Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унбишенче сессиясендә

2003 елның 14 апреле, дүшәмбе
Президиум депутатлар каравына 57 мәсьәлә кертте. Депутатлардан Р.Вәлиев, А.Хамаев, С.Осколок, Ф.Әхмәтов башка тәкъдимнәр белән чыгыш ясады. И.Таһиров һәм М.Кор-манов тәкъдиме белән сессия "Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында" һәм "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында" закон проектларын тикшерүдән төшерде. Чөнки документларда күп кенә нигезләмәләргә төгәллек кертергә кирәк. А. Штанин көн тәртибенә газга тарифларны арттыру мәсьәләсен кертергә тәкъдим ясады. Депутат фикеренчә, 1 апрельдән газга тарифларны күтәрү "Россия Федерациясендә электр һәм җылылык энергиясенә тарифларны дәүләт җайга салуы турында" Федераль законны бозу булып тора, бу закон башкарма хакимият органнарына агымдагы ел бюджеты кабул ителгәннән соң тарифларны үзгәртүне тыя. Премьер-министр Р.Миңнеханов һәм Президент М.Шәймиев аның тәкъдимен кире какты. ТР халык депутаты, "Таттрансгаз" җитәкчесе Р.Канткжов тиешле аңлатма бирде.

Анарның сүзләренә караганда, Татарстан илдә соңгылардан булып шушы адымны ясарга мәҗбүр булды, чөнки башка барлык төбәкләрдә Федераль энергетика комиссиясе тәкъдиме буенча тарифлар гыйнвар аенда ук күтәрелгән иде инде. "Без берничә ай буена чагыштырмача түбән тарифлар тоттык, - диде М.Шәймиев. - Хәзер безнең бурычыбыз газны китерү өчен түләүнең алга таба күтәрелүенә юл куймаудан гыйбарәт". А.Штанин тәкъдиме яклау тапмады. Нәтиҗәдә көн тәртибендә 59 мәсьәлә калды.

ТР Югары суды рәисе Г.Баранов тәкъдиме белән сессия Р.Зиннәтовны (Алабуга районында һәм Алабуга шәһәрендә эшләү өчен), М.Канәфинны (Зәй районында һәм Зәй шәһәрендә эшләү өчен) һәм Б.Ханнанованы (Мөслим районында эшләү өчен) җәмәгать судьялары итеп сайлады. А.К-әримов кандидатурасын (Минзәлә районы буенча) бу сессиядә тикшермәскә карар кылынды, чөнки депутатларда җәмәгать судьясы вазифасына кандидатның эш стажына карата кайбер шикләнүләр барлыкка килде.

Законнар чыгару, законлылык, регламент һәм депутат этикасы мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән депутатлар Татарстан Республикасы адвокатлар палатасы каршындагы квалификация комиссиясе әгъзалары - ТР Дәүләт Советы вәкилләре итеп КДУның җинаять процессы һәм криминалистика кафедрасы доценты Н.Газетдинов һәм ТР Адвокатлар коллегиясенең "Сергеев һәм партнерлар" Адвокат бюросы мөдире Г.Сергееваны сайлады.

7 апрельдә Татарстан Президенты М.Шәймиев РФ Федерация Советы әгъзасы - дәүләт хакимияте башкарма органыннан Татарстан Республикасы вәкиле Р.Алтынбаевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм шушы вазифага ТР Президентының социаль-икътисадый мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Ф.Хәмидуллины билгеләү турында ике Указга кул куйды. Закон нигезендә Президентның шушы Указлары сессиядә ТР халыкдепутатларыныңөчтән ике өлеше тавышы белән расланырга тиеш.

Фикер алышулар булды. С.Осколок, И.Садриев республика башлыгы карарын яклады. А.Штанин һәм А.Кәримов кадрларның алмашуына каршы чыкты. Президент тәкъдиме белән сессия Р.Алтынбаевка сүз бирде. Аның белән эш мәктәбе узган өчен Президентка рәхмәт әйтеп, Р.Алтынбаев мөстәкыйль сәясәтче булырга теләвен белдерде. Ул дөньяга бары тик бер күздән чыгып кына, аерым алганда, Татарстан Президенты күзлегеннән чыгып кына карарга теләми.

М.Шәймиев үзенең карарын шуның белән аңлатты: бүген Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органы җитәкчесе буларак аның позициясе һәм Федерация Советында аның вәкиленең позициясе туры килергә тиеш. "Вәкил Президентның барлык күрсәтмәләрен төгәл үтәргә тиеш. Аның закон белән билгеләнгән вәкаләтләре шундый. Башкача була алмый", - дип ас-сызыклады М.Шәймиев һәм сәяси эшлекле булырга омтылучы һәр кешенең үз язмышын үзе билгеләргә хокуклы булуын күрсәтеп узды. "Р.Алтынбаев, Россия "Тормыш" партиясе рә-истәше булып, үзенекен сайлады һәм ул үзе сайлаган эш белән үз позициясеннән һәм үз карашларыннан чыгып шөгыльләнә алсын өчен без аңа тулы ирек бирәбез", - диде Президент.

