2 июньдә Татарстанга ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуура килде. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бу визитны тарихи вакыйга дип атады.
"Казан" халыкара аэропортында аны каршы алганда республика башлыгы шуны ассызыклады: безнең үзара аңлашу бар, ә иң әһәмиятлесе -ЮНЕСКО һәм Татарстан арасында сөйләшү өчен нигез бар. Халыкара оешма башкара торган миссия үзе үк шушы үзара аңлашуның нигезе булып тора.
- Мин ЮНЕСКО һәм Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне ничек ныгыту һәм алга таба хезмәттәшлегебезне үстерү турында конкрет сөйләшергә теләр идем, - диде Мацуура әфәнде. - ЮНЕСКОда Татарстан Республикасы көннәрен уздырганда Парижда мине бирегә килергә чакырганы өчен Президент Минтимер Шәймиевкә рәхмәтлемен, Татарстан Республикасы көннәре кысаларында оешманың штаб-квартирасында республика сәнгать осталары концерты һәм Казанга нигез салынуның 1000 еллыгына багышланган күргәзмә эшләде.
Коитиро Мацуураны Казан халыкара аэропортында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков. ТР мәдәният министры Илдус Тарханов һәм башкалар каршы алды. Мацуура әфәнде белән бергә Казанга РФ тышкы эшләр министры беренче урынбасары Элеонора Митрофанова килде.
Шул ук кичне Минтимер Шаймиев Мацуура әфәнде өчен Казан Кремлендә кыска экскурсия үткәрде. Казан Кремленең Мәскәү Кремле белән, Санкт-Петербургның тарихи үзәге белән, Алтайның алтын таулары, Россия Федерациясенең аз санлы башка объектлары белән беррәттән ЮНЕСКОның Табигать һәм мәдәният мирасы исемлегенә кертелгәнлеген искә төшереп узарга кирәк.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.