Татарстан һәм Бангладеш: хезмәттәшлек киңәя

2003 елның 20 мае, сишәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Бангладеш Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Назимулла Чоудхури белән очрашуда Татарстан һәм Бангладеш Республикалары арасында сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлекне үстерү турында суз барды.

Минтимер Шәймиев күрсәтеп узганча, безнең республика Бангладеш Республикасы белән сәүдә, икътисад өлкәсендә генә түгел, мәдәният өлкәсендә дә озакка сузылган нәтиҗәле хезмәттәшлеккә исәп тота. Татарстан шушы илгә "КамАЗ" ААҖ продукциясен, торле типтагы судноларны тәкъдим итә ала, икътисадның башка тармакларында да тәҗрибә уртаклашырга мөмкин Татарстанга текстиль продукциясен, азык-төлекнең аерым төрләрен кертергә була Республикабыз Һиндстан һәм Пакьстан белән хезмәттәшлекне шактый югары дәрәҗәдә җайга салды. Ара ераклыгы моның өчен киртә түгел.

Назимулла Чоудхури әфәнде җылы кабул итүе өчен Татарстан Президентына рәхмәт әйтте, бүген Бангладеш Халык Республикасының тулай эчке продукциясе 48 миллиард доллар, үсеш темплары елга 5 процент тәшкил игә. Таш тоз, известь әйберләре, ак балчык, кварц комы, авыр минераллар кебек файдалы казылмалар запаслары бар 1986 елда зур нефть ятмалары табылды. Һинд сүсе, текстиль, тегү һәм күн предприятиеләре илнең сәнәгать нигезен тәшкил итә Бангладеш дөньяның төрле илләренә тегелгән әйберләр, трикотаж, туңдырылган диңгез продуктлары, аяк киеме, парфюмерия әйберләре, көнкүреш электр приборлары, керамика, һинд сүсе, чәй һәм дарулар чыгара 90 нчы еллар башыннан Бангладеш хокүмәте чит ил капиталын җәлеп итү сәясәтем алып бара, ул тәмәке, фармацевтика, химия Һәм күн сәнәгатендә, энергетика һәм газ чыгаруда шактый тотрыклы урын алды. Бангладештагы халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән кече кредит бирү системасын файдалану тәҗрибәсе Татарстан өчен бик кызыклы. Илче сүзләренә караганда, бу система Бангладешта гаять зур уңышка иреште Һәм елга 3 миллиардка якын доллар табыш бирә. Очрашу ике як өчен дә нәтиҗәле һәм кызыклы булды. Нәзимулла Чоудхури бу очрашуның Татарстан белән озак вакытлы хезмәттәшлек итүгә этәргеч булып әвереләчәгенә өмет белдерде.

Шушы ук көнне Татарстан сәүдә һәм тышкы икътисадын хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов Бангладеш Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Назимулла Чоудхури белән очрашты ТР Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгында әйтүләренчә, Татарстанның Бангладеш белән тышкы сәүдә әйлэнешендә 1999 ел аеруча күренекле булды, ул елда сәүдә әйләнеше 10986,3 мең доллар тәшкил итте 2002 елда Бангладеш белән тышкы сәүдә әйләнеше нибары 0,3 мең доллар тәшкил итте. Бу исә башлыча импорттан гыйбарәт иде. Соңгы елларда Татарстаннан Бангладешка вакуумлы һәм һава насослары, йөк автомобильләре, аларга запас частьләр, очу аппаратлары һәм башка төрле продукция чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International