Тәмле һәм арзан булсын

2003 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан һинд чәен төрү производствосын һәм сатуны оештыру белән кызыксына, диде ТР Президенты Минтимер Шәймиев 6 февральдә Казан Кремлендә узган "Сараф трейдинг корпорейшн лимитэд" компаниясе президенты Аравинд Сараф белән очрашу вакытында.

Чәй - Татарстанда яратып кулланыла торган эчемлек, диде ул, аны бездә Россия буенча уртача ике тапкырга күбрәк кулланалар. Кызганычка, илебез базарында ялган чәй дә очраштыргалый, дип искәртте ТР Президенты. Рәсми төстә ялган чәйнең 15 проценты турында әйтелә, әмма реаль сан күпкә зуррак булырга мөмкин. Татарстанда чәй төрүне оештыру буенча омтылышлар булгалады, моның белән хәзер дә ике компания шөгыльләнә, әмма кызганычка, аларның Россия базарына чыгу тәҗрибәсе юк. Шуңа күрә җитештерүне үстерү һәм Россия төбәкләрендә чәй сатуны активлаштыру мәсьәләләрендә һинд белгечләренең тәҗрибәсе бик файдалы булыр иде.

"Сараф трейдинг корпорейшн лимитэд" фирмасы, президенты Аравинд Сараф әйтүенчә, 55 ел чәй җитештерү белән шөгыльләнә, "Ассам", "Дарджилинг", "Нильгери" кебек дөньядагы иң яхшы сортларны җитештерә.

Аравинд Сараф әле Советлар Союзы чорында ук иң зур чәй җибәрүче булды - елына 20 мең тонна. Әмма 1995 елдан башлап продукция җибәрүне оештыру авырлашты, хәзер компания Россия базарына әйләнеп кайтырга һәм элеккеге күләмнәрне торгызырга ниятләнә. Сараф әфәнде ике ел эчендә Татарстанда 20 мең тоннага кадәр чәй җитештерүне җайга салырга әзер (шуны искәртик: Татарстан базарына нибары 7 мең тонна чәй кирәк). Казандагы чәйне үлчәп төрү фабрикасы нибары 2,5 мең тонна чәй эшкәртә ала. Әмма яклар Татарстанның гына түгеп, ә бәлки, мөмкинлеккә карап, Россия Федерациясе базарын да яуларга ниятли.

Җитештерүне үстерү мәсьәләләре, шулай ук эшне башлап җибәрү өчен шартлар якын көннәрдә чәй үлчәп төрү фирмалары хуҗалары һәм банк структуралары вәкилләре катнашында тикшереләчәк. Сүз уңаеннан шуны әйтик: кирәкле җиһазлар 1,5-2 миллион долларга төшәчәк. Яңа фабрика чәй җитештерү өчен яңа технологияләргә һәм җиһазларга ия булырга тиеш. Компаниянең стратегиясен түбәндәгечә билгеләргә була - югары сыйфатлы чәйгә муафыйк бәя.

Очрашуда ТР Милли банкы рәисе Евгений Богачев, ТР Президентының Тышкы багланышлар департаменты директоры Тимур Акулов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисадын хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТРның чәй компаниясен оештыру проекты җитәкчесе Сергей Никифоров һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International