4 мартта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Мордовия Республикасы Дәүләт Җыенының тантаналы утырышында катнашты. Әлеге утырыш Николай Меркушкинның республика җитәкчесе вазифасына керешүенә - ул бу вазифага 16 февральдә сайланды - багышлап үткәрелде.
Инаугурация тантанасында РФ Федераль Җыены, РФ Хөкүмәте вәкилләре, шулай ук РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенко, РФ Президенты киңәшчесе Сергей Самойлов, РФ Иминлек Советы секретаре урынбасары Вячеслав Солтаганов, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Георгий Босс, РФ Бәйсез профсоюзлар Федерациясе рәисе Михаил Шмаков, Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы депутатлары, илнең күп кенә республикалары һәм өлкәләре делегацияләре катнашты.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында Николай Меркушкинны югары вазифага сайлануы белән җылы котлады һәм аны тагын биш елга шушы вазифага сайлап куйган Мордовиядә яшәүче меңнәрчә кешенең өметен намус белән аклаячагына ышаныч белдерде.
Шул ук көнне Сараяскида "Татарстан" Сәүдә йорты" ачык акционерлык җәмгыятендә М. Шәймиев "Якташлар", татар мәдәнияте җәмгыяте әгъзалары белән очрашты. Очрашу барышында Мордовиядә яшәүче татарларның рухи һәм мәдәни ихтыяҗларын тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде. Сүз шулай ук Саранскида татар мәктәбе һәм мәчет ачу турында да барды. Аерым алганда, әңгәмәдә якташлар җәмгыяте эшен оештыруда Татарстанның "Мелита", "Спартак", "Аромат", "Хитон", "Восток" Чистай сәгать заводы", Түбән Кама "Шин", Түбән Кама "Нефтехим", "Казан оргсинтез"һ.б. предприятиеләре җитештерә торган продукцияне республика территориясенә кертү һәм сату белән шөгыльләнүче "Татарстан" Сәүдә йорты" ААҖнең ярдәм итеп килүе искәртелде.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.