Свердловск өлкәсе делегациясе Казанда

2003 елның 20 июне, җомга
20 июньдә губернаторы Эдуард Россель җитәкчелегендә Свердловск өлкәсе делегациясе рәсми визит белән Казанга килде. Кунакларны "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары, икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре каршы алды.

Эдуард Россель, журналистларның Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасындагы үзара мөнәсәбәтнең үсеш динамикасы турындагы сорауларына җавап биреп, төбәкләр арасындагы үзара багланышлар инде күптән урнашты: моннан алтмыш ел элек үк тиешле килешүләргә кул куелды, диде. Ә инде моннан алты ел элек Татарстан Республикасы белән Свердловск арасындагы шартнамәгә кул куелгач, үзара мөнәсәбәтләр тагы да ныгыды. Үзгәртеп коруның иң авыр елларында да без бергә булдык, нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә генә яшәп кала алдык. Дәүләтнең идарә системасы җимерелде һәм фәкать җитәкчеләр - Россия Федерациясе субъектлары лидерларының зирәклеге генә мондый шартларда яшәп калырга ярдәм итте.
Әйтергә кирәк, моннан алты ел элегрәк без бөтенләй яңа икътисадый, җитештерү мөнәсәбәтләренә юл ачтык. Бу вакыт эчендә нык алга киттек. Без бүгенге көндә елына өч миллиард сум дәрәҗәсендәге сәүдә товар әйләнеше белән эшлибез. Бүгенге көнгә төзелгән килешүләр нигезендә бу күләмнәрне узган елдагы белән чагыштырганда 1,5 тапкырга арттыру күздә тотыла, дип инандырды губернатор.

Минтимер Шәймиев искәртеп узганча, Урал - гомер-гомергә ил икътисадының тоткасы булып кала. Бу авыр елларда өлкә тәҗрибәле җитәкче аркасында яшәп кала алды. Кыенлыкларга карамастан, без үзара мөнәсәбәтләрне саклап калуга гына түгел, хезмәттәшлекне дә ныгытуга ирештек. Бу безнең барыбыз өчен дә сынау чоры булды, дип йомгак ясады Татарстан Президенты.
Свердловск өлкәсе делегациясенең визиты ике көн дәвам итәчәк.

20 июньдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм бу көнне губернаторы Э.Россель җитәкчелегендә Казанга килгән Свердловск өлкәсе делегациясе "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә оештырылган Свердловск өлкәсе һәм Татарстан пред-приятиеләре күргәзмәсендә - тәкъдир итүдә булды.

21 июньгә кадәр эшләргә тиешле әлеге күргәзмәдә Уралның берничә дистә предприятиесе, шулай ук Татарстанның "АлАЗ" , "Транстехсервис" һәм Чаллының кече литражлы автомобильләр заводы (ул күргәзмәгә "Ока" машиналарын тәкъдим итте) катнаша.
Свердловск өлкәсенең Татарстан белән эшлекле хезмәттәшлеге инде Советлар Союзы чорында ук барлыкка килгән тирән традицияләргә бәйле. Моннан алты ел элек, ике төбәк җитәкчесе Икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәният өлкәләрдә хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйганнан соң ул яңа этәргеч алды. Эдуард Россель, әлеге документ ил өчен иң авыр чорда пәйда булуы белән аеруча кадерле, дип ассызык-лады. Свердловск өлкәсен һәм Татарстанны эшлекле партнерлык нәкъ менә промышленность, авыл хуҗалыгы, социаль өлкә белән вертикаль идарә итүнең барлык системасы җимерелгәч берләштерде. Мондый хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе дә күзгә күренә - соңгы алты елда үзара сәүдә әйләнеше дистәләрчә тапкырга артып, өч миллиард сумга җитте. Свердловск өлкәсе Татарстаннан "КамАЗ"лар, компрессорлар, азык-төлек продуктлары, ягулык-майлау материаллары (быел алар-ны җибәрү берничә тапкырга артты) алып килә.
Промышленность комплексы структурасында металлургия, машина төзелеше һәм металл эшкәртү өстенлек иткән Свердловск өлкәсе үз чиратында республикага кара металлар, торба, машина төзелеше продукциясе җибәрә. Инде якын киләчәктә үк Уралдан безнең республикага товар җибәрү күләмен 1,5-2 тапкырга арттыру планлаштырыла. Свердловск өлкәсе башлыгы ике төбәк предприятиеләре арасындагы турыдан-туры элемтәләрнең нәтиҗәлелеген генә түгел, мәдәният өлкәсендәге багланышларның елдан ел ныгый баруын да ассызыклады. Губернатор әйтүенчә, бүгенге көндә өлкәдә яшәүче татарлар (биредә 200 меңнән артыграк татар яши) әлеге төбәктә тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә актив катнаша. Өлкәдә өч дистәгә якын татар иҗтимагый оешмасы эшләп килә, мәчетләр төзелә. Болар барысы да, тулаем алганда, җәмгыятьтә уңай социаль мохит булдыруга ярдәм итә, дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев үз чиратында Уралның бөтен ил икътисады өчен зур әһәмияткә ия булуын искәртте. Ул узган елның җәендә үзенең Татарстан делегациясе җитәкчесе сыйфатында Свердловск өлкәсендә булуын искә төшереп, биредә яшәүчеләрне, югары һөнәри осталыкка ия булган, ил файдасына күп еллар буе фидакарьләрчә эшләүче җитди, булдыклы кешеләр, дип бәяләде. Безнең республика промышленносте Урал "азыгы"ннан башка яши алмый. Татарстанга Свердловск өлкәсе белән күпьяклы элемтәләр бик кирәк. Икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлек юлыннан алга таба да кулга-кул тотышып, аларны уртак проектлар нигезендә үстерү һәм ныгыту - безнең гомуми бурычыбыз, дип ассызыклады республика җитәкчесе.