Парламент 108 тавыш белән яклап (3 депутат каршы, 2 се - битараф булды) Р.Алтынбаевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуны раслады һәм 109 тавыш белән (2 депутат битараф булды) Ф.Хәмидуллинның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан Федерация Советында вәкил итеп билгеләнүен яклады.

Татарстан Президенты "Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында", "Татарстан Республикасында гражданнарның милли-мәдәни берләшмәләре турында", "Гражданнарның сәламәтлеген саклау турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында", "Халыкның мәшгульлеге турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында", "Татарстан Республикасында ветеринария эше турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакын-да"гы законнарны кире кайтарган иде, алар икенче кат кабул ителде. Депутатлар республика башлыгы искәрмәләре белән килеште. Аларга редакцияләү хас булды. Бу искәрмәләр федераль законнар белән яраштыруга юнәлдерелгән иде.

Тагын җиде документ законнарны берләштерү ихтыяҗыннан чыгып каралды. "Татарстан Республикасында хезмәтне саклау турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында"гы закон проекты өченче укылышта тәмам кабул ителде. Аннары "Татарстан Республикасында яшәү минимумы турында" һәм "Татарстан Республикасында граждан-нарныңакча керемнәрен һәм саклаудагы акчаларын индексаци-яләүтурында" ике закон проекты икенче укылышта, аннары тулаем кабул ителде.

"Татарстан Республикасында гражданнарның медицина иминлеге турында" Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында", "Татарстан Республикасында инвестиция эшчә-нлеге турында" Татарстан Республикасы Законына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү хакында" һәм "Татарстан Республикасы терлекчелегендә нәсел эше турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектлары икенче укылышны узды. "Үсемлекләр дөньясы турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында" закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Депутатлар беренче укылышта тагын өч закон проектын карады.

2001-2004 елларга кече кәсәбәчелекне үстерү буенча Та-тарстан Республикасы Дәүләт комплекслы программасы рес публика хатын-кызлар кәсәбәче егенә булышлык күрсәтү кече программасы проектын эшләүне (уздә тоткан иде. Шушы программаны үтәү барышында бу фикердән баш тартырга карар кыынды, чөнки кече эшмәкәрлеккә булышлык күрсәтү буенча Татарстан Хөкүмәте күрә торган чаралар гомуми характерда һәм алар барлык кәсәбәчеләрне, шул исәптән хатын-кыз кәсәбәчеләрне дә, яклауга юнәлдерелгән.

Дәүләт программасына төгәллекләр кертү максатында Министрлар Кабинеты "2001-2004 елларга кече кәсәбәчелекне үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комплекслы программасын раслау турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын әзерләде. Аның 5елән депутатларны хезмәт һәм эш белән тәэмин итү министры Б.Захаров таныштырды.

"Татарстан Республикасы дәүләт тормышындагы һәм җирле әһәмияттәге аеруча мөһим мәсьәләләр буенча халык фикер алышуы турында"гы закон про-экты белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Р.Вәгыйзов таныштырды.

Ул, ТР Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы цәүләт тормышының иң мөһим мәсьәләләре Дәүләт Советы тарафыннан халыкның фикер алынуына чыгарылырга мөмкин, чип искәртте. Җирле әһәмияткә ия булган мөһим мәсьәләләр буенча халыкның фикер алышуын уткәрү турындагы карар халык депутатларының тиешле җирле Советы яисә җирле үзидарәнең вәкиллекле органы тарафыннан кабул ителә. Закон проекты рес-публиканың социаль-икътисадый тормышы белән идарә итүдә халыкның катнашу мөмкинлеген киңәйтүгә, халыкның фикерен исәпкә алып, дәүләт реформаларын тормышка ашыруга һәм идарә мәсьәләләрен хәл итүгә онәлдерелә.

Икътисадын үсеш һәм реформалар комиссиясе рәисе урынбасары Ю.Якупов мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Дәүләт Советы юристлары һәм белгечләре белән уртак рәвештә эшләнгән "Мәгълүматлаштыру турында"гы закон проекты белән таныштырды.

Бу закон проектының зарурлыгы, мәгълүмати ресурсларны Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә паритетлы формалаштыру һәм үстерүне тормышка ашыручы дәүләт буларак, республиканың мәгьлүматлаштыру өлкәсендәге үзенчәлекләрен исәпкә алып, Татарстанның хокукый базасын булдыруга бәйле. Бу документны эшләгәндә РФ субъектлары һәм кайбер чит илләрнең әлеге элкәдәге хокукый җайга салу тәҗрибәсе исәпкә алынды, документны кабул итү бюджет средстволарын янга калдыруга китерәчәк, дип искәртте Ю. Якупов.

