15 июльдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм ГФРның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Ханс-Фридрих фон Плетц белән очрашуында Татарстан һәм Германиянең иң төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү перспективалары тикшерелде.
Мин хәзер Германиядә дә, Россиядә дә хезмәттәшлек өчен төбәк дәрәҗәсендә ачылган гаять зур мөмкинлекләрне күрәм һәм без шушы мөмкинлекләрне тулысынча файдаланырга тиеш, диде Татарстан Президенты. Шунысы да бар, бүген ике ил лидерларының үзара мөнәсәбәтләре “иң гүзәл хәлдә”. Төрле елларда Татарстан – Германия хезмәттәшлеге күрсәткечләренең тирбәләше, Минтимер Шәймиев фикеренчә, шуны күрсәтә: әлегә ике яклы товар әйләнешендә тотрыклы һәм максималь зур күләмнәргә ирешелмәде.
Үзенең сәнәгать потенциалы буенча Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында беренче бишлеккә керүгә карамастан, Россия - Германия үзара мөнәсәбәтләрендә дә бу хезмәттәшлекнең чагыштырма күләме түбән әле. Барыннан да элек, бу - Татарстан ягының эшләп җиткермәве нәтиҗәсе, дип саный республика башлыгы. Аның экспорты башлыча чималдан гыйбарәт.
Шушы "авыру"ны дәвалау өчен Президент Германия тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ясады: бу ил, чимал ресурслары булмауга карамастан, сәнәгать продукциясен күп чыгаручы ил булып тора. - Татарстан башлыгы фикеренчә, Татарстанның машина төзелеше комплексы предприятиеләрен дөнья икътисадына .күбрәк тоташтыру өчен немец компанияләренең мөмкинлекләрен файдалануга аеруча игътибар бирү зарур.
Минем фикеремчә, бу - безнең алга таба хезмәттәшлегебездә өстенлекле урын ала алыр иде, диде Минтимер Шәймиев. Тагын бер өстенлек - нефть химиясе өлкәсендәге, проектларны тормышка ашыруга Германия инвесторларын җәлеп итү. Мәгълүм ки, нефть химиясе якын, елларда Татарстан икътисадын үстерүнең нигезе булып тора.
Ханс-Фридрих фон Плетц фикеренчә, барысы да икътисад белән тыгыз бәйләнгән, ә шушы юнәлешләрдә бәйләнешләрне үстерү, һичшиксез, икътисадның яхшырак үсүенә этәргеч бирәчәк. Иң әһәмиятлесе - Германия икътисадының, сәнәгать предприятиеләренең, җәмәгатьчелекнең игътибары Татарстанга җәлеп ителсен һәм киресенчә.
Шушы ел - Германиядә Россия мәдәнияте елы, ә 2004 елда Германия Россиянең кунагы булыр. Бу бары тик опера һәм театрга гына кагылып калмый, дип күрсәтеп узды Плетц әфәнде, мәсәлән, ул теге яки бу бәйрәмнәрне үткәрү традициясенә дә кагылачак. Шундый мәдәни алмашу нәтиҗәсендә Татарстан һәм Казан Германиядә күбрәк мәгълүм булып әверелергә тиеш.
Очрашуда шулай ук ГФРның Россия Федерациясендәге илчелеге Икътисад һәм фән департаменты өлкән киңәшчесе Андреас Нойманн, РФдә немец икътисады вәкиллеге башлыгы урынбасары Александр Шпаак, "Коммерция банкы" вәкиллеге башлыгы Марко Графф, "Даймлер Крайслер" концерны технология бюросы вәкиллеге башлыгы Томас Гертиг һәм башкалар Татарстан ягыннан - Татарстан Президентының халыкара мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе, Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, Татарстан Президентының социаль-икътисадый мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин, "АлАЗ" җитештерү берләшмәсе генераль директоры Равил Зарипов һәм башкалар катнашты.
15 июльдә Татарстан Журналистлар йортында ГФРның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Ханс-Фридрих фон Плетц Татарстан мас-сакүләм мәгълүмат чаралары өчен матбугатконсреренциясе уздырды. Анда аны озата йөрүче немец касәбәчеләре дә катнашты.
Фон Плетц әфәнде күрсәтеп узганча, Германия һәм Россия арасында. югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләрне төзүдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең дә хезмәте зур. Бүгенге көнгә Татарстан Германиядә Россиянең иң мәгълүм төбәге булып санала. Моның сәбәпләре күп. Аерым алганда, Германия Татарстанның төп тышкы икътисадый партнерларыннан берсе булып тора. Башка сәбәпләр - безнең төбәкләрнең мәдәни яктан аралашуы. Безнең республика җитәкчелеге белән очрашуларда Германия һәм Татарстанарасындагы мөнәсәбәтләрнең төрле һәм тирән булуы күрсәтеп узылды.
2004 ел Россиядә Немец мәдәнияте елы итеп игълан ителде. Ел чаралары кысаларында Татарстанда Германия көннәрен яки атнасын уздыру планлаштырыла, диде фон Плетц әфәнде.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.