20 март кешелек тарихына Гыйракта икенче сугыш башлану көне буларак кына түгел, ә бәлки Россия Президенты Владимир Путин әйткәнчә, халыкара иминлек системасының җимерелә башлавы көне буларак та кереп калырга мөмкин. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бу уңайдан болай диде:
Мин бу очракны, цивилизацияләр низагы дип бәяләмәс идем. Ул ниндидер бер дәрәҗәдә бар-барын. Чөнки вакыйгалар ислам дөньясында куера. Әмма әлеге тарихи этапта моны - туры килү дип кенә исәплик. Гәрчә, әлбәттә инде, бу вакыйгалар ислам дөньясында тискәре энергия тупласа да.
Гыйрактагы хәлләр җәһәтеннән тагын шуны әйтәсем килә: Россиягә көчсез ил булырга ярамый. Бүгенге көндә сәясәтне киләчәккә карап төзергә кирәк. Дөньядагы хәлгә реаль йогынты ясый алуыбыз өчен Россиянең көчле булуы кирәк. Илнең геополитик хәле шундый: аңа көчсез булу ярамый. Моңа охшаш хәлләрнең су асты көймәләребезнең үзләрен күрсәтеп, яңадан су астына китү өчен генә АКШ көймәләре янына йөзеп чыккан вакытларда килеп чыгуы мөмкин түгел иде бит. Халыкның күп өлешенә зыян китерергә сәләтле капиталның йөгәннән ычкынуына ирек бирмәс өчен көчле позициягә ия булу кирәк. Россия бүгенге көндә дә сәясәттә үзенең саллы сүзен әйтергә мөмкин, әмма дөньяда хәлиткеч роль уйнау өчен аңа көчле булырга кирәк. Ә безнең барыбызга да, син Россиядә тугансың икән, димәк, син үз илеңә һәм аның киләчәгенә иң югары дәрәҗәдә җаваплылык йөге белән тугансың, дигән сүзләрне истә тотарга кирәк.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.