Мәскәүдәге киңәшмә

2003 елның 17 марты, дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Икътисадый үсеш һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ясаган чыгышында Россия Федерациясенең барлык субъектларының икътисад министрлары катнашында Икътисадый совет оештыруны тәкъдим итте.

Илнең социапь-икътисадый сәясәтен формалаштыруда төп роль уйнаучы әлеге министрлыкның коллегия утырышында Россия төбәкләре, министрлыклар һәм ведомстволары җитәкчеләре, фәнни һәм бизнес-элита вәкилләре катнашты. Коллегиядә катгый бәяләмәләр белән РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Касьянов һәм аның урынбасары, Россия финанс министры Алексей Кудрин чыгыш ясады. РФ Икътисадый үсеш һәм сәүдә министрлыгы алдына 2008 елга икътисадның үсеш темпларын 7-8 процентка арттыруны тәэмин итү программасын нигезләү бурычы куелды. М.Касьянов министр Герман Грефтан коры сүзләрдән конкрет гамәлләргә күчүне таләп итте.

Икътисадый үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф законнарны камилләштерүне, икътисадны диверсификацияләү буенча чаралар эшләүне, салым һәм бюджет реформаларын тормышка ашыруда катнашуны, монополияләр инфраструктурасын реформалау механизмнарын эшләүне һ.б. өстенлекле бурычлар сыйфатында билгеләп үтте.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең коллегиядә ясаган чыгышы бик эчтәлекле һәм күренекле булды. Ул экспорт чималы тармагын тиешенчә бәяләмичә, үсеш мөмкинлекләрен башка өлкәләрдән эзләүче Россия Хөкүмәте позициясе белән килешмәде. "Безнең нефть, газ бар. Ходай Тәгалә биргән байлыкка кул селтәргә ярыймыни?" - диде ул. Татарстанның, ярымчималны экспортлау белән беррәттән, әлеге ярымчимапдан киң кулланылыштагы товарлар да җитештерү мөмкинлеге бирүче “Үсешнең нефть химиясе ноктасы" тәҗрибәсе зур кызыксыну тудырды.

Тәнәфестә Россиянең массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары М.Шәймиевтән трибунадан "салымнар белән бүлешергә кирәк" дип сөйләгәндә нәрсәнең күздә тотылганлыгын сорадылар. Бүгенге көндә төбәкләргә табышка салым кебек авыр җыела торган салымнар кала, дип аңлатты Татарстан җитәкчесе. Бу төбәкләрне авыр хәлгә куя. Салым реформалары төбәкләр мәнфәгатьләрен истә тотарга тиеш, диде ул.

М.Шәймиев үз чыгышында директорлар корпусы катгый куя торган мәсьәләләрне: табышка салым буенча инвестиция ташламаларын бетерү, яңа Салым кодексы буенча экспортерларның хәле начараю турындагы мәсьәләләрне күтәрде. М.Шәймиев, бик зур борчылу белдереп, Хөкүмәтнең дәшми-тынмый гына килешүе белән чит ил компанияләренең Россия авиатөзелешенә тыгылуы, һава линияләренә хуҗа булуы турында сөйләде. Югыйсә авиация промышленностен җанландыру йөзләрчә меңэш урыны тәэмин итәр иде. Татарстан Президентында агропромышленность комплексы аеруча зур борчутудыра. Икътисадый үсеш һәм сәүдә министрлыгы асылда аның белән шөгыльләнми, аның проблемалары турыңда ачыктан-ачык сөйләшүдән курка. Әгәр без сөрү җирләрен ташландык хәлгә китерсәк, моннан да куркынычрак илне эзләп тә торырга кирәкмәячәк. Бу - безнең ил булачак. Россиянең төп байлыгы - җир. Ул эшләми 2 миллион тоннадан артыграк ит кертелә, ә җитештерелгән бөртекле ашлык чит илгә юк бәядән сатыла, чөнки аңа ихтыяҗ юк. Чөнки терлекләрнең баш саны кими, диде ул.

Татарстан Президентының чыгышы резонанслы булып чыкты, коллегиядә катнашучылар үзләренең чыгышларында аңа таянды, аны хуплады. Герман Греф әлеге тәкъдимнәрне, күңел түреннән чыккан, җавапсыз калдырырга ярамый торган тәкъдимнәр, дип бәяләде.

Әмма М.Шәймиев Россиянең икътисадый үсеш мөмкинлекләрен бик тыйнак бәяләде. Үсеш өчен шартлар әлегә юк, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International