Вице-премьер Зилә Вәлиева Хөкүмәт исеменнән, "2003-2007 елларга мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт сәясәте нигезләре турында"гы концепциянең төп нигезләмәләренә туры килмәве сәбәпле, әлеге закон проектын кабул итмәүне тәкъдим итте.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, депутатларның законнар чыгару инициативаларын, тулаем алганда, хупларга кирәк, дип искәртте. Ә бу очракта Хөкүмәт альтернатив закон проекты әзерләмәде, гәрчә барлык министрлыклар һәм ведомстволар әлеге документлар белән таныштырылса да. Ул закон проектын беренче укылышта кабул итәргә, ә Министрлар Кабинетына, аның кайбер нигезләмәләре белән килешмәгән очракта, документка төзәтмәләр өстендә эшләргә тәкъдим итте.

ТР Прокуроры К.Әмиров "Җир өчен түләү турында"гы Законның кайбер нигезләмәләренә һәм "Җир өчен түләү турында"гы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә кертү хакында"гы Татарстан Республикасы Югары Советы карарына протестлар белән таныштырды. Федераль законнар нигезендә, РФ субъектлары, республика законында кабул ителгәнчә, җир салымының уртача күләмнәрен түгел, ә бәлки җир салымы ставкаларын билгеләргә һәм расларга хокуклы.

Татарстан Республикасында авыл торак пунктлары китапханәләре эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү турындагы мәсьәлә карап тикшерелде. Әлеге мәсьәлә буенча Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе Р.Вәлиев чыгыш ясады.

Киләсе елдан башлап кайбер мәдәният учакларын кыскарту күздә тотыла. Министрлар Кабинеты ТР Икътисадый һәм стратегик тикшеренүләр үзәге тәкъдиме буенча мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрен оп-тимальләштерү турында карар кабул итте. Аның нигезендә, асылда мәктәп китапханәләре белән берләштерү юлы белән, 304 китапханәне кыскарту күздә тотыла. Бу кечкенә торак пунктларда китапханәләргә асылда ихтыяҗ булмау белән аңлатыла. Комиссиягә декабрь ае сессиясендә әлеге проблеманы тагын бер кат игътибар белән һәм терле яклап тикшерү йөкләнгән иде. Ул республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары хакимиятләре әзерләгән белешмә мәгълүматына анализ ясады. Ведомствоара эш төркеме төзелде. Ул өч районда - Аксубай, Зеленодол һәм Кайбыч районнарында булды.

Тикшерү нәтиҗәләре Икътисадый һәм стратегик тикшеренүләр үзәге материалының хаталы булуын, анда нормадан тыш китапханәләр санының арттырылганлыгын күрсәтте, диде Р.Вәлиев.

Сессия Министрлар Кабинетына, авыл торак пунктларында дәүләт китапханәләренең гамәлдәге челтәрен саклап калуның максатка ярашлы булуын исәпкә алып, ."Социаль хезмәтләр белән тәэмин ителешнең социаль гарантияләре дәрәҗәсен билгеләү турында"гы карарына үзгәрешләр кертергә, шулай ук, республика халкының дәүләт китапханәләренә норматив ихтыяҗын билгеләү методикасы белән, ТРның Дәүләт китапханәләре челтәрен оештыру турындагы нигезләмәне эшләргә һәм кабул итәргә тәкъдим итте.

Парламентчылар Дума депутатлары һәм Россия төбәкләренең законнар чыгару (вәкиллекле органнары) депутатларының РФ Дәүләт Думасына карап тикшерүгә тәкъдим иткән федераль законнар проектларының чираттагы пакетын карап тикшерде. Депутатлар аларның 31 ен хуплады, 6 сын хупламады.

Сессия Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе әзерләгән "Гыйрак Республикасындагы вакыйгалар турында"-гы Дәүләт Советы Белдерүен кабул итте.

С.Осколок ТР Министрлар Кабинеты исеменә Татарстан Республикасында капиталь төзелеш һәм капиталь ремонт программаларын төзү һәм үтәү, Татарстан Республикасында "сакаллы" төзелеш, шулай ук 94 нче Волжск территориаль-сайлау округында ике катлы терапия корпусына янкорма төзү турында депутат запросын игълан итте.

Утырыш ахырында Ф.Мөхәммәтшин залда утыручыларга "Бердәм Россия" депутатлар төркеменең депутатлар фракциясенә әверелдерелүе турында мәгълүмат җиткерде. Аның җитәкчесе итеп "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе политсоветы рәисе Ю.Нәҗмиев, урынбасары итеп Татарстан төбәк бүлекчәсе политсоветы әгъзасы В.Логинов сайланды. Шуның белән сессия үз эшен төгәлләде. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International