Татарстан Президенты "республикалар арасында үзара аңлашу бар, һәм шушы нигездә уртак планнарны тормышка ашырырга килеп туган проблемаларны хәл итәргә кирәк", дип ассызыклады.
Очрашуда Украина һәм Татарстан Республикасы арасында алга таба хезмәттәшлеккә кагылышлы, аерым алганда, Украина территориясендә "КамАЗ"лар җыю прозводствосын көчәйтү, Кара Диңгез флотының тормыш эшчәнлеген тәэмин итүдәге проблемаларны хәл кылу ысуллары һ.б. мәсьәләләр буенча да фикер алышу булды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, "Татнефть"ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхаутдинов, Татарстан Республикасының Украинадагы Сәүдә вәкиллеге җитәкчесе Ростислав Вахитов катнашты.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.