Татарстанның һәм Болгариянең мәнфәгатьләре уртак

2003 елның 19 марты, чәршәмбе
17 мартта Татарстанга өч көнлек визит белән Болгария Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Илиян Василев җитәкчелегендәге Болгария делегациясе килде. 18 мартта ТР Министрлар Кабинетында Болгария илчесен Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кабул итте.

Василев әфәнде әйтүенчә, әлеге сәфәрнең максаты - республиканың бүгенге көндәге тормышын күрү һәм ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүнең яңа мөмкинлекләрен бәяләү. Бы-елның март аенда Россия Президенты Владимир Путин Болгариягә визит ясаганнан соң Россия-Болгария хезмәттәшлеге төбәкләр дәрәҗәсендә конкрет проектлар тормышка ашыруны һәм әлеге процесска ике илнең төрле компанияләрен актив җәлеп итүне күздә тотучы яңа этапка керде, Болгария һәм Татарстанның уртак мәнфәгатьләре байтак, дип искәртте дипломат. Болгариялеләр машина төзү, нефть химиясе, сәүдә, туризм, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өлкәсендә республикабыз белән хезмәттәшлекнең алга таба үсүен тели. Рөстәм Миңнеханов та, кунакларны Татарстан икътисадының төп секторындагы хәлләр белән таныштырып, үзара файдалы ике яклы багланышларны киңәйтү һәм тирәнәйтүгә кызыксыну белдерде.

ТР Министрлар Кабинетында узган очрашуда Болгария Республикасының РФдәге илчелеге киңәшчесе Стоян Хаджиев, илчелекнең беренче секретарьлары Севдалин Петров һәм Ивайло Тодоров, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Игорь Савельев, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Илгизәр Якушев катнашты.

Шул ук көнне ТР Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгында Болгария илчесе белән ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов очрашты. Әңгәмә барышында яклар Татарстанда, шулай ук Болгариядә дә сәүдә йортлары булдыруның, актив мәгълүма-ти алмашуны җайга салуның һәм уртак бизнес-форумнар үткәрүнең перспективалы булуы турындагы нәтиҗәгә килделәр. Очрашуда катнашучылар фикеренчә, төзелеш индуст-риясе,' шул исәптән Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында торак төзелешен һәм төзелеш проектларын тормышка ашыру хезмәттәшлекнең тагын бер өлкәсе булып әверелергә мөмкин. Якын киләчәктә якларны кызыксындыручы проектларны җентекләп эшләргә тиешле эш төркеме оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International