"Киләчәк поезды" Казанда да булачак

2003 елның 25 июне, чәршәмбе
25 июньдә Казанга РФ тимер юллар министры Геннадий Фадеев килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар каршы алды. Югары дәрәҗәле кунак аэропорттан Казан Кремленә китте. Анда аның Татарстан Президенты белән рәсми очрашуы булды.

Шуны күрсәтеп узарга кирәк, республика һәм федераль министрлык арасында күптән инде шактый конструктив мөнәсәбәтләр хөкем сөреп килә Сүз куешулар уңышлы үтәлә, диде Минтимер Шәймиев.
Барча эшнең үзара бәйләнешле мәнфәгатьләрне үтәүгә, барыннан да элек, халыкка хезмәт күрсәтүне яхшыртуга юнәлдерелгәнлеген ассызыклап, Татарстан башлыгы соңгы елларда республиканың алты яңа поезд сатып алуга ирешкәнлеген искә төшерде, шуның аркасында пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфаты күпкә яхшырды Бүген тимер юл вокзаллары актив төзелә һәм яңартыла. Буа, Зөя, Арча, Шәмәрдән тимер юл вокзалларыннан соң Әгерҗе вокзалын төзү тулы көченә бара. Кукмара вокзалы - проектлау стадиясендә.

Татарстан Президенты РФ тимер юллар министрының барыннан да элек илебездә җитештерелгән продукцияне куллануга кагылышлы фикерен зур ихтирам белән кабул итте. Без мәсьәләнең шулай куелышын күптән көтә идек инде һәм шушы процесста бик актив катнашырга әзербез, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Республика исә тимер юлчылар өчен цистерналар, платформалар, запас частьләрне югары сыйфатлы итеп әзерли ала.
Геннадий Фадеев тармакка ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, чөнки аңа реформа ясалган хәзерге шартларда бу бик тә әһәмиятле. РФ Тимер юллар министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте арасындагы сөйләшүләрдә хезмәттәшлекне үстерү өлкәсендә ирешелгән килешүләрне тормышка ашыру беркетмәсенә кул куелу шушы очрашуның йомгагы булды. Документка Россия тимер юллар министры Геннадий Фадеев һәм Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов имза салды.

Очрашуда РФ тимер юллар министрының беренче урынбасары Хәсән Зәбиров, Горький тимер юлы башлыгы Шәүкәт Шәйдуллин, министрның киңәшчесе Константин Пашков; Татарстан ягыннан - ТР Премьер-министры урынбасары - икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, ТР Премьер-министры урынбасары - транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов, Тат-нефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхаутдинов, Горький тимер юлының Казан бүлеге башлыгы Иван Белов, "КамАЗ" ААҖнең сату һәм сервис буенча генераль директоры урынбасары Анатолий Самаренкин һәм башкалар катнашты.

25 июньдә Горький тимер юлының Казан бүлеге поездлар составы ике яңа электричка белән тулыландырылды. Вокзал янындагы мәйданда уздырылган тантаналы митингта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия тимер юллар министры Геннадий Фадеев катнашты.
Горький тимер юлының Казан бүлеге ирешкән гүзәл казанышлар турында искә төшереп - соңгы ике елда ул барлык җитештерү күрсәткечләре буенча Россиядә беренчелекне тотрыклы рәвештә биләп килә - М.Шәймиев шәхсән үз исеменнән, Татарстан Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән республика файдасына фидакарь хезмәтләре ечен тимер юлчыларга рәхмәт белдерде.
Геннадий Фадеев күрсәтеп узганча, пассажирларның ихтыяҗлары турында кайгыртып, илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда. Татарстан поездлар составын шактый активрак яңарта. РФ Президенты Владимир Путинның күптән түгел Санкт-Петербургта булганлыгын сөйләп аңа анда уңайлы, тиз йөри торган, хәзерге заман иминлек системасына ия булган яңа типтагы электр поездын күрсәттеләр.

Г.Фадеев шушы "киләчәк поезды”ның инде быел ук Казанда да пәйда була алачагын белдерде. М.Шәймиев һәм Г.Фадеев Казан дирекциясенең шәһәр яны юлларында пассажирларга хезмәт күрсәтүче иң яхшы локомотив бригадаларына яңа электричкаларның символик ачкычларын тапшырды. ТР Президентына һәм Россия тимер юллар министрына КамАЗ, Казан "Компрессормаш" һәм Горький исемендәге Зеленодол заводы продукциясе экспозициясен күрсәттеләр. Вокзал яны мәйданында лизинг буенча Горький тимер юлы сатып алган Казанда җитештерелгән, компрессорлы уналты зур йөк машинасы тезеп куелган иде. КамАЗ техникасы йөкләрне контейнер белән ташыганда файдаланылачак. "Татарстанда беренче" дигән символик язу язылган ике тимер юл цистернасын Горький исемендәге Зеленодол заводы күрсәтте. Бүген бу продукция тимер юлчыларга бик тә кирәкле, ул безнең республиканың Россия тимер юллар министрлыгы белән алга таба үзара бергәләп эш итүе өчен яңа перспективалар ача.

Митингта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов, РФ тимер юллар министрының беренче урынбасары Хәсән Зәбиров, "Горький тимер юлы" федераль ДУП башлыгы Шәүкәт Шәйдуллин, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, башка рәсми кешеләр катнашты.

Шул ук көнне 'Пирамида" мәдәни - тамаша комплексыңда РФ тимер юллар министры Геннадий Фадеев Казан тимер юлчыларына беренче кварталдагы эш йомгаклары буенча беренче урынны бирү турында РФ тимер юллар министрлыгы таныклыгын тапшырды. Җиңүчеләрне тәбрик, итеп, Г.Фадеев Горький тимер юлы Казан бүлегенең соңгы ике елда инде алтынчы тапкыр беренче урынга чыкканлыгын, 65 тармак бүлеген артта калдыруын искәртеп узды. Казан тимер юлчылары югары нәтиҗәгә энергияне бәрәкәтле тоту һәм мәгълүмати технологияләрне файдалану, хезмәт җитеште-рүчәнлеген күтәрү, хәзерге заман казанышларын кертү нәтиҗәсендә ирешәләр.

Аннары Г.Фадеев РФ Тимер юллар министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте арасында килешүгә кул куелганлыгын белдерде. Шушы килешү нигезендә Татарстанның сәнәгать предприятиеләрендә Россия тимер юллары өчен хәрәкәт составы һәм запас частьлар әзерләүгә заказ урнаштырылачак.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев тимер юлчыларны ирешелгән уңышлар белән җылы котлады. Ул шулай ук кул куелган килешүгә мөнәсәбәтен белдерде. Тимер юлчыларга бирелгән заказ республика бюджетына өстәмә керем генә түгел, ә яңа эш урыннары да дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International