Чын тарихка сусаган идек

2003 елның 6 мае, сишәмбе
- Әле генә "табадан төшкән" "Татар тарихы" китабын бүген милләтебезне дөньяга танытуда уңышлы яңа бер адым дип атарга тулы хокукыбыз бар. Әлегә хәтле татар тарихы сәхифәләре ак һәм кара таплар белән тулы иде. Чөнки ул тарихны без укыдык кына, ә аны язучылар башкалар булды. БТК баш карма комитеты бу саллы фәнни хезмәтнең беренче кар лыгачын, ягъни 1 нче томын халкыбыз үсеше юлындагы яңабербаскычдипбәяли. Бай тарихлы халкыбызның үза ңын үстерүдә, үткәнен, бүген гесен бәяләүдә һәм киләчәген объектив билгеләүдә мондый өметле әсәр, һичшиксез, зур терәк булып торачак, дип БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тантананы ачып җибәрде һәм сүзне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә бирде.

- Хөрмәтле ватандашлар, һәр халык үз язмышына, үз тарихына бик сизгер, сак карый. Без мондый тарихның язылуын күптән көттек. Чын, гадел тарих яшереп киленде.

Татарларның объектив тарихы язылмады. Моңа беренче чиратта вакыт, заман гаепледер, мөгаен. Бизәкләп, матурлап язуга түгел, объектив яктыртуга без сусаган идек.

XX гасыр башын исәпкә алмаганда, үзгәртеп кору килгәч кенә безгә үз тарихыбызны объектив бәяләп, үзебезгә язу мөмкинлеге туды. Хәбәрдарлык сәясәте башлангач, халкыбызның үзаңы уянды. Халкыбыз авыз тутырып Россия дәүләтчелеге тарихында үзебезнең лаеклы урын алырга тиешлегебезне таләп итә башлады. Бу гаҗәп тә түгел. Демократик, федератив дәүләт төзегәндә башкача мөмкин дә була алмый. Борынгы тарихыбыз да, соңгы гасырлар да, бүгенгебез дә гадел яктыртылырга тиеш.

Соңгы елларда тарихыбыз буенча байтак хезмәтләр язылды. Моның белән шуны әйтмәкче булам: ниндидер тема нисбәтендә фикерләребез туры килми икән, без бер- беребезне гаепли башлыйбыз. Сабыр булырга кирәк. Тарих язу дәвам итәр. Иң мөһиме - бу эшкә мөмкинлек булу. Татар тарихын үз зыялыларыбыз язу бер хәл, ә менә бу эшкә Россия Фәннәр академиясенең Тарих институты, Россиянең башка институтлары, чит ил галимнәре һәм, әлбәттә, үзебезнең Тарих институтыбызның алынуы куанычлы вакыйга. Без нәкъ менә шушындый һәрьяклап үлчәнгән коллектив хезмәткә мохтаҗ. Бу - зарурлык. Безгә үзебез теләгән тарих түгел, гадел, чынбарлыкта булган тарих кирәк. Россия тарихын Киев Русе, берничә йөз елга сузылган Алтын Урда тарихыннан башка күз алдына китереп булмый.

Теләсә кайсы илнеңтарихы, кайберәүләр уйлаганча сугышлардан гына тормый. Халыклар һәрвакыт сугышып, бер-берсен яулап алып, кырып бетереп кенә яшәмәгән бит. Уртак тел тапканнар, үзара аралашып яшәгәннәр, сәүдә итешкәннәр, үскәннәр. Әгәр үсеш булмаса, без бүген бу дәрәҗәгә җитмәс, без үзебез дә булмас идек.

Минем үз исемемнән бу коллектив хезмәтне тудыручыларга рәхмәт белдерәсем килә. Чынлап та, үз фикерләрен көчләп такмыйча, кызыксыну уятырлык итеп язылган бу хезмәт. Бу китап күпләп таратылырга тиеш. Әйдә, укысыннар, бәя бирсеннәр. Тәнкыйть тә булу ихтимал. Бу үз-үзебезне сынап карау да: теге яки бу бүлекне язган авторлар ялгышмыймы икән, бәлкем, башка якын килүләр дә бардыр. Бүгенге хезмәт - зур юлның башы ул. Җәмгыятебездә шушындый мөмкинлек туу белән мин барыбызны да тәбрик итәм. Бу эштә актив катнашкан, үз сәләтен, көчен керткән барча фән эш-леклеләрен котлыйм. Зур эшнең яхшы башланышы бу, -дип М.Шәймиев әлеге хезмәткә зур бәя бирде.

- Институтыбыз өчен мөмкинлекләребезне сынап карау булды бу. Татар тарихы зур, масштаблы. Аны колачлау өчен без 7 томлык хезмәт әзерләргә булдык та. Әлеге эшне башлаганчы без Казанда берничә халыкара конференция уздырдык. Мәскәү, Петербург, чит ил галимнәрен җәлеп иттек. Без бөтен дөнья архивлары буенча татар тарихын яктыртучы яңа чыганаклар эзләдек һәм таптык. Болар әлеге фундаменталь хезмәтне язуга нигез булды. Без татар тарихына тар караштан түгел, Евразия халыклары тарихы күзлегеннән чыгып бәя бирдек. Беренче том борынгы чорлардагы дала Евразиясе халыкларыныңтарихын сурәтли. Татарлар гасырлар дәвамында бер урында гына яшәмәгән, күчеп йөргән, башка халыклар белән бик актив аралашкан. Шуның өчен дә беренче томда киң манзара алына, Евразия халыклары турында киң мәгълүмат бирелә. Хәзерге татар халкын формалаштырган чыганаклар турында шактый мәгълүмат бар монда. Безнең бик күркәм коллектив оешты. "Рухият" нәшрияты нефтьчеләребезнең "Девон-Кредит" банкы ярдәмендә әлеге хезмәтне бастыру эшен үз җилкәсенә алды. Беренче томның фәнни мөхәррире, Россия Фәннәр академиясендәге Көнчыгышны өйрәнү институтының Петербург филиалы галиме Сергей Кляшторныйны - бүгенге көндәге иң яхшы тюркологны җәлеп итеп тә нык оттык,- дип, үз чиратында, ТФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов эшләгән эшләргә бәя бирде, хезмәтне чыгаруга өлеш кертүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

Галим Сергей Кляшторный, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин.ТР Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов, ТФА академигы, КДУ профессоры Миркасыйм Госманов, "Девон-Кредит" банкы идарәсе рәисе Зөфәр Насыйбуллиннар да, чыгыш ясап, әлеге хезмәтне чыгаручыларга изге теләкләрен ирештерделәр. Азактан "Рухият" фонды рәисе, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Илсөяр Хәйруллина Татарстан Президенты Мин-тимер Шаймиевкә авторлар һәм редакторларның имзалары салынган "Татар тарихы" китабын бүләк итте. М.Шәймиев, үз чиратында, җиде томлыкның 7 нче томына яңа заман Татарстан тарихы турында зур мәкалә бирергә вәгъдә итте. 2003-2004 елларда 7 томлыкның 2-3 нче томнары дөнья күрәчәк. Казаныбызның меңъеллыгына хезмәтнең 4 -5 нче томнарын чыгару күздә тотыла. Анда Казан ханлыгы'чоры шактый урын алачак. Тантана ахырында галимнәребез әлеге хезмәтне киң укучылар даирәсенә җиткерү, бигрәк тә кечкенә китапханәләргә, авыл мәктәп китапханәләренә ирештерү өчен эшкуарлары-бызның ярдәменә өмет баглауларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International