Башкалага зур заемнар вәгъдә ителә

2003 елның 25 июне, чәршәмбе
25 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Бетенденья банкының Россия Федерациясендәге вәкиллеге директоры Джулиан Швайцер Халыкара реконструкция һәм үсеш банкының ике заемын әзерләү буенча башлангыч тикшерү уздырды. Беренче заем казан шәһәр хуҗалыгына һәм икътисадына реформа ясауга биреләчәк. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул 200 миллион доллар тәшкил итәчәк. Икенчесе - 250 миллион доллары метрополитенның беренче чираты комплексын тезүне төгәлләүгә һәм - тапшыруга тотылачак.

Минтимер Шәймиев әйтүенчә, Татарстанда Казаннан тыш республика буйсынуындагы тагын 12 шәһәр бар. Төп инвестицияләр нефть химиясен һәм машина төзелешен үстерүгә сарыф ителде. Казанны торгызуга соңгы елларда гына игътибар бирелә башлады.
Шәһәр хуҗалыгына реформа ясау проектына Бөтендөнья банкының уңай карашта торуы безгә мәгълүм.

Әмма соңгы вакытта без Россия Президенты Владимир Путин - ул Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек комиссиясе рәисе булып тора һәм финанс министры Алексей Кудрин белән ул рәиснең урынбасары - метрополитенны төзү мәсьәләсен берничә тапкыр тикшердек. Без сезгә метро тезүне ихтимал финанслау мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәргә карар кылдык. Казан - миллион кешеле шәһәр, борынгы шәһәр, аның тар урамнары җигүле транспорт йөртүгә генә көйләнгән иде. Безгә тарих һәм архитектура һәйкәлләрен саклап калу зарури, шуңа күрә башкача чишелеш табарга мөмкин түгел.
Ел дәвамында без заемнарның төп ике проекты буенча килешү әзерләргә ниятләнәбез, диде Джулаин Швайцер.

Сентябрь аенда Казанга экспертлар киләчәк, алар метро төзүнең барышына бәя бирәчәк.
Кирәкле мәгълүматлар алынгач, заем бирүнең конкрет вакыты билгеләнәчәк. Банк эшчәнлегенең төп юнәлешләре инвестиция проектларына уртача вакытлы һәм озак вакытлы кредит бирүне үз эченә ала. Ул шулай ук аларны әзерләүне техник һәм финанс-икътисадый яктан нигезләүне үз эченә ала. Бөтендөнья реконструкция һәм үсеш банкы бирә торган кредитларның җыелма күләме шушы оешманың яшәү дәвереңдә 360 миллиард АКШ доллары тәшкил итте.
Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков журналистлар белән әңгәмәдә шуны аңлатты: 12 миллиард сумлык кредит максатчыл федераль программа нигезендә Россия Федерациясе хөкүмәте гарантиясендә бүлеп биреләчәк.

Очрашуда Бөтендөнья банкы инфраструктура һәм энергетика департаментының шәһәр төзелеше секторы менеджеры Ли Траверс, Бөтендөнья банкының энергетика белгече Майкл Хейни, Татарстан Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International