Кытай татарлары соравы буенча Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев белән очрашуга килгән Ильяр һәм Турсунтай әфәнделәр безнең ерактагы милләттәшләребезнең чит илдә нинди тормышта яшәүләре турында шактый тулы итеп сөйләделәр. Ильяр әфәнде үзе, Кытайда культура революциясе елларында гаепләнеп, 18 ел төрмәдә утырып чыккан. Шуннан соң ул яңадан да татарлар арасында мәдәни-агарту эшләре белән шөгыльләнгән. Мәктәптә рус теле укыта. Шигыръләр иҗат итә. Кытайда Абдулла Буби оештырган татар мәгарифе тарихына багышлап китап чыгарган. Аларның гаиләсе Кытайга XIX гасырның 70 нче елларында ук киткән булган. Аның бабасы Гариф Габитов Казан император университетын тәмамлаганнан соң Кытайдагы Россия илчелегендә консул булып эшли. Яңадан кайту юлын Октябрь инкыйлабы кисә. Бу гаилә яшәгән йорт Казанда Ульяновлар урамында хәзер дә саклана. Нигезе таза булган, күрәсең. Аларның теләкләре - аңа истәлек тактасы куюда. Ильяр әфәнде безнең КДУ профессоры Миркасыйм Госмановның сабакташы да икән. Турсунтай әфәнде шулай ук шушы шәҗәрәнең бер вәкиле. Ул хәзер Алма-Атада
эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Кытайдагы туганнары белән элемтәсен өзми. Менә хәзер дә язучы Рабит Батулла белән бергә абыйсын Татарстан буйлап озатып йөри. Ул, Теләче районының Сауш мәктәбендә балалар белән очрашып, укучыларга иң соңгы модель компьютер бүләк иткән. Мәчеттә Коръәнне аһәңле итеп укучы ике балага 50 шәр доллар акча биргән. Казан остаханәлэренең берсендә ерактагы милләттәшләре өчен милли костюмнар тектереп алган. Үз ягында китаплар чыгару өчен иганәчелек иткән. Кытайда татарлар матди яктан мохтаҗлык кичермиләр икән. Ә менә рухи яктан барыбер тарихи ватан үзенә тарта.