Болгарда, семинар киңәшмәдә

2003 елның 8 июле, сишәмбе
Кичә Спас районында беренче яртыеллык эш йомгаклары һәм 2003 ел урагына әзерлек мәсьәләләренә багышланган республика семинар киңәшмәсе булды.

Киңәшмә өчен Спас районының сайлануы тикмәгә түгел. Авыл хуҗалыгын үзгәртеп кору буенча Спаста соңгы вакытларда күп эшләр башкарыла. Шуны гына әйтүдә җитәр, районның 40 процентлап сөрү җирләре хосусый кулларга күчеп, биредә матур гына нәтиҗәләргә ирешелә.

Иң мөһиме, авыл хуҗалыгы производствосына инвесторлар тартыла. Алар Казаннан гына түгел, Мәскәүдән дә бар. Мисалга районның “Ямбакты” җирләрен үз иткән Малик Маннанов җитәкчелегендәге “Корус-Холдинг” ААҖнең “Иген”предприятиесен алырга була. Акционерлык җәмгыяте "Иген"гә 78миллион сум инвестиция кертеп, бу җирләрдә яңа технология буенча эшли.

Районда җирле фермерлар да бик уңышлы эшли Александр Планин, Юрий Семушкин, Вәгыйз Мөхәммәтов кебек җир хуҗаларының үз тәҗрибәләре белән уртаклашуы Президентыбыз Минтимер Шәймиевне дә битараф калдырмады: "Менә кемнәрне күрсәтергә, менә кемнәр турында язарга кирәк'" - диде ул, журналистларга мөрәҗәгать итеп.

Семинарда катнашучылар Әлки, Зеленодол, Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарының кайбер хуҗалыкларын үстерүгә алынган "Кызыл Шәрык" сыра кайнату компаниясе ААҖ генераль директоры Айрат Хәйруллин чыгышын да зур дикъкать белән тыңладылар.

Семинарның практик өлешендә "Яктылык", "Иген", "Весенняя" кебек хуҗалыклар җирләрендә булып зур сөйләшү, фикер алышу үткәргәннән соң, анда катнашучылар район үзәге Болгарга кайттылар. Монда исә Куйбышев ашлык кабул итү пунктының 2003 ел уңышын кабул итәргә әзерлеге белән таныштылар.

Киңәшмәнең пленар өлешен үткәрер алдыннан. Президент. М. Ш. Шәймиев мәдәният сарае каршында болгарлылар һәм район халкы белән очрашты.

- Без бүген республика шәһәр һәм район җитәкчеләре белән сезнең районга килергә уйладык. Сезнең бай җирегездә карап сокланырлык, үрнәк алырлык нәрсәләр күп, - дип башлады ул сүзен. - Шунысы сөенечле, биредә җирнең чын хуҗалары барлыкка килүе күренә. Әйе, сездә эре промышленность предприятиеләре юк. Әмма тулаем алганда халыкның уңай яшәешен тәэмин итү өчен тиешле шартлар булдырылып тора.

Газ кертү төгәлләнеп килә, мәктәп биналары яңартыла, сәламәтлек саклау, мәдәният объектлары төзелә, юллар салу дәвам итә.

Торак төзү буенча "Тузган торакны бетерү" программасы төгәлләнергә 1 ел вакыт калып бара.

Әмма бу өлкәдә проблемалар да юк түгел. Без акрынлап үзләре йорт салырга теләгәннәр өчен ипотека буенча кредитлауга күчә барабыз.

Бушлай торак була алмый - әмма кешеләр үзләренең хезмәт хаклары, табышлары хисабына йорт төзү мөмкинлегенә ирешәчәкләр Бу - үз чиратында, төзүчеләргә эш фронты ачу, салымга акча кертү өчең өстәмә мөмкинлекләр дигән сүз. Кыскасы, без әнә шундый мәшәкатьләр хакында даими кайгыртып торабыз. Шул ук вакытта киләчәккә оптимистларча карыйбыз...

Семинар - киңәшмәдә беренче яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча доклад белән вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һам азык - төлек министры Марат Әхмәтов чыкты.

Киңәшмә азагында кунаклар "Болгар" тарих - архитектура тыюлыгын карадылар.

Семинар - киңәшмә эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International