Харис Якупов иҗатына – лаеклы урын

2003 елның 15 апреле, сишәмбе
Якын киләчәктә Казан Кремле территориясендә урнашкан эллекеге юнкерлар училищесы бинасында республиканың иң зур сәнгать галереясе ачылачак. Ул 3 мең кв.метр мәйданны биләп торучы залларда урнаштырылачак. Биредә Харис Якуповның да даими экспозициясе куелачак. Әлеге мәсьәлә 14 апрельдә Казан Кремлендә үткән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиевнең СССРның халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы Харис Якупов белән очрашуында тикшерелде.

Минтимер Шәймиев, Татарстан рәссамы иҗатын югары бәяләп, Сезнең әсәрләрегез Казан Кремлендәге сәнгать гале-реясендә лаеклы урын табачак, дип ассызыклады.

Рәссам очрашу тәмамланганнан соңжурналистлар сорауларына җавап биреп, үз экспозициясе өчен бүлеп бирелгән урынның картиналары өчен җитәрлек булуын искәртте. Аның уйлавынча, биредә үсеп килүче .буынга кызыксыну тудырырлык [фронт рәсемнәре, Бөек Ватан сугышына багышланган эшләре куелачак. Анда шулай ук республика тормышын, КамАЗ төзүчеләре, нефтьчеләр, эшчеләр образларын чагылдыручы картиналар да урнаштырылачак. Х.Якупов үзенең галереясендә Бөтенроссия һәм чит илләр күргәзмәләрендә урын алган тагын 15 кә якын рәсемен, шулай ук графикасын урнаштырырга тели.

ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева әйтүенчә, галереядә эшләр алып барыла да инде, алар ел ярымнан соң төгәлләнәчәк. Әлеге сәнгать галереясе халыкта зур кызыксыну тудырыр, дип уйлыйбыз, чөнки анда республикадагы иң яхшы картиналар урын алачак, диде 3.Вәлиева.

Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Абрек Абзгильдин һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International