"Юбилейный" - акционерлык җәмгыяте республикада йомырка һәм кош ите җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе. 2002 елда ул 192 миллион данә йомырка, 1,6 мең тонна ит саткан. Үз продукциясенең 58 процентын республика хезмәт ияләре табынына куйган, калганын Мәскәүгә, Ульяновск, Самара өлкәләренә, Чабаксарга җибәргән. Әмма предприятие узган елны 20 миллион сумлык, 2003 елның беренче кварталын 19,5 миллион сумлык зыян белән тәмамлаган. Апрель аеннан эшләре яхшыра башлаган. Кошчыларны "Тат-фондбанк" үз канаты астына алган, инде шактый гына акча да тоткан. Бу зур эшнең башы гына. Минтимер Шәймиев предприятиенең җитештерү куәте белән кызыксынды. "Юбилейный"ның елга 250 миллион данә йомырка җитештерү мөмкинлеге бар. Тик 1991 елда гына монда 222 миллион данә йомырка алынган. Әлегә кадәр катнаш азык белән кыенлык килеп туган. Җиһазлар искергән. Шуңа күрә реконструкция үткәрми, җиһазларны яңартмый, азык проблемасын хәл итми торып, предприятие тулы куәтенә эшли алмаячак. "Юбилейный"ның катнаш азыкка көнлек ихтыяҗы -160 тонна. Аны Голландия фирмасыннан алырга мәҗбүрләр. Хәзер Татарстанда катнаш азык заводы салу һәм "Казаньзерно-продукт"тагы заводны реконструкцияләү турында сөйләшүләр бара. Шунсыз биредә эшләр алга китмәячәк. Базарга конкуренциягә сәләтле продукция чыгарып кына югары рентабель-ле эшләргә мөмкин.
Аннары Минтимер Шәймиев район үзәгенә килде. Ул Татарстан Дәүләт музееның Лаеш филиалында, район үзәк хастаханәсендә, район үзәк поликлиникасында һәм "Росстрах-Татар-стан" иминият җәмгыятенең Лаеш филиалында булды.
Дәүләт музееның Лаеш филиалы 2002 елда республиканың иң яхшы музее дип танылган. Президент андагы экспонатларны, күренекле русшагый-ре Гавриил Державин тормышына багышланган музей бүлмәсен карады. Биредә шагыйрьнең эшчәнлеге турында сөйләүче кызыклы документлар тупланган. Мондагы хезмәткәрләр белән әңгәмә вакытында "Кара-вон" бәйрәме үткәрү хакында сүз кузгалды. Галимнәрнең раславынча, бу рус халык бәйрәме Казан краенда XVI гасырдан бирле билгеләп үтелгән. Ул яз көне үткәрелә. Аны уздыру йоласы Русское Никольское авылында гына сакланып калган. Шушы авылда оештырылган "Каравон" фольклор ансамбле катнашында бу бәйрәм беренче тапкыр 1992 елда үткәрелгән. Быел "Каравон" рус халык бәйрәменең республика күләмендә киң билгеләп үтеләчәге әйтелде. Президент бу фикерне яклавын белдерде.
Хастаханәнең баш табибы Тәбрис һадиев илбашын төп корпуска ничек реконструкция үткәрелүе белән таныштырды. Пар казаннары, җылылык трассасы, канализация системасы, су торбалары, вентиляция, электр линияләре тулы-сынча алыштырылган. Яңа медицина җиһазлары, мебель сатып алынган.
Чираттагы маршрут - "Заман" крестьян хуҗалыгы. Ул 1998 елда оешкан. Аның 656 гектар авыл хуҗалыгы җире, 14 баш мөгезле эре терлеге, кирәкле техникасы бар. Бөртекле ашлык, терлек азыгы культуралары үстерәләр. Крестьян хуҗалыгының нибары 7 эшләүче кешесе бар. Хезмәт хакының 65 процентын акчалата түли.
- Хәзер, - диде Минтимер Шәрип улы "Заман" җирендә очрашу вакытында, - ашлыкка бәяләр күтәрелә. Ашлыгың, башка продукцияң булса, кая куйыйм, дип аптырыйсы юк. Базар барысын да көйли. Ә Лаеш районының перспективасы зур. Татарстан Хөкүмәте, дәүләт үзләреннән торганын барысын да эшләде. Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләрен 250 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы белән тәэмин иттек. Чәчү үткәрергә дә, урып-җыярга да җитәрлек. Иң мөһиме - җир республикада халык файдасына эшли. Россия Хөкүмәтенең читтән ит кертүне чикләве авыл хуҗалыгы предприятиеләренең рента-бельле эшләвенә ярдәм итәр.
Президентны район хакимияте башлыгы Александр Тимофеев һәм башка рәсми кешеләр озатып йөрде.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.