Татарстан Президенты Әлфия Авзалованы 70 яшьлек юбилее белән котлады

2003 елның 29 апреле, сишәмбе
Узган шимбәдә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Авзалованы 70 яшьлек юбилее белән котлады. Танылган шәхесне тәбрикләргә шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, мәдәният министры Илдус Тарханов, Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимул-лин да килгән иде.

Әлфия Авзалова турында сөйләп торуның кирәге дә юктыр, мөгаен. Инде ничә дистә еллар халкыбызны моңлы җырлары белән сөендереп килде ул. Аның иҗатын Россиядә генә түгел, бәлки Венгрия, Польша, һиндстан, Кытай һәм башка илләрдә дә беләләр. Ләкин кайда гына гастрольләрдә булмасын, ул, беренче чиратта, татар җырчысы, халкыбыз моңнарын киң җәмәгатьчелеккә таратучы артистка.

Минтимер Шәймиев тә җырчының иҗатын югары бәяләп, үзенең тирән ихтирамын җиткерде:

- Әлфия һәм Илһам иҗатлары үзе бер чор,-диде ул. - Тамашачы алкышлары җырчы өчен иң кыйммәтле бәһа. Халык җырчысы нәкъ менә Әлфия Авзалова кебек булырга тиеш. Гомер-го-мердән җыелып килгән халык җәүһәрләрен, сүрелмәс моңнарыбызны безнең күңелләргә җиткереп, сеңдереп калуыгызда Сезнең өлеш аеруча зур. Хәзерге вакытта эстрадабызда бик күп яшь талантлар үсеп килә. Аларның Сезнең җырларыгызны, моңнарыгызны үрнәк итеп алырга тырышуы бик тә куандыра.

Аннан соң Әлфия бөек җырчы гына түгел, ул ятим бала, шулай ук алты ятим баланың анасы да. Сеңлесенең балаларын аякка бастырган Герой анага тиңләргә була. Тормышында бик күп авырлыклар, зилзиләләр булуга да карамастан, ул бервакытта сынмады, сыгылмады. Менә шундый шәхесләр безнең дәрәҗәбезне, кем икәнлегебезне билгели дә инде.

Очрашуда җырчы адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Аның авыр балачагы да, тамашачы алкышларга күмгән бәхетле мизгелләре дә искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International