Вадим Токарев - дөньяда иң көчле!

2003 елның 19 марты, чәршәмбе
Узган елның көзендә якташыбыз Вадим Токарев, IBF версиясе буенча континентара чемпион исемен дәгъва итеп, рингта Сербиядән килгән Горан Дирич белән очрашты. Икенче раундның башында көндәшен нокаутка җибәреп, Вадим үзенә генә түгел, барлык татарстанлыларга да чиксез зур куаныч китерде.

15 мартта В.Токаревка чемпион исемен Мерик Роберж белән көрәштә якларга туры килде. Пәһлеван француз үзенең җиңүенә нык ышана иде. Вадим дә сынатырга җыенмады.

Бу юлы дә Казан боксчысы көндәшен икенче раунд башында ук нокаутка җибәрде. Судья Вадим Токаревны шундук җиңүче дип игълан итте. Тамашачыларның, шул исәптән залда утыручы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең сөенече әйтеп бетергесез иде.

Шулай итеп, Вадим Токарев үзенең иң көчле икәнен янә раслады. Бу аның ундүртенче очрашуы һәм унынчы нокауты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International