"Күпкырлылыкта бердәмлек" - федерализмның тормыш раслаган формуласы

2003 елның 11 июле, җомга
Казанда "Россия Федерациясендә һәм Европаның башка илләрендә төбәкләрнең конституциячел статусы -"күпкырлылыкта бердәмлек"не көчәйтүдә төбәк закон чыгару органнарының роле" дигән Европа конференциясе эшли башлады. Аны Европа Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы (КМРВЕ) һәм Татарстан Дәүләт Советы оештырды.

Конференциядә катнашучылар составында Россия министрлары һәм сенаторлары, Дәүләт Думасы депутатлары, РФ Президенты вәкилләре, Татарстан хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма органнары, Федерациянең күп субъектлары, якын чит илләр вәкилләре, күп кенә Европа илләренең, Россия төбәкләре һәм БДБ дәүләтләренең фән эшлеклеләре, Татарстан галимнәре бар.

Катнашучылар 120 дән артык. 27 кешелек КМРВЕ делегациясенә (шул исәптән Европа Советының федерализм мәсьәләләре буенча җиде күренекле эксперты) КМРВЕның Төбәкләр палатасы президенты Джованни Ди Стази җитәкчелек итә.

Конференция эшен чит илләр, Россия һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының 70 вәкиле яктырта.

Борынгы Татарстан җирендә шундый вәкиллекле форумны үткәрү гади вакыйга түгел, - диде конференцияне ачканда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. - Федерализм, төбәкләрнең конституциячел статусы, күп милләтле һәм күп составлы бергәлекләрдә дәүләт тезелеше чиктән тыш катлаулы була һәм бер төрле генә чишелеш табыла алмый.

Шуңа күрә тулысынча закончалыклы ки, Россия дәүләтенең күчеш этабындагы шартларда, сәяси тотрыклылык һәм федераль үзәк белән Федерация субъектлары арасындагы мөнәсәбәтләрдә тотрыклылыкны тәэмин итү чарасы буларак, нәкъ менә федерализм XXI гасырда илне алга таба үстерүнең беренче чираттагы бурычына әверелде.

Ф. Мөхәммәтшин алга таба күрсәтеп узганча, әлеге принцип Европаның күп кенә дәүләтләрендә аеруча ачык гәүдәләнеш тапты, хәзер ул дәүләт төзелешенең уникаль системасына таба бара.

Һәм шушы система милли федератив дәүләтләрдән торучы, төрле дәрәҗәдәге үзәксезләштерелгән һәм төбәкләштерелгән дәүләтләрдән торучы федерацияне һаман күбрәк гәүдәләндерә.
Әйтергә кирәк, төп тенденция дәүләтнең аерым вәкаләтләрен иң югары дәрәҗәгә - Европа Берлегенә һәм иң түбән дәрәҗәгә - төбәкләргә тапшырудан гыйбарәт.

Нәкъ менә төбәкләр Европа Берлегенең база дәрәҗәсен тәэмин итәләр, идарә итү процессына зарури демократизмны кертәләр һәм субсидиарлык принцибын гәүдәләндерәләр. Төбәкләштерү һәм субсидиарлык күптән инде Европа Федерациясенең нык нигезе буларак эш итүче принципларга әверелде.

- Европада тупланган федерализм тәҗрибәсе безнең өчен аеруча әһәмиятле, чөнки яңа Россия өчен алга таба үсешнең бердәнбер альтернативасы - Демократия, Федерализм һәм Гражданнар җәмгыяте. Шушы өч өлешне берләштергән бер бурычны, мин ышанам ки, без Берләшүче Европа белән бергә хәл итәргә тиеш, - диде ахырда Татарстан парламенты җитәкчесе. Ул шулай ук Европа Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында Россия делегациясе әгъзасы булып тора.

Үз чыгышында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев шуны күрсәтеп узды: берләшкән Европаның уңышы байтак дәрәҗәдә аның төбәкләренә бәйле, алар арасында гомумевропа дәрәҗәсендә дә шактый йогынтылылары аз түгел.

Әгәр инде охшашлыкларны үткәрсәк, көчле төбәкләр булганда гына Россиядә федерализм һәм яңа гасырда үз халыклары файдасына уңышлы үсәргә сәләтле чын демократик дәүләт ныгып урнаша ала. Алар арасында дәүләтне алга таба федеральләштерү буенча эзлекле рәвештә инициативалар белән чыгучы Татарстанга да аерым урын туры килә.

- Унитар төзелешкә кире кайтырга һәм республикаларны бетерергә чакыручы тавышлар тынып тормауга карамастан, федерализмга алмаш юк,- диде Татарстан Президенты. - Россия эретүче казан принцибы буенча төзелә алмый, ә "күпкырлылыкта бердәмлек" принцибы буенча гына яши ала. Полиэтниклык һәм поликонфессиялелек - Россия дәүләтчелегенең нигез элементлары менә шулар.

