Буген Россия Федерациясе Конституциясе Федераль Законнар тарафыннан кубрәк бозыла

2003 елның 14 марты, җомга
Татарстан соңгы вакытта Россия Конституциясе нигезләмәләрен яклау белән кемгә караганда да күбрәк шөгыльләнә, диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 13 мартта РФ Федераль Җыелышы Федерация Советының Федерация эшләре һәм төбәк сәясәте комитеты әгъзалары белән очрашуда. Алар Казанга Комитет рәисе Александр Казаковҗитәкчелегендә күчмә утырышка килде. Россия сенаторлары республика парламенты депутатлары белән, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, фәнни даирәләр вәкилләре белән берлектә, аңа Татарстан Дәүләт Советыннан керә торган төзәтмәләрне исәпкә алып, "Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте законнар чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында"гы Федераль законга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакындагы закон проектын тикшерәләр.

Татарстан Конституциясенең беренче статьясында без суверенитетны Татарстан вәкаләтләре кысаларында яздык, диде Минтимер Шәймиев. Россия Конституциясендә республикалар дәүләт дип таныла икән, нигә әле тигез урында бәхәс башланды? Заманында үзе дә көч-хәл белән котылып калган Россиянең Конституция Суды республиканың дәүләт суверенитеты мәсьәләсе буенча сәясә-тләштерелгән карар кабул итте. Әмма дәүләт үзенең вәкаләтләре кысаларында суверенитетка ия булмыйча кала алмый, юкса Россия Конституциясен үзгәртергә кирәк.

Яки менә иртәгә тикшереләчәк закон проектын алып карыйк. Без үзебезнең искәрмәләребезне җибәрдек, чөнки Законда шундый мәгънәсез нәрсәләр бар ки, алар принципиаль рәвештә хокукый яссылыкка сыеша алмый. Мәсәлән, уртак карамактагы эшләргә кагылышлы эшләр буенча федераль конституцион закон кабул ителергә мөмкин, дигән норма бар. Бу-мәгънәсезлек. Федераль конституцион законнар Федераль үзәкнең бары тик үз вәкаләтләре буенча гына кабул ителергә мөмкин. Бу мәгънәсезлек гади күзгә дә бәрелеп тора һәм, аңлашыла ки, без дә моны күрми калмадык. Бу уңайдан мин Козак комиссиясендә дә әйттем, без аны юкка чыгару турында килештек, диде Минтимер Шәймиев. Әмма закон проектын Дәүләт Думасына шушы төшенчәне сызмыйча гына җибәрделәр. Әгәр аны югары палата да уздырса, без судлашачакбыз. Хокукны һәм Россия Федерациясе Конституциясен ихтирам итүче кешеләр буларак судлашачакбыз. Әгәр Конституциянең закон нигезендә җайга салу күздә тотылмаган турыдан-туры эш итүле статьялары барикән, нигә законнар кабул ителә? Татарстанда без мондый һәр очракны квалификацияле юристлар белән бергә тикшерәбез. Әмма Мәскәүдә мондый законнар уза. Күрәсең, Дәүләт Думасыныңбарлыкдепутатлары да юрист булмаганга күрә шулай килеп чыгадыр.

Россия әлегә хәтле унитар дәүләт авыруыннан арына алмады. Әгәр Федераль Россия булмаса, демократик дәүләт тә булмас. Җиңел чишелешләр юк. Унитар дәүләтне тиз торгызып була, ләкин анда инде демократия булмас, чөнки анда халыклар һәм территорияләрнең мәнфәгатьләре чагылмаячак. Бу процесс-катлаулы, безгә сайлап алынган юлдан тайпыл маска иде. Һәм, аңа "аю хезмәте" күрсәтеп, Россия Федерациясе Президентына беркемнеңдә җиңел юлларны көчләп тагарга һәм дәүләттезелешенеңгади чишелеш ләрен тәкъдим итәргә хакы юк. Гади чишелешләр юк һәм була да алмый. Без нең федератив дәүләт башка бер генә дәүләткәдә охшамаган. Хәтта Америка Штатларында да демократия процессларының үсә баруына бәйле рәвештә, инде алар соңгы ике гасырда барлыкка килүгә карамастан, үзенә бер төрле аерым традицияләр, законнар, хокуклар бар. Демократик дәүләтнең нинди бу лырга тиешлеге турында беркемдә дә рецепт юк һәм була да алмый. Чөнки без беренче тапкыр гына демократик Россияне төзергә тырышып карыйбыз. Әйе, ихтимал, кемнәрдер реформаларның тоткарлануы сәбәпле барысын да үзәкләштерергә тели. Әгәр үзәкләштерүгә күнексәк, аны алга таба ныгыта башласак, нәрсә килеп чыгар? Шулай итеп, безнең алда, әгәр саф гражданлык позициясеннән чыгып фикер йөртсәктә, биккатлаулы процесс тора.

Мәскәүдә без Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасын бикигътибар белән өйрәндек, диде Ал"ек-сандр Казаков журналистлар белән очрашуда. Документта закон проектының үзе буенча да, аның узуы буенча да борчылу чагыла. Без республикага Татарстан кебек төп төбәкнең бөтен борчылуын төшенү өчен килдек. Республиканың зур абруен исәпкә алып, без үзебезгә килгән барлык төзәтмәләрне максималь төгәллек белән исәпкә алырбыз. Тикшермичә кабул ителерлек төзәтмәләр дә бар. Уртак тырышлык белән безгә Россия дәүләтчелеген төзүнең нигезе буларак федерализм идеясен саклап калырга кирәк.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, без закон чыгаручыларны Россия Федерациясе Конституциясен бозуга бәйле хаталардан кисәтеп калырга теләр идек, диде. Без шуннан шүрлибез: күп кенә нигезләмәләр Төп Закон нормаларына каршы килә. Оптимизм һаман кими бара, чөнки Дума Конституциягә җавап бирми торган законнар кабул итә, әмма бездә Федерация Советына өмет саклана әле. Бу палатада барлык төбәк вәкилләре бар. Фәрит Мөхәммәтшин килештерү процедураларын файдалану мөмкинлеге булуын да әйтте.

Очрашуда РФ Федераль Җыелышы Федерация Советы әгъзалары Валерий Кадохов, Сергей Антуфьев, Владимир Жидких, Ирина Ларочкина, Сергей Попов, Ралиф Сафин, Валерий Сычев, Адам Тлеуж, Дмитрий Бедняков, шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Президентыныңсәяси мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Рафаэль Хәкимов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International