Педагогика университеты "шәһәр эчендәге шәһәртә әйләнәчәк"

2003 елның 18 апреле, җомга
17 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев танылган галим һәм педагог, Казан дәүләт педагогика университеты ректоры Җәмил Нигъмәтов белән очрашты.

Бу - 64 яшьлек педагогика фәннәре докторы, профессор Җ.Нигъмәтовның, Татарстанның иң зур югары уку йортлары җитәкчеләренең берсе буларак, республика җитәкчесе белән беренче очрашуы булды. Ул КДПУ ректоры вазифасына быел-ның февраль аенда узган альтернатив сайлаулар нигезендә сайланды. Җ.Нигъмәтов әлеге югары уку йортына 2004 елның ноябренә кадәр җитәкчелек итәргә тиеш (РФ мәгариф министры боерыгы нигезендә). Әлеге югары уку йортына ул 14 ел гомерен багышлады.

ТР Президенты резиденциясендә үткән әңгәмәнең төп темасы укыту-тәрбия процессын заманча оештыруга, аерым алганда, Казан педагогика университетын - бүгенге көндә аның 12 факультетында 10 меңнән артыграк студент белем ала-акрынлап күп баскычлы белем бирү системасына күчерүгә кагылышлы мәсьәләләр булды. Якын киләчәктә яшь педагоглар уку йортын тәмамлаганнан соң бакалавр, белгеч һәм магистр дипломнары алу мөмкинлегенә ия булачак.

Җәмил Нигъмәтов, дәүләт педагогика комплексын булдыру өчен Казан педагогика университетына Г.Камал, Сулъяк Болак, Межлаук һәм Киров урамнары белән чикләнгән территорияне тапшыруны - анда КДПУның бүгенге көндә шәһәрнең төрле почмакларында урнашкан барлык сигез уку корпусы бергә тупланачак - әйбәт яңалык дип бәяләде. Әлегә исә югары уку йортын аудиторияләр белән тәэмин итүдә беренче адым Товарищеская урамында урнашкан 4 нче тулай торакны уку корпусына әйләндерү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International