Икътисадның киләчәге ышанычлы

2003 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Кичә ТР Министрлар Кабинетының киңәйтелгән утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Утырышта республика икътисады реаль секторының 2003 ел беренче яртысындагы башлангыч күрсәткечләре, 2003-2004 елларга социаль-икътисадый үсеш бурычлары һәм фаразлары, халыкны хезмәт белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Утырыш Президентның кереш сүзе белән ачылды. Иң башта ул авыл хуҗалыгындагы эшләргә тукталды. Хәзерге вакытта хуҗалыклар кышка печән хәзерләү белән мәшгуль. Әмма эшне яңгырлар тоткарлый, шуңа күрә һәр кояшлы көннән нәтиҗәле файдаланырга кирәк. М. Шәймиев урып - җыюга әзерлекне тизләтү зарурлыгын да искәртте. Кырдагы иген - ул безнең зур байлыгыбыз. Мәгълүм булганча, Россиянең ,үп кенә төбәкләрендә быел уңышның начар булуы көтелә. Шуңа күрә икмәккә базар бәясенең югары күтәрелүе бик ихтилал. Әлбәттә, игенче үстергән уңышны түкми-чәчми җыеп алу өчен сәнәгать предприятиеләренең дә ярдәме таләп ителә. Моны күз уңында тотарга кирәк.

Президент шулай ук республика сәнәгатенең кайбер үзенчәлекләренә дә тукталды. Нефть һәм нефть химиясе тармаклары безнең икътисадның умыртка сөяге булып тора. Андагы мәсьәләләр махсус утырышта җентекләп каралачак. Президент бу тармактагы куанычлы бер хәлне телгә алды. Полипропилен җитештерү буенча яңа завод төзүдә катнашырга теләүчеләр күп булу аркасында, аларның эшенә бәяне шактый нык төшерергә җай чыккан. Сайлап алу мөмкинлегеннән менә шулай файда күрелә хәзер.

М. Шәймиев авиация һәм приборлар төзелеше предприятиеләре җитәкчеләрен шактый тәнкыйтьләде. Әлеге предприятиеләрдә аз-маз уңышка ирешкәннән соң тынычлану күзәтелә. Югыйсә базар икътисадындагы ярышта андый хәлнең бөлгенлек чокырына китерәчәген аңларга вакыт инде.

Республика җитәкчесе сәнәгатьнең машина төзелеше тармагын онытылып торган җир асты байлыгына тиңләде. Бюджетка акча кертүдә, халыкны эш белән тәэмин итүдә ачылмаган мөмкинлекләр гаять күп анда. Гомумән, машина төзелеше тармагындагы уңай кузгалыш Татарстанның киләчәген билгеләячәк, дип белдерде Президент. Ул банкларга икътисадның реаль секторына йөз белән борылырга, халыкка кредит бирүне арттырырга вакыт икәнлеген дә искәртте. Беренче яртыеллыкта эш нәтиҗәләренең иң борчыган ягы - хезмәт хакларының үсеш темплары түбән булу. Ул бу мәсьәләне аерым тикшерү үткәреп өйрәнү бурычын Хөкүмәткә йөкләде.

Утырышта чыгыш ясаган ТР Премьер-министры урынбасары, икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов республика сәнәгатенең 2003 елның беренче яртысындагы эш нәтиҗәләрен бәян итте. Фаразланган күрсәткечләргә нигездә ирешелде, дип белдерде ул. Күтәрелеш сизелерлек. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда физик күләм индексы 104 процентка җиткән. Ә барлыгы исә 112,1 миллиард сумлык продукция җитештерелгән.

Аерым тармаклардагы эшкә күз салсак, нефть химиясе тармагы темпны киметми, анда җитештерү күләме 17,6 процентка арткан. Электр энергетикасында җитештерү - 5,3 процентка, урман һәм агач эшкәртү сәнәгатендә - 4,2, ягулык сәнәгатендә 3,9 процентка үскән. Боларның Татарстан икътисады үсешенә керткән өлешен күзаллау өчен һәр тармакның республика сәнәгатендә тоткан урынын күрсәтү дә дөрес булыр. Агулык сәнәгатенең өлеше — 31,9, машина төзелешенең - 23,7, нефть химиясенең - 20,1, азык-төлек сәнәгатенең - 9,2 , электр энергетикасының - 8,8 процентка тигез.

Сәнәгатьтәге сальдо кереме республика икътисадындагы барлык сальдо кеременең 90,2 процентын тәшкил иткәнгә күрә, аның узган ел белән чагыштырганда 38,7 процентка артуы бик куанычлы хәл, әлбәттә. Яхшы эшләр оештырырга нигез бар дигән сүз бу. 2003 елның 1 июненә 119,8 миллиард сумга җиткән ул.

Премьер-министр урынбасары республика сәнәгатенә аеруча зур өлеш керткән предприятиеләрне дә билгеләп үтте.

