Кремльдә кабул иту

2003 елның 5 мае, дүшәмбе
30 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россиянең баскетбол федерациясе президенты Сергей Чернов белән очрашты. Әңгәмә вакытында Татарстанда баскетболны үстерү перспективалары тикшерелде.

Сергей Чернов очрашудан соң искәртеп узганча, бүгенге көндә Татарстанның баскетбол сарае - Россиядә иң зурысы, шуңа күрә шундый Баскет-холлга ия булган республиканың әлеге спорт төрен массакүләм итеп әверелдерү өчен барлык мөмкинлекләре дә бар. Аның әйтүенчә, Мәскәүдә "Меңнәрчә мәйданчыкларны - ишегалларына" проекты эшләнгән дә инде. Аның ярдәмендә балалар үзләренең өйләре янында баскетбол уйнау мөмкинлеге алачак, чөнки бүгенге көндә спорт клубларына йөрү һәркемнең дә хәленнән килми бит. Әлеге идеяне Татарстан Президенты да хуплады. Сергей Чернов Татарстанда берничә проектны тормышка ашырырга, шул исәптән шәһәрнең ял паркларының берсендә балалар өчен кечкенә генә баскетбол стадионы һәм теләүчеләр ел әйләнәсендә спорт белән шөгыльләнә алырлык шугалаклар ясауны тәкъдим итте.

Кичен Сергей Чернов Россия чемпионаты финалына чыгу өчен Казанның "УНИКС" баскетбол командаад белән Пермьнең "Урал-Грейт" командасы арасындагы хәлиткеч уенында булырга ниятләде. Исегезгә төшерәбез: алдагы көнне казанлылар 91:84 исәбе белән Пермь баскетболчыларын икенче тапкыр җиңде. Әмма, шуңа да карамастан. Россиянең баскетбол федерациясе президенты уенның ничек төгәлләнүенә башлангыч фараз бирүдән баш тартты.

Казан Кремлендә очрашуда ТР Милли банкы идарәсе рәисе, "УНИКС" баскетбол клубы президенты Евгений Богачев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International