Татарстан Республикасы һем "Транснефть" АК" акционерлык җәмгыяте арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде
2003 елның 23 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы һем "Транснефть" АК" акционерлык җәмгыяте арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Аңа ТР Президенты Минтимер Шаймиев һәм "Транснефть" АК" акционерлык җәмгыятенең президенты Семен Вайншток кул куйды. Шул уңайдан алар матбугат конференциясендә журналистлар белән очрашты.
Минтимер Шәимиев әйтүенчә, әлеге килешүнең Татарстан өчен әһәмияте гаять зур. Беренчедән, безнең нефтьне сатып алучыларга һәм эшкәртү предприятиеләренә вакытында һәм тиешле күләмдә китереп җиткерү белән шушы җәмгыять шөгыльләнә. Икенчедән, аның иң олы тармак предприятиеләренең берсе булган "Төньяк-Көнбатыш магистраль нефтьүткәргече" акционерлык җәмгыятенең хуҗалыгы безнең республика җирендә урнашкан. Эше дә мәртәбәле үзенең - елына 170 миллион тонна нефть кудыра ул.
Әлбәттә, нефть кудыруда табигатьне чиста тоту, аңа зыян китермичә эшләве бик мөһим. Акционерлык җәмгыяте нефть үткәргечләренең торбалары иң зур елгаларыбыз - Нократ, Кама, Идел аша үтә. Торбалар тузган яисә тишелгән очракта табигатькә нинди зур зыян киләчәген күз алдына китерүе дә кыен. Шунысын да өстик: әлеге үткәргечләр халык күп яши торган шәһәр-район-нар янында гына салынган. Алар-га һәрвакыт күз- колак булып тору, һичшиксез, зарур шарт.
Килешүдә менә шул экологияне бозмау өчен кирәкле бар төр чаралар да каралган, дип белдерде Татарстан Президенты. Ул шулай ук килешүнең икътисадка караган ягының да һәрьякка да Файдалы булуын әйтте. Татарстан җирендә эшләгәч, нефть кудыручылар республика бюджетына да шактый саллы өлеш кертә. 1999 елда 114 миллион сум булса, 2002 елда 382 миллион сумга җиткән ул.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.