Санкт-Петербург- һәркемгә кадерле

2003 елның 15 июне, якшәмбе
15 июньдә Санкт-Петербург бөтен Россиядән кунаклар кабул итте. Шәһәргә "Россия мәдәниятен үстерүдә өстенлекле юнәлешләр" мәсьәләсе буенча РФ Дәүләт Советының күчмә киңәшмәсендә катнашу өчен Россия Федерациясенең субъектлары җитәкчеләре җыелды. 15 июньдә төньяк башкалага Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә килде. "Пулково" аэропортында аны Санкт-Петербург губернаторы Владимир Яковлев, ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин һәм башкалар каршы алды.

Без шәһәрне төзүдә бабаларыбызның актив катнашулары белән горурланабыз. Алар беренче юл яручылар кебек булдылар, дип искәртте Минтимер Шәймиев. Патша указы белән Казан, Түбән Новгород, Касыйм, Пенза руслары белән бергә татарлар да мең чакрымлы юл үткәннәр. Шуннан бирле Санкт-Петербург җирендә инде менә берничә татар җәмгыяте оештырылды. Хәзер биредә 50 меңгә якын татар яши. Әмма иң мөһиме - алар гамьсез генә яшәмиләр, ә бәлки актив эшлиләр, телне, традицияләрне яңарталар, һәм без фәнни-техник, сәүдә-икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә әлеге хезмәттәшлеккә һәрьяклап ярдәм итәбез, диде ул.

Мәгълүм булганча, Татарстан Санкт-Петербургка 300 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерләнүдә актив катнашты - Казан урамындагы йортны реставрацияләүгә ирешелде, шәһәрнең үзәк мәчетендә эшләрнең беренче этабы төгәлләнде (бу эш тулысынча җәй ахырында төгәлләнергә тиеш), Лев Гумилевка мемориаль такта ачылды. Үзенең иҗатында Санкт-Петербургка дан җырлаган бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга якын киләчәктә һәйкәл кую планлаштырыла. Һичшиксез, икътисад өлкәсендә тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итәргә кирәк әле - моның өчен мөмкинлекләр дә, ихтыяҗ да бар.
15 июньдә Владимир Яковлев Михайловское (Инженерлар) замогында - Павел I резиденциясендә төньяк башкаланың 300 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерләнүдәге хезмәтләре өчен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә, Санкт-Петербург үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән РФ субъектлары җитәкчеләренә "Санкт-Петербургның 300 еллыгына истәлеккә" дигән юбилей медальләрен тапшырды.

Соңыннан тагын бер мөһим вакыйга булды - Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Санкт-Петербургның беренче вице-губернаторы Александр Биглов, мәгълүм булганча, 1905елда Санкт-Петербургта басылып чыккан беренче татар газетасы "Нур" һәм аның нәшире, беренче редакторы Атаулла Баязитов истәлегенә мемориаль такта ачтылар. Аны ачу тантанасында катнашучылар, шулай ук Атаулла Баязитов нәселенең берничә буын вәкилләре дә мемориаль тактаны чын мәгънәсендә сәнгать әсәре дип бәяләделәр. Ул Петроград ягының Зур проспектындагы 45 нче йортны бизиячәк. Биредә үз вакытында "Нур" газетасын бастыручы типография урнашкан була. Әлеге мемориаль тактаны Әхнәф Зиякаев ясаган. Ул шулай ук Лев Гумилев истәлегенә куелган мемориаль такта авторы да.

Татарстан җитәкчесе, Петербург халкын котлап, Санкт-Петербург биредә яшәүчеләргә генә түгел, Россия Федерациясенең барлык халыкларына, шулай ук татарларга да бик кадерле, чөнки безнең бабаларыбыз да хәзерге Россия Федерациясенең мәдәни башкаласы булып торучы әлеге шәһәрне төзүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәр, дип искәртте. Санкт-Петербург һәм Казанның үз юбилейларына бергәләп әзерләнә башлаулары зур мәгънәгә ия. Нева елгасы буенда урнашкан шәһәрнең 300 еллыгына багышланган тантаналар инде үтеп китсә, Татарстан башкаласы кунаклар кабул итәргә әзерләнә генә әле. Күптән түгел Казанда ЮНЕСКО генераль директоры Коитиро Мацуураның булуы, Казан Кремленең Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе турында искә төшереп, Минтимер Шәймиев, бүгенге көндә Сабантуй милли бәйрәмен дә матди булмаган дөнья мирасы исемлегенә кертү буенча эш алып барылуы турында искәртте. Бу юнәлештә юлның бер өлеше үтелде дә инде, бу хәзерге, шулай ук киләчәк буыннар өчен дә зур әһәмияткә ия булачак, диде ул Татарстан Президенты танылган татар иҗтимагый һәм дин әһеле, мәгърифәтчесе, Санкт-Петербургның үзәк мәчетен төзүне оештыручылардан берсе, "Нур" газетасына нигез салучы Атаулла Баязитов истәлегенә Габдулла Тукайның шигъри юлларын укып үтте. 19 яшьлек шагыйрь беренче татар газетасының дөньяга килүен нәкъ менә шушы шигъри юллар белән котлаган.

Татарстан һәм Санкт-Петербургны нык дуслык җепләре тоташтыра. Алар дәһшәтле сугыш елларында да, күңелле бәйрәм көннәрендә дә өзелмәде, дип искәртте Санкт-Петербургның беренче вице-губернаторы Александр Биглов. Бүгенгесе кебек истәлекле вакыйгалар безне тагы да көчлерәк берләштерә, чөнки бу - безнең мәдәни кыйммәтләр белән алмашу, безнең дуслыкка нигез салучыларны, аны ныгытучыларны хөрмәтләү, диде ул.

Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургтагы татар җәмгыятенең иң актив эшлеклеләренә Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды. Алар Президентны үзләре яныннан бик озак җибәрми торды - һәркемнең республика тормышы турында якыннанрак беләсе, үз планнары турында сөйлисе килә.

Мемориаль тактаны ачу тантанасында, ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Искәндәрев, "Нур" газетасының хәзерге редакторы Ринат Мәһдиев, редактор урынбасары Әлфинур Гафурова (нәкъ менә аның тырышлыгы белән газета 1990 елда торгызылды) катнашты. Бу уңайдан үткәрелгән тантанага шулай ук Аятулла Баязитов нәселенең Россиянең төрле почмакларында яшәүче вәкилләре һ.б. җыелды.
Бу көнне Санкт-Петербург һәм Казан үзара тыгыз дуслыгын тагын бер тапкыр күрсәтте. Кичен "Казан" теплоходында (исегезгә төшерәбез: бу теплоходка әлеге исем күптән түгел генә - аны Казан эшмәкәрләренең берсе сатып алгач бирелде) төньяк башкалага җыелган РФ Дәүләт Советының барлык әгъзалары өчен кичке аш оештырылды.

16 июньдә Санкт-Петербургта Россия Президенты Владимир Путин "Россия мәдәнияте үсешенең өстенлекле юнәлешләре" мәсьәләсе буенча РФ Дәүләт Советының күчмә утырышын үткәрде.

Шуны искәртеп узарга кирәк, бу РФ Дәүләт Советының беренче күчмә утырышы булды һәм ул Эрмитажның иң күркәм залларының берсендә - Георгиевск залында үтте. Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре өч сәгать буе диярлек мәдәният проблемаларын тикшерде.

Утырышны РФ Президенты Владимир Путин ачты. Ул әлеге өлкәдә төп бурычлар сыйфатында иҗат иреген яклауны һәм гражданнар өчен мәдәнияткә юлның ачык булуын тәэмин итүне атады. Әлбәттә, аларны дәүләт ярдәменнән башка хәл итеп булмый. Мәдәният ихтыяҗларына средстволарны бүлү "үтә күренмәле" булырга тиеш. Якын киләчәктә күп кенә законнарны үзгәртергә туры киләчәк, чөнки алар моннан 8-10 ел элегрәк, мәдәният "үлеп" барганда кабул ителде. Бүген ул чагында кирәк булган бик күп чаралар яңадан карауны таләп итә - мәдәният өлкәсендә законнарны камилләштерү зарурлыгы өлгереп җитте. Шул ук вакытта, Владимир Путин фикеренчә, авторлык хокукларын яклау - иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Шулай ук милек хокуклары, яшьләрне рухи яктан тәрбияләү проблемалары да бик мөһим. Президент, Россия халкы зур перспективаларга ия, әмма шул ук вакытта, үткәннең рухи байлыгына туры килү өчен, аңа бик зур җаваплылык та йөкләнгән, дип ассызыклады. Шуннан соң, РФ Дәүләт Советының мәдәният мәсьәләләре буенча эш төркеме җитәкчесе, Свердловск өлкәсе губернаторы Эдуард Россель, РФ мәдәният министры Михаил Швыдкой, мәдәният эшлеклеләре чыгыш ясады. Утырыш барышында мәдәният белән базар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр проблемалары, әлеге бик мөһим өлкәнең үз-үзен финанслау һәм бюджеттан финанслау мөмкинлекләре, кече шәһәрләрнең мирасын, авылларның мәдәниятен саклау, Россия мәдәниятен чит илләрдә пропагандалау мәсьәләләре һ.б. тикшерелде. РФ бюджеты турындагы закон буенча мәдәниятне финанслауга кимендә ике процент бүлеп бирелергә тиеш, быелның бюджетында исә әлеге максатка нибары 0,7 процент күздә тотылган. 2004 ел мәдәниятне финанслау өчен өстенлекле ел дип игълан ителде, өстәвенә бу барлык дәрәҗәләрдәге бюджетлар өчен дә күздә тотыла.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, әлеге утырышта алган тәэсирләре белән уртаклашып, Санкт-Петербургта буыннан-буынга тапшырылып килүче бик зур матди һәм матди булмаган мирас тупланган, дип искәртте. Безнең мохитебез ничек фикер йөртүебез, нинди гамәлләр кылуыбыз эчке культура һәм тышкы культура йогынтысы белән дә билгеләнә бит. Дәүләт Советында бик кызык чыгышлар булды, диде Минтимер Шәймиев. Мәсьәләләрнең иң гадиеннән алып югары материяләргә кадәр фикер алышу булды. Утырышның төп йомгагы -бүген әлеге актуаль темага дәүләт дәрәҗәсендә игътибар юнәлдерү, дип исәпләргә була. Халыкның матди яктан яхшырак тәэмин ителүен көтеп ятып булмый, әлеге проблемалар аерылгысыз - социаль-икътисадый реформалар халыкның рухи яктан үсеше белән үрелеп барырга тиеш, дип исәпли Татарстан җитәкчесе. Сәнгать үзеннән соң нәрсә калдыра, дигән сорауга, фикер ияләренең берсе: без - үзгәрүчеләрне, дигән бит. Минтимер Шәймиев әлеге сүзләрнең үзенә бик тә ошавын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International