Казан авиация җитештерү берләшмәсендә, "Серго исемендәге завод"та, "Восток" Чистай сәгать заводында, Бөгелмә электр насослары заводында, Түбән Кама "Шин" һәм "Нефть эшкәртү заводы", "Хитон", "Алсу", "Татарстан сөте" ХК акционерлык җәмгыятьләрендә эшләр тагын да җанлана төшкән. Кызганычка каршы, "Казан вертолет заводы", "Әлмәт торба заводы", "Татазот", "Сафьян", "Татмебель", "Карпов исемендәге химзавод" акционерлык җәмгыятьләре үзләренең үсеш темпларын сизелерлек киметкәннәр. Оборона комплексында да эшнең сүлпәнләнүен әйтмичә булмый. Анда әлеге тискәре күрсәткеч 11,2 процентка җиткән.

Базар икътисады шартларында эш күләмен киметсәң, синең урынны көндәшең алачагы көн кебек ачык бит. Базарда кысрыклангач, бөлгенлеккә төшәчәгеңне көт тә тор инде. Быел, мәсәлән, 130 предприятиенең бөлгенлеккә төшү турындагы эше судка ук барып җиткән. Республиканың азык-төлек сәнәгате үзебездә үк “биләмә”ләрен югалта баруы чаң сугардай хәл түгелмени? Нишләптер шәраблар әзерләү нык кимегән. Нәтиҗәдә сатып алучы читтән кайтартылганнарны якын итә хәзер.

Бу урында Минтимер Шәймиев читтән сыйфатсыз һәм очсыз аракы кертүгә чик кирәклеген әйтте. "Үзебездә җитештерелә торган хәмер эчемлеклшре югары сыйфатлы бит. Бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга вакыт!” – дип белдерде ул.

Президент шулай ук “Татхимфармпрепараты” предприятиесендәге эшләр белән дә канәгать булмавын әйтте. "Ни өчен даруханәләрдә чит ил дарулары һаман күбәя бара? Нигә сез җитештерү күләмен, әйтик, ике тапкырга күтәрмисез? Аз-маз үзгәреш кертеп кенә конкуренциядә җиңәрбез дип хыялланмагыз!' - дип кисәтте ул предприятие җитәкчелеген.

Алексей Пахомов сәнәгатьтә яңа технология һәм инновация кертү проблемаларына да тукталды. Турысын әйтергә кирәк, тормышта бу мәсьәләдәге кузгалышны ташка үлчим дип әйтсәң дә ярый. Чөнки предприятиеләрдә әлеге яңалыкка дигән акча бүтән максатта - тузган төп фонд җиһазларын алыштыруга тотыла. Кызганычка каршы, киләчәкне өметле итүче яңа технология һәм инновация проектлары кәгазьдә үк искерә бирә.

Чыгыш ясаучы республика сәнәгатенең киләчәген билгеләүче бүтән проблемаларны да күтәрде. Акционерлык җәмгыятьләренә оста куллы эшчеләр, тәҗрибәле белгечләр җитмәве аеруча борчу тудырырлык мәсьәлә булып тора. Министр аның сәбәпләрен дә ачыклап күрсәтте. Хезмәткә яраклы халык санының кими баруы шуларның иң авыр хәл ителә торганы. 2002 елда Татарстанда туучылар һәм читтән килүчеләр саны 59590 кеше исәпләнелсә, үлүчеләр һәм республикадан китүчеләр саны 66930га җиткән.

Эшкә яраклы кеше, әлбәттә, хезмәт хакы югарырак булган якка күченә. Ә бездә исә хезмәт хакы – үсми: аның айлык уртача суммасы көтелгән 4450 сум урынына нибары 4135 сум гына тәшкил итә. Ни кызганыч, күп очракта ул да вакытында түләнми әле. Бүгенге көндә сәнәгать предприятиеләрендә бирелмәгән хезмәт хакы 199,7 миллион сумга тиңләшә. Иң күбесе машина төзелеше тармагында - 130,7 миллион сум белән исәпләнелә андагы бурыч.

А. Пахомов районнардагы социаль-икътисадый вәзгыятьләрнең бер-берсенекеннән нык аерылуын билгеләп үтте. Әйтергә кирәк, бу аерма көннән-көн ныграк кискенләшә. Бу хәлне кулдан ычкындырмас өчен, һәр районга үзенең үсеш программасын төзү кирәклеге ассызыкланды утырышта.

РФ Президентының 10 ел эчендә илдәге җитештерү күләмен ике тапкырга күтәрү бурычын күздә тотып, республикада җитештерүне киләсе елда 7 процентка арттырырга кирәк булачагын да әйтте министр.

Моның өчен Татарстанда байтак эш башкару таләп ителәчәк. Нефть чыгаруны елына 30 миллион тоннага житкерү, нефть химиясе тармагын яңа заводларны сафка кертү хисабына киңәйтү, инновация һәм яңа технологияләр кертеп машина төзелеше тармагын күтәрү, энергия һәм ресурсларны сак тоту программасын тормышка ашыру - менә аларның иң әһәмиятлеләре. Зур, әмма үтәлә алырдай эш, дип йомгаклады ул сүзен.

Утырышта шулай ук ТР финанс министры Радик Гайзатуллинның 2003 ел бюджетының үтәлешенә, ТР хезмәт һәм мәшгульлек министры Борис Захаровның эш белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган чыгышлары тыңланды. Утырышта күтәрелгән мәсьәләләрне исәпкә алып, Министрлар Кабинеты тиешле карар кабул итте.

ТР Министрлар Кабинетының киңәйтелгән утырышында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы депутатлар,. Хөкүмәт әгъзалары, район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары, эре предприятие җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International