Елның иң яхшы җитәкчеләре

2003 елның 21 мае, чәршәмбе
20 майда “Пирамида" мәдәни-тамаша комплесында “2002 ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсыңда җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы булды.

Конкурс комиссиясе рәисе, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов икьтисадның төрле тармакларында эшләүче, үз эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, үзләре җитәкчелегендәге коллективлар белән бергә республиканы социаль-икътисадый үстерү бурычларын хәл итүгә саллы өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләренә дипломнар тапшырды. Буләкләу тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International