М.Шәймиев һәм Э.Россель өлкәнең меңләгән предприятиесеннән нибары берничә дистәсенең продукция үрнәкләре генә урын алган күргәзмә экспонатлары белән танышты. Эдуард Россель әйтүенчә, шундый зур промышленность "армиясе" җитештерә торган ассортиментның барысын бер генә экспозиция дә сыйдыра алмас иде. Биредә үз продукцияләрен тәкъдим иткән предприятиеләрнең берсе - "Татнефть", "КамАЗ", "Татэнерго" белән актив хезмәттәшлек итүче һәм узган елда республикага 29 мең тонна торба продукциясе җибәрүче Первоуральск торбалар заводы. Түбән Кама "Нефтехим", Горбунов исемендәге КАПО, "КамАЗ" ААҖне утка чыдам һәм җепселле материаллар белән тәэмин итүче "Сухоложск утка чыдам әйберләр заводы" ААҖ белән дә республика менә инде күп еллар буе хезмәттәшлек итеп килә. Казан вертолет төзүчеләре исә ел саен 40 миллион сумнан артыгракка Урал приборлар төзү заводында (Екатеринбург) җитештерелә торган авионика һәм навигация җиһазларын сатып ала.

Шуннан соң "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгенең тәкъдир итүләр павильонында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән Свердловск өлкәсенең Промышленность министрлыгы, шулай ук "Татнефть" ААҖ белән "Торбалар металлургия компаниясе" ЯАҖ арасындагы килешүләргә кул кую булды. Моннан тыш ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән Урал оптика-механика заводы арасында ниятләр беркетмәсенә кул куелды.
Күргәзмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мисыр Гарәп Республикасының РФдәге Вәкаләтле илчесе Рәүф Саад, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов булды.

20 июньдә губернаторы Эдуард Россель җитәкчелегендәге Свердловск өлкәсе делегациясе Казан вертолет заводында булды. Делегация составына Свердловск механика заводы, "Уралмаш" кебек Урал төбәгенең зур предприятиеләр җитәкчеләре керде.

Делегация вертолетларны соңгы этапта җыю цехында булды. Биредә алар завод җитештерә торган вертолет модельләре белән танышты. Эдуард Россель һәм аны озатып йөрүчеләр очу кырында "Ансат" һәм "Ми-17" вертолетларының күрсәтмә очышларын карады. Завод Россельдә һәм аның делегациясе әгъзаларында уңай тәэсир тудырды. Делегация әгъзаларының завод вәкилләреннән үзара файдалы хезмәттәшлеккә этәргеч булып әверелерлек мәгълүматларга зур кызыксыну күрсәтүләре нәкъ менә шул хакта сөйли иде.

Татарстан башкаласында тагын бер уникаль объект пәйда булды. 20 июньдә Казанда World Class-Казань фитнес үзәге ачылды. Бу - Россиянең берьюлы 700 гә якын кешене сыйдыра алырлык иң зур фитнес үзәге.

