Хакимият кеше өченме, әллә кешедән өстен булу өченме?

2003 елның 12 июле, шимбә
12 июльдә "Маяк" радиокомпаниясенең турыдан-туры эфирында - "Халык һәм хакимият: сораулар һәм җаваплар" программасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

"Маяк" студиясен Казан белән радиокүпер тоташтырды - Минтимер Шәймиев "Яңа гасыр " телерадиокомпаниясе радиостудиясендә булды. Шушы радиостудия программаны республикага тапшырды. Тыңлаучылар сорауларны студиягә шалтыратып кына түгел, Интернет аша да бирә алды.

Радиотыңлаучыларны әңгәмәгә чакырып, "Маяк"ның сәяси күзәтүчесе Юлий Семенов шуны белдерде: программаның үзенчәлекләреннән берсе шунда ки, анда Россия төбәкләре лидерлары киң катнаша, аларның күбесе, бүгенге әңгәмәдәшебез - Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев кебек, федераль колачлы сәясәтчеләр булып тора.

Аерым алганда, дәүләт механизмының нәтиҗәлелеге, аның социаль юнәлешле булуы һәм аңарда нәрсәне дә булса алмаштыру зарурлыгы турындагы сорауга җавап биреп, Татарстан Президенты шуны күрсәтеп узды: бу тема һәрвакыт актуаль. Минтимер Шәймиев фикеренчә, халык әлегә хәтле хакимияттән аерылган килеш кала.

Хакимиятне төзү һәр гражданның турыдан-туры бурычы булуга карамастан, без ниндине сайлап алсак, хакимият тә шундый булыр. Әгәр бүгенге дәүләт механизмы һәм аның нәтиҗәлелеге турында сөйләсәк, хакимиятнең үзе турында, аның тармаклары турында әйтергә кирәк.

Минем фикеремчә, диде Татарстан башлыгы, илебез Президенты Владимир Путин заман таләпләренә, хәзерге этапта җәмгыятьтә хәл ителергә тиешле бурычларга туры килә.

Хәзерге Дәүләт Думасы баштагы ике чакырылыш Думалардан яхшырак, алар барлык реформаторлык законнарын кире кагып килгән иде.

Ә менә реформа ясалган хәзерге Федерация Советы, аның фикеренчә, элек булган формадагылары белән чагыштырганда, начаррак вариантта. Ул үзенең бүгенге рәвешендә яшәргә хаклы түгелдер. Конституция кысаларында эш итәргә кирәк, анда Федерация Советын төзү турында әйтелгән. Югарыгы палата - дәүләт язмышын хәл итүче орган.

Әгәр без кандидатларны бөтен халык тикшерүенә тәкъдим итсәк иде, аларның легитимлылыгы чыннан да зуррак булыр иде, дип инанулы Минтимер Шәймиев.

Гомумән, аның фикеренчә, теләсә кайсы хакимиятне төзүгә бигрәк тә күчеш чорында, сәяси реформалар икътисадын реформалардан аерым барган чорда, бик сак якын килергә кирәк.

Владикавказда яшәүче кешенең, республика югары уку йортларында эшләүче профессор-укытучылар составына нинди ярдәм күрсәтелә, дигән соравына ТР Президенты болай дип җавап бирде: югары уку йортлары - федераль милектә тора һәм федераль бюджет хисабына тотыла. Республика вузларның биналарын карап тотуда ярдәм күрсәтә. Катлаулы заманнарда студентларга да ярдәм күрсәтелде - Татарстанда стипендия күләме башкача булды, бүген стипендияләр - бөтен Россиядәге күләмдә.

"Хакимиятнең ачык булуын тәэмин итү өчен нәрсә эшләргә кирәк һәм Сез нәрсә эшлисез?", "Кабул ителгән карарларның үтәлеше, гамәлләр һәм эшлексезлек өчен теләсә кайсы дәрәҗәдәге чиновникларның җаваплылыгын ничек тәэмин итәргә?" дигән сорауларны Минтимер Шәймиев кичәге көннең дә, бүгенге көннең дә һәм, мөгаен, киләчәкнең дә иң авыр сораулары дип атады. Аның сүзләренә караганда, бюрократизмга каршы көрәш инде перспективасыз булып күренә башлады. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе буенча Хөкүмәт административ реформа уздыра.

Минем фикеремчә, ул хәзерге федераль дәрәҗәдәге министрлык һәм ведомстволарның функцияләрен яңадан бүлүгә һәм кыскартуга кайтып кала, диде республика башлыгы. Бер үк вакытта без төбәкләрнең дә тавышы исәпкә алынсын өчен аерым чаралар күрәбез. Тыючы инстанцияләр санын киметергә кирәк. Хакимият кайда күп булса, шунда бюрократия, шунда ришвәтчелек. Идарә итүдән читкәрәк китәргә кирәк. Идарә итү функцияләре базар камилләшкән саен кимергә тиеш! Ләкин, кызганыч, параллель структуралар төзелә. Кайчак эш шуңа барып җитә ки, федераль үзәк һәм төбәкләр чиләк белән һава бүлешә башлый.

Инде торак - коммуналь хуҗалык турында әйтеп тә тормастан, әйләнә - тирә мохит, экология, су, территория чисталыгы турында да шуны әйтергә мөмкин. Үзәк барысын һәм барчасын шуннан, Мәскәүдән торып идарә итәргә тырышып маташа. Бу - перспективасыз. Ләкин иң төп нәрсә шул - бу хәл ришвәтчелекне көчәйтә генә, кем әйтмешли, кызганыч ки, бюрократия һаман яшәүчәнрәк була бара.

Илдәге демографик хәлгә кагылып, Минтимер Шәймиев тыңлаучыларга шуны белдерде: биш һәм биштән күбрәк балалы гаиләләргә Татарстанда квартира түләүсез бирелә.

Михаил Макарьевның: "Сез Чечнядә бара торган процессны яклыйсызмы?", дигән соравына Минтимер Шәймиев түбәндәгечә җавап бирде: халык референдумда конституцияне кабул итү буенча үз фикерен белдерде һәм Чечнядә законлы сайланган Президент булырга тиеш.

Бу - халык ихтыяры һәм мин аны яклыйм. Мин моны Чечня Республикасы өчен бик әһәмиятле дип, инде килешү төзүгә ирешелер дип саныйм. Бу турыда бөтен халыкка Россия Президенты белдерде инде. Чечня халкына Россия Федерациясе составында киң вәкаләтләр бирүдән шүрләргә кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International