Үзара хезмәттәшлек

2003 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Төркиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Куртулуш Ташкент әфәнде Казанда зур сәүдә кибете ачу тантанасында катнаштылар.

Башкалабызның Таулар бистәсендә урнашкан "Рамстор" дип исемләнгән бу гипермаркетның Төркия иле белән турыдан-туры бәйләнеше бар. Җаваплылыгы чикләнгән "Рамэнка" җәмгыяте сәүдә челтәренең Россиядәге 21 нче кибете ул. Ә анысының финанс нигезен Төркиядәге "Коч" һәм "Энка" компанияләре салган. Билгеле, бу кибеттә сатылачак товарлар күбесенчә Төркиядән китереләчәк. Шулай ук сатыла торган әйберләрнең сыйфаты һәм сатучыга хезмәт күрсәтү дә халыкара стандарт таләпләрен канәгатьләндерә торган югарылыкта булачак, дип ышандырды компаниянең генераль директоры Мостафа Саглам.

Яңа гипермаркетның мәһабәт бинасы каршында җыелган халык алдында ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм Төркия илчесе Куртулуш Ташкент әфәнде чыгыш ясадылар. Илче "Рамэнка" җәмгыяте сату итә торган әйберләрнең 50 проценты Татарстанда җитештерелүенә игътибар итте. Әлбәттә, мондый уңай күренеш ике ил арасындагы уңышлы хезмәттәшлек җимеше.

Минтимер Шәймиев көненә 15 мең кешегә хезмәт күрсәтә торган шундый матур сәүдә урыны булу белән казанлыларны котлады. Моннан ун ел элек кенә талоннар тотып, озын-озын чират торган чагында бездә мондый кибет төзелә алуы хыялыбызга да керми иде әле, диде ул. Чыннан да, сәүдә итә белү һәм сатып алучыга кешеләрчә мөгамәлә юк дәрәҗәсендә түбән иде. Республикада соңгы еллардагы үзгәрешләр халыктормышын яхшырту максатында үткәрелә. Президент бездәге торак төзелешен, юл төзелешен, телефон элемтәсен үстерү кебек программаларны моңа мисал итеп китерде.

М.Шәймиев гипермаркеттагы әйберләрнең бәяләре югары булуына аптырамаска киңәш итте. "Моңа кәеф бозар өчен түгел, киресенчә менә шушы сыйфатлы товарларны алырдай акча эшләргә ейрәнергә этәргеч итеп карарга кирәк", диде ул. Президент үзенең чыгышында торак-коммуналь хуҗалыгындагы реформаларга да кагылды. Авыр, әмма кирәкле эш, дип белдерде ул аны. Үзебезнең тормыш шартларын яхшыртырга теләү асылында үз-үзебезне хөрмәт итәргә өйрәнү максаты ята. Безнең хезмәт сөйгән халык моңа бик тә лаек.

Татарстан Президенты әлеге җәмгыятькә үз эшчәнлеген Казан белән генә чикләмәскә киңәш итте. "Моның ише олы сәүдә йортларына Әлмәт,Түбән Кама, Чаллы кебек шәһәрләребездә дә урын бар", - диде ул.

Тантанада ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов һәм Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International