М.Ш.Шәймиев, мөселманнарның үзәк диния нәзарәте рәисенең җиһадка өндәве Россия мөселманнарын таркатуга юнәлдерелгән, дип исәпли

2003 елның 7 апреле, дүшәмбе
АКШның Гыйракка каршы хәрби акциясенә бәйле рәвештә җиһад игълан итү-бу хакта алдагы көнне Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин белдерде - илебез мөселманнарын таркатуга юнәлдерелгән. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Интерфакс"ка әнә шулай дип белдерде.

Гыйрактагы хәлләргә Татарстан мөселманнарының, шулай ук республикага якын төбәкләрдә яшәүче мөселманнарның нык борчылуын белеп, мин шуны ышандырып әйтә алам: алар арасында җиһадка яисә башка төрле чик чараларга чакырулар булмады, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Бу җәһәттән Тәлгат Таҗетдин ни сәбәпле Россия Федерациясенең барлык мөселманнары исеменнән шундый белдерү ясау өчен үз өстенә җаваплылык алды икән дигән сорау туа, диде ул.

Мин үзәк Диния нәзарәтендәге проблемаларны һәм аның рәисе Т.Таҗетдинның үзгәртеп кору елларындагы ният-омтылышларын яхшы беләм, дип искәртте М.Шәймиев. Мин аның әлеге чакыруын, Гыйрактагы фаҗигале вакыйгалардан файдаланып, Россия мөселманнары сафларын алга таба да таркатуны дәвам иттерү омтылышы дип бәялим, диде ул.

Татарстан Президенты, республика мөселманнары Т.Таҗетдинның җиһад игълан итәргә чакыруына бәйле рәвештә протест белдергән Россия Мөфтиләре советы һәм аның рәисе Равил Гайнетдиннең, шулай ук Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм аның җитәкчесе Госман хәзрәт Исхакыйның тиешле белдерүләрен тулысынча хуплыйм, дип ассызыклады.

М.Шәймиев, җәмгыятебез өлешенә төшкән барлык сынаулардан тиешле нәтиҗәләр ясарга өйрәнү зарур, дип исәпли. Соңгы елларда мин конфессия эчендәге низагларны җайга салу зарурлыгы турында күп тәкъдимнәр әйттем. Бу очракта мин Россиянең мөселман руханилары арасындагы низагларны күздә тотам, диде М.Шәймиев.

ТР Президенты әйтүенчә, сүз кайбер дини башлыкларның дин тотучылар мәнфәгатьләренә һәм Аллаһы Тәгалә кушканнарга хезмәт итү омтылышларына һич тә бәйле булмаган йогынтысын тарату омтылышлары турында бара.

М.Шәймиев, кызгану хисе белән, әлеге проблемаларны эчтән белүче кешеләрнең тавышы ешкына ишетелми кала, дип таныды.

"Без һәрвакытта да ни өчендер күп милләтле һәм күп конфессияле дәүләт төзүнең бик четерекле проблемаларын хәл итүнең җиңел юлларын эзлибез",- дип йомгак ясап әйтте М.Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International