Бердәм эшчәнлек илне ныгытыр

2003 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
Кичә Казанда “Төбәк үсеше стратегияләре” дигән III форум ачылды. Анда форумның рәистәшләре – РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенко һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.

Әйтергә кирәк, әлеге мәртәбәле җыенда РФ Идел буе федераль округындагы 15 төбәк җитәкчеләре, Россия Хөкүмәте вәкилләре һәм Дәүләт Думасы депутатларының катнашуы ук бу форумның бөтен Россия өчен әһәмиятле вакыйга булуын күрсәтеп тора. Биредә кабул ителгән карарлар, һичшиксез, Дәүләт Думасында законнар әзерләүгә һәм Хөкүмәтнең икътисадый сәясәтенә зур йогынты ясар, дип ышанасы килә.

Беренче булып чыгыш ясап Президент М.Шәймиев Казан кунакларын Татарстанның икътисады һәм социаль хәле белән таныштырды. Мәгълүм булганча, РФ Президенты Владимир Путин үзенең Юлламасында киләсе ун ел эчендә илдә тулай продукция җитештерүне 2 тапкыр арттыруны бурыч итеп куйды. Бурыч куелды, әмма аны үтәү механизмы юк һәм үсеш стратегиясе әзер түгел, дип белдерде М.Шаймиев. Шуңа күрә төбәк җитәкчеләренә менә болай җыелып эшне бердәм күтәрү юлларын билгеләү гаять әһәмиятле.

Безнең Татарстан бу юнәлештә үз эшен "Республиканың 2002-2006 еллардагы социаль-икьтисадый үсеш программасы" буенча алып бара. Республика сәнәгате 1995-2002 елларда тулай продукция җитештерүне 44 процентка арттырды һәм узган елны 244 миллиард сумлык товар җитештереп йомгаклады. Халыкның реаль кереме 12 процентка артты. Үз чиратында бу күтәрелеш республикада шактый зур эшләр башкарырга мөмкинлек бирде. Аларның беренчесе итеп Президент газлаштыру программасының үтәлүен күрсәтте. Хәзер Татарстанның иң кечкенә авылларында да газ ягып кинәнәләр. Шулай ук “Тузган торакны бетерү” программасы да уңышлы дәвам итә. Бигрәк та Казан күзгә күренеп матурая. Кая карама - тезелеш гөрли. Башта шәһәр үзәгендә яшәүчеләрне яңа микрорайонга күчерү бик отышлы булды - шундагы җирләрне сату бәрабәренә төзелешне 40 процентка очсызландырырга мөмкинлек бирде.

Минтимер Шәймиев, Кама күперенең ачылуы республика өчен иң олы вакыйга булды, дип әйтте. Хәер, аның файдасын күрше - тирә өлкәләр дә сизеп өлгергәннәрдер, әлбәттә. Ул шулай ук быел юл төзелешенең кысылуына борчылуын белдерде. "Бездә барган юл төзелеше кемгәдер күп булып күренгәндер, күрәсең. Акчаны шул хәтле кисмәсләр иде югыйсә. Юлсыз икътисад үсеше дә юк бит!" - диде ул.

Татарстан җитәкчесе авыл хуҗалыгы тармагына аерым тукталды. Бездәге уңышлар горурланырлык. Хәзерге көндә республика амбарларында 1 миллион тонна ашлык бар, һәм аның бәясе күтәрелә, дип белдерде ул. Әмма Россия авыл хуҗалыгын күтәрү өчен Үзәктән зур ярдәм таләп ителә.

Республиканың киләчәк үсешен нинди проектлар билгели соң? Нефть химиясе (нефть эшкәртү заводларын төзеп бетерү хисабына), машина төзелеше тармакларының үсеше, нефть чыгаруны арттыру, энергия һәм ресурсларны сак тоту программасын үтәү - болар якын киләчәктә республиканың икътисадый - социаль үсешенең нигезе булып торачак.

Президент шулай ук эшкә аяк чалучы проблемаларны да бәян итте. Чит илләрдә бездә җитештерелгән товарларга урын юк, ә шул ук вакытта чит илнекеләргә бездә капка киереп ачыла. Бу мәсьәлә бик җитди, аңа федерация икътисады иминлеге күзлегеннән карарга вакыт хәзер, диде ул. Әйтергә кирәк, шушы Идел буе төбәкләре арасында да эш килешүле бармый әле. Нефть химиясе тармагында - Башкортстан белән, машина төзелеше, аерым алганда, КамАЗда "Ока" җитештерүне арттыру буенча - Самара өлкәсе, Түбән Кама ГЭСында су биеклеген күтәрү буенча - Удмуртия һәм Башкортстан белән уртак тел таба алмыйбыз, дип моңа мисал китерде ул.

М.Шәймиев, АКШта нефть чыгаручы һәр скважинага аерым салым билгеләнүен әйтеп, аны бездәге хәл белән чагыштырды. Иске скважиналардан нефть чыгаручы “Татнефть”нең дә, төньякта яңа җирләрдән нефть чыгаручы “Лукойл”ның да бер үк салым түләүләрен, әлбәттә, гадел дип әйтеп булмый. Федераль үзәккә кагылышлы тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталды Президент. Республикада тиешле оешмасы була торып та, шул ук эшне башкаручы тагын параллель федераль оешмалар да булдыру эшне бутый гына, әлбәттә.

Идел буе төбәкләренә берләшергә мөмкинлекләр гаять күл. Әйтик, Казан, Пермь, Ульяновск, Самарадагы атаклы авиация предприятиеләрен генә алыйк. Килешеп эшләсәк, читтән "Боинг" очкычларын алырга ихтыяҗ да тумас иде. Шушы проблемаларны хәл итүдә бу форум кискен борылыш бирсен иде, дигән теләк белдереп тәмамлады сүзен Минтимер Шәймиев.

РФ Президентының Идел буе федераль округы буенча Вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенко үзенең чыгышын РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын укудан башлады. С.Кириенко әйтүенчә, В.Путин җитештерү күләмен ике тапкыр арттыру бурычын бик вакытлы куйды. Чимал сатып кына ил икътисадын күтәреп булмый. Машина төзелеше кебек эшкәртү тармакларын җанландырырга кирәк. Идел буе округы сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармагы үсеше буенча федерациядә беренче урынны тота. Әмма мөмкинлекләр тулысынча файдаланылмый әле.

Вәкаләтле вәкил Татарстандагы уңай эшләрне әйткәннән соң, республиканың киләчәк үсешен билгеләүче яңа программаны мактап телгә алды. “Нефть беткәннән соң яшәү” дип аталган әлеге программа, һичшиксез, киләчәкне уйлап корыла һәм бүтән төбәкләр өчен дә үрнәк булырлык хезмәт, диде ул.

Идел буе округының үсеш стратегиясен билгеләүче бу форум ике көн дәвам итәчәк. Аның эшендә ТР Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, эре акционерлык җәмгыятьләре җитәкчеләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International