Җырлары һәм гармуннары белән сабантуйлар узды гөр килеп

2003 елның 21 июне, шимбә
21 июньдә Казанда сабантуй киң колач белән бәйрәм ителде. Шушы көнне башкалада яшәүчеләрне һәм кунакларны һәр районда сабантуй бәйрәме кагыйдәләре буенча бизәлгән мәйданнар каршы алды. Совет районында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм алдагы көнне Татарстанга рәсми визит белән килгән Свердловск өлкәсе губернаторы Эдуард Россель сабантуй кунагы булды.

Чыршы урманчыгы мәйданындагы сабантуйда катнашучыларны татар, рус, чуаш һәм башка телләрдә дәртле җырлар җырлап, уйнап-биеп районның үзешчән артистлары каршы алды. Хуҗа Насретдин мәзәкләре дә игътибарны җәлеп итте. Совет районы хакимияте башлыгы Альберт Камалиев, сабантуйны ачып, бу бәйрәмнең интернациональ бәйрәмгә әверелгәнлеген әйтеп узды. Район халкы бу бәйрәмне Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән кунаклар белән бергә бәйрәм итте.

Татарстанлыларны һәм кунакларны сәламләп, Эдуард Россель халыклар арасындагы дуслыкның алга таба да ныгуын теләде. Ул Свердловск өлкәсе татарларының ел саен сабантуй бәйрәмен уздыруларын әйтеп узды.
Казанда бүген - сабантуйның төгәлләнү этабы, диде Минтимер Шәймиев. Ул барча халыкны бәйрәм белән котлады.
Сабантуйлар республика авылларында, район һәм шәһәрләрендә дә әйбәт узды. Татарстанның күп милләтле халкы аны матур итеп һәм дуслык шартларында билгеләп уза. Мәйдандагы бәйрәм концертында Татарстан сәнгать осталары, Свердловск өлкәсенең Рус Урал халык хоры артистлары катнашты.

Идел буе районында Минтимер Шәймиев һәм Эдуард Россель милли көрәш буенча иң көчле батырлар арасындагы ярыш мәйданында булды. Ипподромда да кискен көрәш барды. Анда Татарстан Президенты призы - "Жигули-2110" автомобилен алуга ат чабышлары узды. Җайдагы Андрей Ляхов булган Ландр кушаматлы айгыр беренче булып килде. Бу айгырның хуҗасы - Нурлат районы хакимияте башлыгы Фатих Сибагатуллин.

Бәйрәм күңелле узды, - диде Минтимер Шәймиев, журналистлар белән әңгәмәдә, - һәр гаиләдә проблемалар бар, әмма шушы көнне ул проблемалар өйдә калды, мәйданда исә дуслык, үзара аңлашу һәм очрашу шатлыгы хөкем сөрә. Сабантуй елдан-ел эчтәлеклерәк була бара, чын-чынлап интернациональ бәйрәм бу. Берникадәр вакыттан соң безнең теләгебезнең факт булып әвереләчәгенә - Сабантуйны ЮНЕСКОның Бөтендөнья матди булмаган мирасы исемлегенә кертү турында карар кабул ителәчәгенә ышанам.

Эшли торган халык яхшы бәйрәм итәргә дә лаеклы, диде Эдуард Россель. Безнең күп милләтле Свердловск өлкәсендә 240 мең татар һәм 60 мең башкорт яши. Сабантуй биредә - гомуммилли бәйрәм.
Идел буе районы сабан туенда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә катнашты. Юридик фәннәр докторы, күптән түгел Европа Берлекләрендә Россия Федерациясе вәкиле булган Василий Лихачев та сабантуй кунагы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International