Татарстан белән Мисыр арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа дәвере башланды

2003 елның 23 июне, дүшәмбе
Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Рәүф Саад 20 июньдә Казан Кремлендә үткән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашу вакытында республикага үзенең беренче визитын, Татарстан - Мисыр мөнәсәбәте үсешендә яңа дәвернең башлануы, дип бәяләде.

Очрашу вакытында Татарстан белән Мисыр арасындагы үзара хезмәттәшлекнең асылда барлык юнәлешләре дә тикшерелде. Якын киләчәктә Казанда Эшлекле совет, ә Мисырда хосусый эшмәкәрлек мәсьәләләрен хәл итәргә тиешле Губернаторлар советы оештырылачак. Шулай ук Казан белән Мисыр шәһәрләре арасында турыда -туры очышлар линиясен ачу мөмкинлегенә анализ ясалачак, тугандаш шәһәрләр даирәсе киңәйтеләчәк. Икътисад, мәдәният һәм дин өлкәсендәге үзара хезмәттәшлек тә игътибардан читтә калмаячак.
Мин төрле диннәр һәм милләтләрнең үзара тыныч-тату яшәве үрнәген, җәмгыятьтә үзара түземлелек моделен күрдем, диде Рәүф Саад. Республика низаглашучы күп кенә илләр өчен үрнәк була ала. Мисыр илчесе ил Президенты Х.Мөбарәкнең Татарстан Президенты М. Шәймиевкә Каһирәга чакыруын тапшырды.
Сүз уңаеннан шуны әйтик: моннан алты ел элек Минтимер Шәймиев Хөсни Мөбарәк белән очрашты да инде, һәм бу очрашу әлегәчә ике республиканың тарихында мөһим вакыйга булып исәпләнә.

Безнең үзара мөнәсәбәтләрне үстерүдә, чыннан да, яңа дәвер башлана, диде Рәүф Саад. Татарстанның мөмкинлекләре бик зур һәм без алардан тиешенчә файдаланырга тиешбез. Минтимер Шәймиев: "Менә шулай ук, нибары ун ел элек, безгә гарәп дөньясы ачылды", - дип йомгак ясады.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдулин, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International