Казан дәүләт университеты ректоры профессор Мәгъзүм Сәлахов 200 еллык тарихы булган уку йортының Казанның йөзен билгеләүдә тоткан урыны турында сөйләде.
Студентлар Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев чыгышын алкышлап каршыладылар.
- Дөнья күп милләтләрдән һәм төрле конфессияләрдән тора. Без нәкъ менә шундый шартларда уртак тел табып яшибез, - диде ул үзенең чыгышында. - Бу безнең бердәмлегебезне, төрле каршылыкларга тора алуыбызны, ныклыгыбызны тагын да арттыра. Бу - безнең уңай ягыбыз.
Президент Берләшкән Милләтләр Оешмасының мәгариф, фән, мәдәният мәсьәләләре(ЮНЕСКО) буенча Генераль директоры Коитиро Мацуураны зур хәрефтән языла торган Кеше дип атады. Халыклар арасындагы үзара якынаюлар бары тик шушы оешма күтәрә торган уртак рухи кыйммәтләрне ихтирам итеп аңлашканда гына булырга мөмкин. ЮНЕСКОның 1972 елда узган Конвенциясендә матди байлык, булып торучы мирасны гына саклау күздә тотылган. Татарстан Президенты үзенең чыгышында, ЮНЕСКО матди булмаган рухи байлыкларны, мәсәлән, татар халкының Сабантуен саклауны һәм пропагандалауны да үз өстенә алса яхшы булыр иде, дигән теләк белдерде.
ЮНЕСКОның Генераль директоры Коитиро Мацуура бу форумда катнашуыннан, анда Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиев чыгышын тыңлаудан канәгать калуын белдерде.
-Кичә Казан Кремленә ясаган экскурсиядән канәгатьлек кичерсәк, бүген исә Зөя утравында Успенск Пресвятой Богородица ирләр монастырен караудан һәм Казан дәүләт университеты китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә һәм музейда алган тәэсирләр эчендә яшибез, - диде ул. - Мин рус әдәбияты белән Лев Толстой әсәрләре аша таныш. Мин аны япон телендә укыдым. Ә инде бу бөек язучының Казан университетында укыганлыгын белгәч, хәзер инде шушы бинада басып торуым, сезнең алда чыгыш ясавым белән горурланам.
Бөтен дөньяның 730 объекты ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Шуның яртысы Европа илләренә туры килә. Шул исәптән Казан Кремле тарихи-архитектура комплексы да. Моннан тыш та Татарстаннан ЮНЕСКО исемлегенә кертелергә чиратта торучы объектлар бар. Алар хәзер вакыт сынавын узалар.
Форум бертавыштан өндәмә кабул итте.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов мирасчы студентлар форумында катнашучыларга котлау сүзен җиткерде. РФ мәдәният министры Михаил Швыдкой һәм М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры, Бөтенроссия вузлары ректорлары советы рәисе Виктор Садовничий форум исеменә телеграммалар җибәргәннәр.
"Яшьләр һәм Бөтендөнья татулыгы" Бөтенроссия студентлар форумы эше кысаларында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуура Татарстан бизнеска булышлык итү институтында (ТИСБИ) булдылар.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.