстан белән Россия Олимпия комитетының уртак гамәлләре Килешүдә дә билгеләнәчәк. Әлеге килешүгә, Леонид Тягачев әйткәнчә, инде ике атнадан соң ук кул куелачак.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.