Татарстанда телевидение үсештә

2003 елның 3 марты, дүшәмбе
Татарстанда эшләнгән барлык эшләр - Россиядә булган иң заманча телепроектларны үстерү өчен ныклы нигез ул. Татарстан Президенты Минтимер Шаймиевнең "Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре" федераль дәү-ләт унитар предприятиесе генераль директоры Геннадий Скляр белән 28 февральдә Казан Кремлендә булган очрашуында менә шундый нәтиҗә ясалды.

Яклар алга таба үсеш турында Татарстан белән Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре арасында Килешү эшләнәчәге хакында сүз куешты.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, бүген кешеләргә кызыклы телеканалларны, шул исәптән яңа каналларны бирү турында, шулай ук программаларга заказ бирү, хәтта диктор белән турыдан-туры элемтәгә керү мөмкинлеге б.ирә торган, ләкин әлегә файдаланылмаучы технологияләрне ничек үзләштерү турында уйланырга кирәк.

Минтимер Шәймиев һәм Геннадий Скляр карары буенча, Татарстанда БДТРК хол-дингына кермәгән, ләкин республика телеканаллары программаларын гына түгел, ә бүген Россиядә булган барлык телеканаллар программаларын да таратачак предприятие булдырылыр. Шулай ук Татарстанның Мәскәүдән тиешле элемтә каналлары буенча тапшырылачак яңа каналларга ия булу мөмкинлеге дә туачак.

Телерадиотапш ырулар комплексы бердәм булып кала, ул Россия телерадиотапшы-рулар комплексының состав өлеше булачак, ә калган барлык башка мәсьәләләрне Геннадий Скляр юридик казуистика эше дип атады. Әгәр Михаил Булгаков квартира мәсьәләсенең кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бозганлыгын әйткән булса, Скляр фикеренчә, Татарстанда хәл башкача: милек мәсьәләсе безнең мөнәсәбәтләрне бозмаячак. Предприятие холдин-гка һичсүзсез кермәячәк, ә аның ниндидер бер өлеше шуның белән бергә берегәчәк. Без шундый вариантны табарбыз ки, бу очракта бер нәрсәдә җимерелмәс, әмма, сиам игезәкләренеке кебек, нәрсәдер уртак булачак.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР элемтә министры РинатҖәләлев, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев, "Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре" ФДУП генераль директорының беренче урынбасары Рифат Сабитов, "Татарстан" дәүләт телерадиокомпания-се рәисе Айрат Сибагатул-лин, "Яңа гасыр" телекомпа-ниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Әминов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International