Америка журналистлары Татарстан турында сөйләр

2003 елның 18 июле, җомга
18 июльдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Америка журналистлары Уильям Рэтлифф, Скотт Ходженсон, Филипп Терциан, Питер Ханнафордны кабул итте.

АКШның төп массакүләм мәгълүмат чараларында иң Төрле темаларга күп санлы чыгышлар авторлары сентябрь аенда иң югары дәрәҗәдә булачак очрашуга әзерлек кысаларында Россия төбәкләре буенча йөри. Алар Россиянең бүгенге тормышы, аның башкаласы һәм Мәскәүдән йөзләрчә чакрым ераклыкта урнашкан шәһәрләр турында язачак. Америка журналистлары Санкт - Петербург, Казан һәм Нижневартовскины сайлап алган.

Кунаклар үзләре әйтүенчә, алар хәзерге вакытта Татарстанның сәясәте нинди булуын, суверен республиканың ничек эшләвен һәм Федерация белән мөнәсәбәтләрне ничек урнаштыруын, киләчәктә ничек үсәргә җыенуын күрергә килгән.

Татарстан белән кызыксынуларын журналистлар тагын шуның белән аңлатты: республика Президенты - "үзенчәлекле, бик көчле шәхес, аның зур абруй һәм ихтирам белән файдалануы бик тә аңлаешлы".

Татарстан башлыгының Америка журналистлары белән әңгәмәсе бер сәгатьтән артык дәвам итте.

Минтимер Шәймиев кунакларга республикада ике төп диннең бергә ничек янәшә тыныч яшәве, Татарстанда төрле милләтләр һәм төрле диннәрне тотучыларның үзләрен тыныч хис итүе өчен нәрсәләр эшләнүе, Татарстан һәм Россия арасында үзара мөнәсәбәтләрнең ничек төзелүе, республика икътисадының нәрсәгә нигезләнүе, авыл хуҗалыгында уңышларның нинди булуы, халыкны социаль яклау өчен нәрсәләр эшләнүе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International