Фитнес үзәгендә күнегүләрнең барлык төрләре белән шөгыльләнү өчен заллар бар, ул фитнес-индустрия лидерлары җитештерә торган заманча тренажерлар белән җиһазланган. Биредә бик күп өстәмә хезмәтләр дә күрсәтеләчәк. Алар арасында рус һәм төрек мунчалары, фитнес-барлар бар. Шулай ук спорт уен төрләре, шул исәптән мини-футбол. баскетбол, волейбол, теннис, сквош белән дә һ.б. шөгыльләнергә мөмкин.
World Class - Казань бөтен гаилә өчен фитнес клубы буларак оештырылды. Балалар бүлмәсендә профессиональ инструкторлар һәм педагоглар эшли. Балалар классы аэробика, хореография, пластика элементларын, уку программаларын үз эченә ала. Фитнес үзәгенең бассейны күп баскычлы фильтрлау системасы белән тәэмин ителгән.
Бездә үз сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр күп, диде фитнес-клубны ачу тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев. - Тормыш акрынлап яхшыга таба үзгәрә, шулай булгач, бездә үзебезнең сәламәтлегебез турында күбрәк кайгырта башладык. Без нык үскән илләрдән калышмый торган хезмәт күрсәтү өлкәсен булдырырга тиешбез, - дип ас-сызыклады Президент.
Фитнес үзәген ачу тантанасында Свердловск өлкәсе Губернаторы Эдуард Россель, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары-икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
World Class - Казань фитнес үзәген караганнан соң Свердловск өлкәсе делегациясе Баскет-холлда булды. Биредә кече зал эшли дә инде, Сарай үзе исә быелның 30 августына кадәр тулысынча файдалануга тапшырылачак.

Казанда Свердловск өлкәсе делегациясенең эшлекле сөйләшүләр көне Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә һәм Казан Кремлендә очрашу нәтиҗәләре буенча йомгаклау меморандумына кул кую белән төгәлләнде. Шуннан соң Свердловск өлкәсе губернаторы Эдуард Россель һәм Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев ике төбәкнең журналистлары һәм Россия массакүләм мәгълүмат чаралары өчен матбугат конференциясе үткәрде.

Минтимер Шәймиев, киңәшмәне ачып, Татарстан делегациясенең Свердловск өлкәсенә ясаган визитыннан соң үзара хезмәттәшлек сизелерлек җанланды, әмма бүген бик төгәл, максатчан эш таләп ителә һәм үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелегенә ирешү өчен эшнең барлык формаларыннан файдалану зарур, дип искәртте. Свердловск өлкәсе Россиядә республикабызның сәүдә партнерлары арасында алтынчы урында тора. Татарстан бирегә йөк һәм җиңел автомобиль, шин, полиэтилен, дизель ягулыгы, азык-төлек (шул исәптән алкогольле продукция) җибәрә. Свердловск өлкәсеннән кара металл прокаты, корыч торбалар, цемент, чуен, экскаватор, агач, косметика товарлары җибәрелә. ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов һәм Свердовск өлкәсен сәнәгать министры Семен Барковның бәяләмәсенә караганда, быел төбәкләр арасындагы товар әйләнешен ике тапкырга арттырып була, моның өчен барлык шартлар да бар. Хафиз Салихов бу максатка ирешү юлларының берсе итеп Свердловск өлкәсенә машина төзелеше (КамАЗ, КАПО), нефть химиясе (Түбән Кама "Шин"), көнкүреш химиясе, азык-төлек промышленносте продукциясен җибәрү күләмен арттыруны атады. Семен Барков исә Татарстанга АлАЗда җыела торган тракторларга комплектлаучы детальләр җибәрүне, "КамАЗ" шассие базасында газ белән эшләүче автобуслар җитештерү буенча уртак производство төзүне, республиканың нефть-газ комплексы, сәламәтлек саклау объектлары өчен җиһазлар җибәрү өлкәсендә актив хезмәттәшлекне тәкъдим итте.