Хәлбуки, М. Шәймиев сүзләренә караганда, федерализм - дәүләт төзелешенең гади формасы гына түгел ул, ә дөньяга аерым бер караш, аның төп сыйфаты - халыклар һәм аларның мәдәниятләренең уникаль һәм төрле булуын бәяли белү. Шул уңайдан ул РФ Дәүләт Думасының Телләр турындагы законга төзәтмә кертүе уңаеннан тирән кызгану хисе белдерде. Бу төзәтмә бары тик кириллицаны гына файдалануны таләп итә, ул милли азчылыкларны яклау буенча Европа кысалы конвенциясенә каршы килә. Шуңа күрә Татарстан Президенты, конгрессның үз эшчәнлегендә шундый проблемалар белән очраша торган вәкилләренең конференциядә шушы мәсьәләләрне хәл итү юллары турында фикерләрен әйтәчәкләренә ышаныч белдерде.

М. Шәймиев шулай ук Россия федератив дәүләте ныгып урнашуның киләчәктәге юлларын ничек күзаллавын белдерде. Аның фикеренчә, хакимиятнең төрле дәрәҗәләре арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү принцибы һәм федераль үзәк белән федерациянең катлаулы аерым субъектлары арасында килешүле мөнәсәбәтләр урнаштыру принцибы аеруча кулай чара булып тора.

- 1994 елда Татарстан башлап җибәргән шартнамәләр төзү процессы яшәүгә хокуклы, - дип күрсәтеп узды М. Шәймиев. - Татарстан Республикасы өчен 1994 елгы Шартнамә хәлиткеч дәүләти акт, ул аның күпмилләтле халкының иминлеге гарантиясе булып тора. Калининград өлкәсе яки Чечня Республикасы проблемаларын, бердәйләштерелгән федераль законнар белән чагыштырганда, ике яклы килешүләр төзү механизмы аша хәл итү җиңелрәк.

М. Шәймиев шулай ук полиэтник, субсидиар җәмгыять төзүгә юнәлдерелгән "Татарстан моделе"нең асылы, Татарстанда ислам диненең тоткан урыны һәм роле турында сөйләде.

РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары һәм хакимиятнең төрле дәрәҗәләре арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү буенча Президент каршындагы комиссия җитәкчесе Дмитрий Козак сүзләренә караганда, Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча федератив мөнәсәбәтләр һәм җирле үзидарә өлкәсендә алып барыла торган Россия реформалары төбәк демократиясен ныгытуга һәм гражданнарның дәүләт белән идарә итүдә катнашу мөмкинлеген киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Бүген федерализмның конституциячел принципларын чынлап торып тормышка ашыру бик әһәмиятле, әлегә алар шактый дәрәҗәдә декларация генә булып кала. Чөнки хокукый этәргечләр белән тиешенчә ныгытылмаган әле.

РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары Александр Торшин һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Леонид Гильченко конференциядә катнашучыларга үзләренең җитәкчеләре Сергей Миронов һәм Сергей Кириенко котлауларын тапшырдылар. Алар конференциягә нәтиҗәле һәм конструктив эш тели.

Конференцияне оештыру дәрәҗәсенә һәм анда катнашучыларның вәкиллекле составына югары бәя биреп, КМРВЕ Төбәкләр палатасы президенты Джованни Ди Стази федерализмның Европа модельләренә кыскача күзәтү ясады, Европада төбәкләштерү һәм үзәксезләштерү процессының уңышлы үсүен ассызыклады.

- Европа төрлелек шартларында яшәргә тиеш, - диде Дж. Ди Стази. - Һәм шунысы бик сөендерә, Европа Берлегенең булачак Конституциясен эшләү процессында ул Европа Советының "Күпкырлылыкта бердәмлек" девизын куллануга алды.

Россиянең бүген Европа дәүләтләренең демократик бергәлегенә тулысынча кушылганлыгын күрсәтеп узып, ул Россия хакимиятенең төбәк үзидарәсе буенча Европа хартиясен кабул итүдә конгрессның тырышлыкларын яклаячагына өмет белдерде.

Ике көн дәвамында Россия һәм чит ил сәясәтчеләре, галимнәр федерализмның берничә Европа моделе һәм җирле үзидарә уңай тәҗрибәсен тикшерәчәкләр.

Татарстан һәм РФнең башка субъектлары өчен бик әһәмиятле темалар буенча, Россия законнарына реформа ясауга бәйле темалар буенча, Россиядә федератив мөнәсәбәтләрне үстерүнең кайбер проблемалары буенча эчтәлекле сөйләшү алып барачаклар. Конференция 12 июльдә "Низагларны йомшарту чарасы буларак федерализм" темасына "түгәрәк өстәл" янынада сөйләшү һәм йомгаклау декларациясе кабул итү белән төгәлләнәчәк.

Конференция йомгаклары буенча инглиз һәм рус телләрендә ике материаллар җыентыгын бастырып чыгару планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International