Татарстан Президенты фикеренчә, Свердловск өлкәсенә лизинг шартларда ТУ-214 самолетларын җибәрү мәсьәләсен карап тикшерергә кирәк (Эдуард Россель белдерүенчә, өлкә аларны сатып алу белән кызыксына, чөнки аның авиакомпаниясе пассажирлар әйләнеше һәм икътисадын күрсәткечләр ягыннан Россиядә дүртенче урында). Әлеге схемадан, Минтимер Шәймиев фикеренчә, "КамАЗ"лар, автобуслар җибәрүдә дә файдаланырга мөмкин. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, Татарстанның мондый, тәҗрибәсе бар инде - Санкт-Петербург һәм Кемероводан лизингка автобуслар сатып алынды.
Татарстан белән Свердловск өлкәсе арасындагы хезмәттәшлекнең, Эдуард Россель фикеренчә, бик актив булмавы - төбәкләрнең бер-берсен тиешенчә белмәү нәтиҗәсе. Һәр предприятие мөмкинлеген ике яклап өйрәнергә кирәк. Мондый өйрәнү белән шөгыльләнү өчен төркем булдыру зарур, дип исәпли губернатор. Хәер, моны әле озак сроклы перспективага гына өмет итеп була.

Бүгенге көндә исә газ белән эшләүче җиһазларның тулы комплексы белән тәэмин ителгән "КамАЗ"ларны күпләп җитештерү өчен реаль мөмкинлекләр бар. Безнең эшмәкәрләр үз акчаларына сездә сәүдә үзәге төзи алыр, анда Свердловск өлкәсендә җитештерелә торган продукция сатып булыр иде, диде Эдуард Россель. Медицинада югары технологияләрдән файдалану, Татарстанга төзелеш материаллары җибәрү өлкәсендә тәҗрибә алмашу да бик кирәк. Тагын шунысы бар: Свердловск өлкәсе губернаторы фикеренчә, ике яклы хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен паритет башлангычында "Екатеринбург-Казан" авиарейсын торгызырга кирәк, Татарстан җитәкчесе дә моның белән килеште.
Яклар даими нигездә төбәкләр арасында телекүпер үткәрү мөмкинлеген тикшерде. Шул рәвешчә ике яклы киңәшмә, "Түгәрәк өстәл"ләр һ.б. үткәреп булыр иде.
Очрашу йомгаклары буенча Минтимер Шәймиев һәм Эдуард Россель Меморандумга кул куйды.

Киңәшмәдә Свердловск өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Владимир Молчанов, Свердловск өлкәсе Законнар чыгару Җыелышының Вәкиллекләр палатасы рәисе урынбасары Владимир Никитин, губернатор хакимияте вәкилләре, министрлар, Свердловск өлкәсенең эре предприятиеләре, иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты. Татарстан ягыннан исә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Президент Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, Министрлар Кабинеты әгъзалары, зур предприятие җитәкчеләре катнашты.

20 июньдә Свердловск өлкәсе делегациясе әгъзалары - Вәкиллекләр палатасы рәисе урынбасары Владимир Никитин җитәкчелегендәге Законнар чыгару Җыелышы депутатлары ТР Дәүләт Советында булды.

Парламент Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин һәм Дәүләт Советы Секретаре Валентина Липужинаның Уралдагы коллегалары белән әңгәмәсе вакытында әлеге ике закон чыгару органы эшендә уртаклыкларның күп булуы (шул исәптән җирле законнарны федераль законнарга туры китерү буенча прокуратура белән судлашу буенча да), тикшерүе дә, Россиянең ике зур төбәге депутатлары Россия Федерациясе тормыш эшчәнлегенең күп кенә аспектлары буенча охшаш позициядә торуы ачыкланды. Яклар партия төзелеше һәм РФ субъектларының законнар чыгару органнарына тиздән булачак сайлауларга (алар катнаш система буенча уздырылачак) бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Свердловск өлкәсе Закон чыгару Җыелышының Вәкиллекләр палатасыннан һәм Думадан торуына бәйле рәвештә Татарстан парламентчыларын Уралдагы коллегалары туплаган ике палаталы парламентның эш тәҗрибәсе кызыксындырды. Бу хакта Дума комитетлары рәисләре Татьяна Вахрушева һәм Наил Шәймәрданов сөйләде. Урал закон чыгаручылары үз парламентын шул рәвешле формалаштырудан баш тартырга ниятләми. "Бу система идеаль түгел, әмма башкаларына караганда күпкә яхшырак. Ә иң мөһиме-ике палата бик әйбәт капма-каршылык барлыкка китерә", -дип йомгак ясады В.Никитин.
Очрашуда Дәүләт Советының даими комиссия рәисләре Мансур Хаснуллин һәм Фәрит Мусин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International